поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.06.2016 Дин

УРАЗА: Ифтарның савабы нәрсәдә?

Рамазан аена аяк бастык. 6 июнь – уразаның беренче көне. Әлеге уңайдан һәм исламга нисбәтле башка сораулар буенча укучыларыбыз мөрәҗәгать итте. Аларның сорауларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.

Бөтен республика күләмендә авыз ачу мәҗлесе уздыру гадәткә кереп китте. Ифтарның савабы турында аңлатып үтегез әле?
Госман Мифтахов, Яшел Үзән шәһәре.


– Рамазан – изге ай. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.):  “Әгәр дә берәү рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән. Никадәр күбрәк кешене чакырсаң, шулкадәр кешенең савабын үзеңә  алачаксың, дигән сүз. Шундый әҗерләр, фазыйләтләр бар әлеге хикмәтле айда.

Башкалабызда өч ел рәттән республика ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Былтыргысы хәтта Россия күләмендә узды, дип тә әйтергә мөмкин, чөнки илебезнең төрле төбәкләреннән килделәр. Быел ифтарда катнашучыларның саны ике мәртәбә артык булачак. Ун мең кешегә табын әзерләргә ниятлибез. Мондый ифтарларны уздыру бик мөһим. Ул мәҗлесләр мөселманнарны берләштерә, белемнәрен арттыра. Ифтарда танылган хәзрәтләребез, имамнарыбыз халык каршында вәгазь сөйли, динебезнең матурлыгын, гүзәллеген күрсәтә. Шунысы кызганыч, бүгенге көндә, динне пычратырга тырышалар, явызлык, вәшхилек белән бәйләргә омтылалар. Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә безгә зур мөмкинлекләр бирә. Динебезнең әхлагын  җиткерергә дә күркәм мөмкинлек тудырыла. Ифтар мәҗлесләре моны тиешенчә эшләргә ярдәм итә дә инде.

Кадер кичәсен бик хикмәтле көн диләр. Аның хакында бераз мәгълүмат бирсәгез иде.
Рамазан Закиров, Балык Бистәсе.


– Белгәнебезчә, Рамазан аенда Кадер кичәсе дә үткәрелә. Шушы кичәдә Корьән Кәрим иңдерелә башлаган. Бу кичә мең айдан да хәерлерәк. Ягъни мең айны елларга күчерсәк, якынча 83 ел килеп чыга. Бу изге кичәдә гыйбадәт кылсак, 83 ел дәвамында кылынган гыйбадәтнең әҗерен алырга мөмкинбез. Имам Субуки болай дигән: “Җомга кичәсендә Аллаһы Тәгалә бер атна дәвамында кылынган гөнаһларны гафу итә, Бәраәт кичәсендә бер ел дәвамында кылынган гөнаһларны кичерә, ә Кадер кичәсендә гомер буе кылган гөнаһларны ярлыкый”. Ягъни Кадер кичәсендә, кеше гыйбадәт кылса, ул тулысынча пакьләнергә мөмкин. Рухи җәһәттән аның сабый бала кебек сафланып калуы ихтимал. Быел Кадер кичәсе июнь ахыры, июль башына туры килә. Мәчетләрдә бу кичәдә нәфел намазлары укыйлар. Тәравих намазыннан соң, тәһәҗҗүд намазы укыла. Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә нәфел гыйбадәтләре өчен, фарыз әҗерен бирә, бер фарыз өчен 70 фарыз әҗерен насыйп итә.

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.06.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»