поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.06.2016 Спорт

Әтием безне һәр иртә йөгерергә алып чыга иде: кышын да, җәен дә, яңгырда да, карда да...

Мин беркайчан йөгерергә яратмадым. Моның сәбәбен бик яхшы беләм, билгеле. Үземне хәтерли башлаганны бирле, әтием безне – энем Нариман белән мине иртән йөгерергә алып чыга иде. Бер көн калмыйча! Кышын да, җәен дә, яңгырда да, карда да... Йөгерәсе түгел, атлыйсы килмәгән чакларда да. Мәктәпне тәмамлап, өйдән чыгып киткәнче шулай булды...

(Студент вакытта да кайчак иртәләрен йөгергәләдем анысы: «кирәк» дигән нәрсә башта нык утыра иде! Тик теләгәнгә түгел, моны батырлык, дип санаганга, үз-үзем каршында азрак «үсеп» китәсе килгәнгә генә.) Энем йөгерүне яратып калды, ә мин юк. Бәлки, миңа йөгерүнең иртән булуы гына ярап бетмәгәндер? Кечкенәдән тазарак бала булсам да, гомер буе актив идем бит мин. Биш яшьтән 17 яшькә кадәр биедем – балет мәктәбен тәмамладым. Мәктәп данын яклап, чаңгы ярышларында катнаштым. Футбол уйнадым. Гомер буе аэробикага, фитнеска йөрдем.

Йөгерүнең нәрсә икәнен оныткан идем инде. Беркөнне энем эштән кайтты да яңалык сөйли: «Шундый мәктәп таптым, анда җиде атнада ярыммарафонда йөгерергә әзерлиләр», – ди. Бер кич сөйләде, ике... «Без дөрес йөгермибез икән, умыртка баганасына көч китермәс өчен, чапканда үкчәгә түгел, аякның алгы ягына басарга кирәк», – ди, интернеттан роликлар күрсәтә. Бер көн тыңладым, ике көн... Өченче көнне түзмәдем. «Энем, әкият бу, гомер буе йөгердең, фәнни яктан якын килеп, өйрәнеп шөгыльләндең – сине әзерлисе юк. Көзен Казанда узган ярыммарафонда үз яшең төркемендә махсус әзерләнмичә дә беренче килдең! Менә бер йөгермәгән кешене, мине әзерләп карасыннар алар!»

Йокларга яттым, сизәм, йоклый алмыйм. Иртәгәсен эштә дә үземне һаман  нидер борчыганга игътибар иттем. «Мине әзерләп карасыннар!» – дидем бит мин... Шул кичне үк энемә: «Мин синең теге клубың белән элемтәгә кердем, – дидем. – Акчаны түләдем. Беренче тренировка кайчан?» Энем шаккатканын сиздермәскә тырышты: үзе артыннан ияртергә теләсә дә, максатына шулай тиз ирешермен дип уйламаган иде бугай ул. Хәер, минем холыкны чамалый инде ул. 

