08.06.2016 Мәгариф
Диплом сатам. Кем ала?
“Сезнең балагыз югары уку йортына укырга керергә тели, әмма аттестатындагы билгеләре начармы? Бу очракта аны сатып алып, газизегезгә бүләк итә аласыз”. Бүген интернет ”аттестат, диплом сатам” дигән белдерүләр белән тулган. Әмма мондый ялган документлар белән ерак китеп булмый шул.
Интернетка кереп, диплом сатып алам, дигән үтенечкә мыжлаган тәкъдим килеп чыга. Ялган документ сату белән эш итүчеләр бәяләрне һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ачыктан-ачык язып куйган. Арада шүрләгәннәре дә бар, андыйлар сайтта күрсәтелгән адрес буенча заказ бирергә куша. Алар республикадагы теләсә кайсы вуз, көллиятләрне тәмамлау турында документ ясап бирергә әзер. Без дә диплом бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә шалтыратырга булдык.
– Әлү, сездә арматурачы белгечлеге кенәгәсе күпме тора? – дим телефон трубкасын алган иргә.
– 10 мең сум. Биш көн эчендә әзер булачак. Заказны безне эзләп тапкан сайттан бирергә кирәк. Акчаны соңыннан гына түлисе.
– Әгәр ялган икәнлеген белсәләр?
– Курыкмагыз, барысы да төп нөсхә кебек эшләнә.
Татарча диплом язалармы икән? Бер оешмага шалтыратып, дипломны туган телдә яздыртырга булдык. Ильвира дип таныштырган кыз гозеребезне үти алмады. “Кызганыч, бездә татарча язучы белгечләр юк”, – дип кенә җавап бирә алды.
Дипломын да ясап бирә, студентларны фәнни эш язудан да коткара бу виртуаль кибетләр. Бәяләр дә төрлечә. Әйтик, керешсез, йомгаксыз, авторның үз фикере булмаган реферат-мазарлар 700-1200 сум тора. Көллият, техникумнарда белем алучылар өчен дипломны 8 мең сумга да сатып алырга була. Әгәр икътисад буенча җиңел генә кандидатлык диссертациясе якларга телисең икән, 198 мең сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк. Ә гуманитар фәннәрнеке – 140 мең сум тирәсе. Фәнни эшләрне язып та күрсәтә икән бу оешма! 25 меңнән артык әзер курс һәм диплом эшләре тәкъдим итәләр. Медицина фәннәре докторы дипломын – 30, IT-белгечлеккә – 20, мәктәп аттестатын – 20, БДИ белешмәсен 11 мең сумга юнәтергә мөмкин.
Вузда укып та, фәнни эшне яза алмау – көлке, әлбәттә. Ә бит үз башларын эшләтергә теләмәгән яшьләр күбәя бара. Реферат, диплом эшен үзең эшләмәү ялкаулыкмы бу, әллә белемсезлекме?
– Мин читтән торып белем алучы студентларга химиядән контроль эшләр язарга булышам. Гадәттә, бер мәсьәләне 50 сумга чишәм. Кайбер студентлар, белмим, вакыт юк, диләр. Аларны да аңларга була. Сессия башланмас борын аларга әзер контроль эш белән килергә кушалар. Мине күбрәк танышлар аша эзләп табалар. Әгәр каршы килсәм, алар башканы эзләп табачаклар бит, – ди хисапчы булып эшләүче Лилия.
Акчаң булса, барысын да сатып алып, яхшы эшкә урнашып була. Тик озакка түгел... Әнә күптән түгел Түбән Кама прокуратурасы ялган диплом белән эшләүче 54 яшьлек тәрбиячегә карата җинаять эше кузгаткан. Шәһәрнең бер тукталышында таныш булмаган адәмнән КФУ дипломын 70 мең сумга сатып алган ул. Гади генә түгел, юрист белгечлегенекен. Тик аның кырын эшен бик тиз сизеп алганнар. Тәрбияченең әлеге уку йортында бөтенләй укымаганлыгы ачыкланган.
Республика прокуратурасы диплом сату белән шөгыльләнүче ике дистәдән артык сайтны ябуны таләп итә. Совет районы прокуратурасы апрель аенда 19 сайтның хуҗасын ачыклаган. Чаллыда бу сан – 14. Аларның хуҗаларын җинаять җаваплылыгы көтә.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ялган рәсми документларны ясаучыларны ике елга кадәр ирегеннән чикләү рәвешендә җәза бирү яки ике елга мәҗбүри эшләргә җәлеп итү, алты айга кулга алу каралган. Ялган документтан файдаланучыларны 80 мең сумга кадәр штраф яки башка төрле җәза чаралары көтә. Шул очракта җаваплылыкка тартылган кеше аны алты ай дәвамында башкарылган эш хакы яки 480 сәгатьлек эш сәгате күләмендә түли. 2015 елда белем бирү учреждениесендә ялган диплом белән эшкә урнашу очрагы буенча бер шикаять теркәлгән. Ул кеше югары урынга шул рәвешле күтәрелмәкче булган. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.