поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.06.2016 Язмыш

Ялгызлыктан куркам

Кукмара бистәсендә яшәүче Гариф бабай Абдулхаковка озакламый 97 яшь тула. Сугышның үзәгендә булып, фашистлар белән күзгә-күз очрашкан бабакайның бу хакта бер дә сөйлисе килми. – Ул авыр еллар күңелемә кереп калды. Сугышка киткәндә 20 яшемне тутырган егет идем. Матур яшьлек елларына аяк баскан гына чорым.

Кинәт килеп чыккан сугыш тормышның астын-өскә китереп ташлады, – ди ул.Бабай ул елларны бер дә онытмаган. Төгәл даталар белән, хәтта ул чактагы һава торышын да әйтеп бирә ала. Мәмәшир авылында туып үскән бабай гомер көзен Кукмара бистәсендә каршылый. Гомере буе җитәкче урыннарда эшләсә дә, бер дә байлыкка кызыкмаган үзе. Күршеләре шулай ди. “Гариф абый бер дә мал дип чапмады. Бик тә кешелекле, ярдәмчел булды. Шуңа күрә шундый агач өйдә генә яши ул”, – ди Мәрьям апа.

Гариф бабайның өч баласы булган. Хатыны Роза апа белән бик тә матур гомер кичергән алар. Тик менә карчыгы гына озак яши алмаган. Роза апа инде 30 еллап элек бакыйлыкка күчкән. Тормышларында төрле чаклары була аларның. Әмма бер-берләрен яратып яшә­гәч, авырлык килсә дә, бергәләп аны җиңел генә уздыра белгәннәр. Икенче кызлары Әлфия бик яшь килеш авырып китә. Кулына кадалган чүп кисәгеннән башланган авыруның ахыры фаҗигале була. Кулы төзәлмичә, каны бозылып, Әлфия бакыйлыкка күчә. Гариф абый белән Роза апаның юанычы булып, кызлары Нурия белән улы Рәшит кала. Хәзерге вакытта икесе дә Казанда яши. Икесенең дә үз тормышлары. Әмма алар көн саен диярлек әтиләренең хәлен телефон аша белеп тора икән.

“Нуриянең йөрәге авырта. Аңа артык дулкынланырга ярамый. Әмма ул әтисен бик тә тәрбияли. Аның өчен нишләргә дә белми. Төрле дарулар, витаминнар кайтарып китә. Бар теләге – әтисен озаграк яшә­тү”, – ди күршесе. Хәзерге вакытта Гариф бабайны күршесе Мәрьям апа тәрбияләп тора. Әле май башында гына бабайга инсульт булган. Нурия апа биргән даруларны вакытында эчертеп торып, ки­рәкле ризыкларны ашатканга, ул сөйләшә дә башлаган, йөри дә.

“Элек-электән бу гаилә белән дус идек. Гариф абый миңа бер дә чит кеше төсле түгел. Үзе тыныч, ачуланмый. Шуңа да гел тәмле ризыклар белән сыйлыйм үзен. Балалары әтиләренә күч­тәнәчен кайтарып торалар. Ә миңа аны тәрбия­ләү бер дә авыр түгел. Янәшә генә торгач, хәлен белеп торам. Кан басымын гел тикшерәм. Бераз гына күтәрелә башласа, даруын каптырам. Тик менә Гариф абый бик тә ялгызлыктан курка. Өй тутырып утырсак  та: “Мин – ялгыз”, – дип куя. Гомере буе кеше арасында йөр­гәнгә, аңа аралашу җитми. Шу­ңа да гел элеккеге елларны искә алып сөйләшәбез”, – ди Мәрьям апа.

Бабайның болай озак яшә­венең сере гел хәрәкәтләнүдә икән. Әле узган елга хәтле Кукмара урамнарын  бер урап кайта торган булган. Үзе әйтмешли, яшьлек эз­ләре буйлап йөргән. Хә­зер инде өй тирәсеннән алай ерак чыгып йөрми икән. Әмма көн дә 45 минут зарядка ясарга онытмый. Кышын өйдә, җәен бакчага чыгып физик күнегүләр башкара, ди. Бер дә тик утырмыйча, гел гәүдәне язып торырга кирәк, дип киңәш бирә бабай.Әлеге йорт гади генә бер авыл өе булса да, аннан ниндидер җылылык бөркелеп тора. Ярдәм­ләшү, кешелеклелек сыйфатларын күрдем мин биредә. Олыгайган, сәламәтлегенә бераз зыян килгән кешене нәни баладай тәрбияләп тору зур җавап­лылык та, сабырлык та сорый. Дөрес, бабайның балалары Мәрьям апаны буш итми. Әмма күңелендә миһербанлык, яхшылык булмаса, озакламый йөзгә җитүче кешене тәрбияләп булыр иде микән?


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.06.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»