«ILOVERUNNING» – энем белән без язылган дөрес йөгерү мәктәбе шулай дип атала. «Мин йөгерергә яратам» дип тәрҗемә ителсә дә, аны... минем кебек үк йөгерергә яратмаучылар оештырган. Башта яратмаучылар! Беренче тренировкага безнең белән очрашуга килгән Максим Журило бу хакта бик кызык итеп сөйләде. «Мин гап-гади бер егет идем, – диде ул. – Тәмәке тарттым, эчкәли дә идем. Аннан кинәт бер көн: «Үземне формага кертергә кирәк», – дигән нәтиҗәгә килдем. Йөгерә башладым. Әмма ай ярым дигәндә ташладым. «Ихтыяр көчем шулай бер дә юкмыни икән минем?» – дигән уй үзалдыма максат куярга этәрде. Нью-Йоркта узачак марафонда йөгерәчәкмен! 48 мең катнашучы белән бергә! Әмма бу марафонга эләгү бер дә җиңел булмады, минем кебек теләк белдерүчеләр 300 меңнән артык иде. 2009 ел иде бу. Җиттем финишка! 17 килога ябыктым – югыйсә үземә мондый максат куймаган да идем. Нью-Йорктан кайткач, Мәскәүдә халыкның йөгерү белән бөтенләй шөгыльләнмәвенә игътибар иттем. Нидер үзгәртәсе килеп, дусларым белән Горький исемендәге паркта ярыммарафон оештырдык. Безнең белән 800 кеше йөгерде! Шул вакыт без ун кешенең тугызы дөрес йөгермәвенә игътибар иттек тә инде. Дустым Владимир Пасекунов белән (йөгерергә ярату миннән аңа да йогарга өлгергән иде инде): «Без бит аларга ничек дөрес йөгерергә икәнен өйрәтә алабыз!» – дигән фикергә килдек. Хезмәттәшем Ирина Московкина да безгә кушылды. «ILOVERUNNING» клубы шулай туды. Безнең программа җиде атнага сузыла: кешегә шушы вакыт эчендә кайчан һәм нәрсә эшләргә тиешлеген күрсәткән календарь төзеп бирәбез. Ахырда һәркемне бер максат көтә – нинди дә булса бер ярыммарафонда катнашу. Хәзер клубыбызның уннан артык шәһәрдә филиалы да бар инде».

Максимның да, Володя белән Иринаның да күзләре янып, балкып тора. Буй-сыннары матур. Йөгерү аларның тормышын кискен үзгәрткән – «ILOVERUNNING» өчесе өчен дә төп эшкә әйләнгән.

Тренер белән дә таныштык. Ирина Борисовна Подъяловская – Дөнья чемпионы, Дөнья рекордсмены, кайчандыр йөгерү буенча Советлар Союзының җыелма командасына кергән. Сиксәненче елларда 800 метрга йөгерүдә дөнья күләмендә рекорд куйган һәм аның бу рекордын бүгенгәчә яңарткан кеше юк! Менә кем безне йөгерергә өйрәтәчәк! 
Группадагыларны күзәтәм: егерме биш кеше арасында мин иң олысы. «Безнең янда бу апа нишләп йөри инде?» – дип сәерсенеп караулары сизелмәде үзе. 
 
Хыялсыз кеше, канатсыз кош кебек.

Беренче тренировкалар бик җиңел тоелды: 20 минут йөгерәбез, 5 минут ял итәбез. 25 минут йөгерәбез һәм тагын ял итәбез... Тренер бертуктаусыз: «Әкрен йөгерергә кирәк. Бер-берегез белән сөйләшеп барырлык булсын. Пульс 145 тән артмасын», – дип кабатлап тора. Безнең тренировкалар Олимпиада алдыннан 1979 елда төзелгән «Крылатское» велотрегында уза. Россиядә шуның кадәр кеше велоспорт белән шөгыльләнә дип күз алдыма да китерми идем моңарчы! Беренче мәлләрдә үзем йөгердем, үзем гел шул  велосипедчыларны күзәттем. Аста балалар теннис уйный, өстә без йөгерәбез – велотрек казан кебек кайнап тора.

Атна азагында электрон почтама клуб исеменнән хат килеп төште: «Котлыйбыз! Беренче атна тәмам!» – дигәннәр. Һәм шунда ук икенче атнага бурычлар куелган, күнегүләр күрсәтелгән. Телефонымны исә «смс»-хәбәрләргә  күмделәр: йөгерү турында бу кадәр афоризмны кайдан табып бетерәләр! Ә шулай да безне йөгерергә рухландырган иң зур мотивация, иң зур дәлил – җиде атнадан Барселона шәһәрендә (Испания) ярыммарафонда катнашу иде. Клубка йөри башлагач кына белдем – дөнья буйлап атна саен кайдадыр марафоннар уза икән: Барселона, Рим, Вена, Париж, Берлин, Будапешт, Нью-Йорк, Люксембург, Лиссабон... 2015 елда марафоннар узачак кайбер шәһәрләр исемлеге бу. «Безнең өчен түгел икән», – дияргә ашыкмагыз. Әлбәттә, бөтен кеше дә чит илгә барып йөгерә алмый. Безгә иң беренче дәрестә үк: «Барселонага бармый калучылар өчен шул көнне ярыммарафонны Мәскәүдә оештырабыз. Шул ук дистанцияне йөгерәсез», – диделәр.
 
 Шактыйдан йөгергән, нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр: «Фикерләү үзгәрә», – диләр. Күпләр, йөгерә башлагач, үз эшләрен оештыра.

Йөгерә башлагач, бер нәрсәне аңладым: мин үземә йөкләнгән эшне бик төгәл үтәүче кеше икән. Шулай икәнен чамалый идем анысы, ләкин бу дәрәҗәдә дип уйламый идем. Эштә ул минем өчен зур плюстыр. Ә бу очракта... Тренер кушканның бөтенесен үтәп, хәтта артыграк та үтәргә тырышып, бер айдан аяксыз калдым. Әле берсе шешә, әле икенчесе... Табиблар: «Артыгын тырышкансың», – диделәр. Тренировкага барам, йөгерә алмыйм – аяклар сызлый. Ирина Борисовна: «Тиз-тиз атлап йөр, йөри алмыйсың икән, күнегүләр яса», – диде. Берсендә тренировка вакытында түзә алмыйча елый-елый атлап барам шулай. Тренер туктатты да: «Нәрсә булды?» – ди. «Билетым алынган, ә мин Барселонага бара алмаячакмын. Шулкадәр аяныч!» – дим. «Ә нәрсә булган? Йөгерә алмыйсың икән, барабыз да ял итеп кайтабыз. Хәзер исә тыңла, мин сиңа «аяныч»ның нинди булганын сөйлим, – диде Ирина Борисовна. – Сиксәненче елларда рекорд куйдым. Мин дөньяның иң яхшы йөгерүчесе! 1984 елгы Олимпиадага әзерләнәм – анда беренче булырга тиешмен! Һәм шул вакыт бөтен социалистик илләр Лос-Анджелеста узачак Җәйге Олимпиадага бойкот игълан итте... Спортчы өчен тагын дүрт елның ни икәнен күз алдыңа китерәсеңме?! Спортта карьерам шуның белән тәмамланды... Ә синең Барселона булмаса, башкасы булыр. Үзең өчен йөгерәсең ләбаса, моңардан рәхәтлек алырга тиешсең».
Рәхәтлек алырга... Уйланып калдым. Безнең тормыш шулкадәр бер эзгә салынган хәзер: эшкә барабыз, кайтабыз – яңа тәэсирләр юк диярлек. Ә монда яңалыклар бихисап минем өчен. Йөгерү – үзе яңалык! Укыган китаплар да хәзер йөгерү турында. Иртәгә марафон дигән көнне паста-пати оештырдылар. Углевод туплау дип атала ул. Ресторанга бергә җыелып макарон ашау, беләсезме, ничек күңелле булды?! Минем сәяхәт итәргә яратуыма да бу яӊа мәгънә өсти: төрле илләрне йөгереп карап үтәсеӊ – марафон трассалары шәһәрләрнеӊ иӊ төп урамнарыннан уза.

Берьюлы 15 мең кешенең йөгерүен күз алдына китерәсезме? Моны ничек оештырып була дип аптыраган идем. Чын бәйрәм булды ул! Теркәлү узганда  күпме вакыт эчендә финишка килеп җитәргә ниятләгәнеңне күрсәтәсең – группалар шуңа карап туплана.
Менә беренче группа стартка кузгалды! Музыка уйный, фейерверклар ата, диджей бертуктаусыз нидер сөйли... Эйфория! Күӊел тулды! (Алга китеп булса да әйтим: бу ярыммарафонда өч Дөнья рекорды куелды! Һәм мин шул атаклы спортчылар белән бергә йөгердем!) Минем кебек беренче тапкыр катнашучылар иң соңгы төркемңдә. Кызлар белән: «Тренер ничек өйрәтте, шулай әкрен генә йөгерәбез, ашыкмыйбыз», – дип сөйләштек. Ара-тирә пульсны караштыргалыйм. Тәртип! Трасса кырыенда барабанчылар тора, дәртләндерәләр – яннарыннан узганда кул чабам. Юл читендәге тамашачыларга кул болгыйм, балаларга кул кысам. «Нинди матур йортлар, нинди матур балконнар!» – дип кызларга күрсәтәм. Оркестр уйнап тора – аларны сәламлибез. Бер урында җырлыйлар – тагын кул чабабыз. Кызларның берсе марафонның кайдан килеп чыкканын сөйли... Беренче биш чакрымны шулай үттек. Кайберәүләр инде трассадан төшеп кала башлады. Беренче су эчү урыны оештырылган җиргә җиттек. Суны бер йотуга, икенче өстәлдә кола стаканнары күреп алдым. «Марафонны йөгерергә кола бик ярдәм итте», – дип укыган идем. Кулымдагы сулы стаканны ташладым, тик «кола» дигәнем ниндидер зәңгәр су булып чыкты... Алдагы биш чакрымны сусыз йөгерергә туры килде. Чакрым саен дистанцияне күрсәткән багана тора. Сигез чакрымнар бергә баргач, Полинага әйтәм: «Син безне көтмә инде», – дим. Ул алга йөгерде. Тугыз чакрым узгач, тагын бер кыз алга китте. Ун чакрымга мин үзем генә барып җиттем. Әллә үзем генә калганга, никтер авыр була башлады. Инде кулны да азрак болгыйм. Балконнарга да бик карамыйм. Унбиш чакрым булды дигәндә, бер таныш кызны куып җиттем. Шактый ара икәү бергә йөгереп бардык. Авыр... Хәл тәмам бетте... Унсигез чакрымга җиткәндә янымда Оляны күрми башладым. «Алга киткәндер», – дип уйладым. (Мәскәүгә кайткач телефоныма аннан хат килде: «Рәхмәт, Гөлнара! Беренчедән, күрәгәң бик ярдәм итте. (Дистанциядә ашыйсы килсә дип, күрәгәләр алган идем – кызларны да сыйлап бардым.) Икенчедән, синсез безгә күңелсез һәм кыен булыр иде. (Нишләтәсең, күп сөйлим инде мин...) Өченчедән, маршрут ахырында син алга йөгереп киткәч, шундый горурландым үзең белән!» Шунда гына белдем: ул мине түгел, мин аны узып киткән булганмын!)

Унтугыз чакрым... Йөгерәмме, атлап кына бараммы – тоймыйм. Әмма алга таба хәрәкәтләнәм. Шул вакыт юл читендә басып торган бер бабайның: «Гуль! Гуль!» – дигәнен ишетеп алдым. Испанча нәрсәдер әйтә. Миңа дәшә бит ул! Күкрәктәге номерга язылган «Гульнара» дигән сүзнең аңа, мөгаен, яртысы гына күренәдер. «Гуль! Тагын бераз гына тырыш! Инде күп калмады!» – диюедер. Бер белмәгән кешенең шулай миңа көч бирүе хәл өстәгәндәй булды. Финишка чыккач, ниһаять, энемнең тавышын ишеттем: «Апаем! Апаем!» Финиш сызыгын ул биргән Татарстан байрагын күтәреп уздым. Группадашлар кул чабып каршы алды – соңгы айны аякларым белән ничек тилмергәнемне барысы да белә.

Булдырдым! Мин ярыммарафонны йөгердем! Егерме бер чакрым! Финишка килүгә кызлар чипны салдырды (аны тапшырмасаң, марафонны үттең дип саналмый). Икенче кордондагы кызлар муенга медаль кигертте – мин җиҢүче! Өченче кордонда – плащ бирделәр (тирләп йөгереп килгәннән соң, бик тиз туңа башлыйсың). Аннары иң тәмле кордонга җиттем: өстәл-өстәл җиләк-җимеш, сулар... «Саклау камерасы» урнашкан бинада – аны элеккеге вокзал, диделәр – бик күп өстәлләр куелган: теләгән һәркем массаж ясата ала. Кирәксенмәдем. Йөрсәң, аяклар языла, утырсаң – катып китә. Без энем белән ул кичне 100 мең халык сыйдырышлы стадионда узачак матчка билет та алган идек әле. «Барселона» төркеме уйный. Минем яраткан футболчым Лионель Месси!

Барселонага без ике группадан 30 кеше бардык. Ә Россиядән барлыгы 90 йөгерүче катнашты. Әлбәттә, зур ил өчен бу аз. Әмма йөгерү безнең тормышка яңа кереп килә генә. Йөз еллык тарихы булган атаклы Бостон марафоны бар: башта анда да 15 кеше генә йөгергән, ә хәзер кырык меңгә якын кеше катнаша. 500 меӊнән артык  җанатар гына була. Бик теләсәң дә эләгеп булмый әле аңа – моның өчен башка марафоннарда йөгереп нәтиҗә күрсәтергә кирәк.

Без ни өчен йөгерәбез? Һәркемнең үз максаты бугай. Мәсәлән, энем, ярыммарафонны билгеле бер вакытта үтәргә омтыла, ул аныӊ өчен зуррак максатларга ирешергә ярдәм итүче бер баскыч кына. Мин үземә ошамый торган нәрсә белән дә шөгыльләнә алуымны үз-үземә исбат итәргә теләдем.  («ILOVERUNNING»га бер ай йөргәннән соң, әтиемә әйтәм: «Мин әле һаман йөгерергә яратмыйм», – дим. «Кызым, утыз еллык нәфрәт алай тиз генә мәхәббәткә әйләнми инде», – диде ул көлеп.) Кызым Бану: «Быел укуны тәмамлыйм, Мәскәүдән китсәм, мондый атаклы тренерларда шөгыльләнергә мөмкинлек булмаячак», – ди. Миннән күреп, дөрес йөгерү мәктәбенә бер хезмәттәшем язылды. Максаты – тәмәке тартуны ташлау. (Киметте инде!) Ә аның бездән ишетеп Санкт-Петербургтагы мәктәптә шөгыльләнә башлаган дус кызының үз максаты: ул пар табарга тели. Һәм аны беренче тренировкадан ук озатып кайтканнар инде!

...Барселонадан кайтуга «ILOVERUNNING»га... кабат язылдым. Венада узачак ярыммарафонда катнашырга әзерләнүче төркемгә. Беренчедән, анда кызым Бану йөгерергә җыена – мин аңа терәк булып барырга тиеш. Икенчедән, соңгы айны тулы көчемә шөгыльләнә алмадым – үземне тагын бер кат сынап карыйсым килә. Аннан... ошап китте йөгерү!

Максатка ирешү күңелгә канат куя: «Алга таба тагын нишли алам икән?» – дип уйлыйсың. Әле интернеттан эзләп таптып – йөзүчеләрнең «Мин йөзәргә яратам» дигән мәктәбе бар икән...  
 
*Йөгерү – максат куярга hәм аңа ирешергә өйрәтә. Спорт белән физкультураның аермасы да шундадыр: физкультура белән максатсыз гына шөгыльләнәсең. Ә икенче очракта «кәеф юк» яки «яңгыр ява» дип йөгерми калып булмый – билгеләнгән ярышка санаулы вакыт калган.

*Йөгерү ул, әлбәттә, энергия чыганагы. Беренчедән, физик энергия: күпләребез тормышта аз хәрәкәтләнә; икенчедән, эмоциональ энергия: җиңү шатлыгы – иң көчле тәэсирләрнең берсе; өченчедән, менталь энергия: үзең генә калып, уй-фикерләреңне тәртипкә китерергә менә дигән вакыт.

*Бүген клубтан «смс» килде: «Безнең төп кимчелегебез шунда, кайбер нәрсәләрне эшләү урынына, алар турында сөйләшүне өстенрәк күрәбез.  Джавахарлал Неру». Миңа бик тә таныш бу. Йөгерә башлаганда: «Йөгерү  умыртка баганасына, буыннарга көч китерә. Шәһәрдә йөгерер өчен һава да бик начар, үзеңә зарар гына салырсың», – диючеләр күп булды. Минемчә, үзләре урыннан торып йөгерә башламас өчен сәбәп кенә эзли иде алар.


Гөлнара ЗЫЯТДИНОВА, Мәскәү
Сөембикә
№ --- | 092.06.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»