|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2016 Криминал
Татарстанда 3 олы кешене һәм 1 баланы үтереп, йортка ут төртүче гаебен тулысынча таныганЧистайда 23 яшьлек ир кеше ике хатын-кызны, бер ир-атны һәм 4 яшьлек бер баланы үтерүен таныган. Бу хакта Татарстанның тикшерү комитеты хәбәр итә. Егетнең сөйләвенчә, үткән җомгада аны бер танышы бергә яшәгән хатын-кызның өенә кунакка чакыра, анда шулай ук баласы белән дус кызы да килгән була. Табын яныңда утырганда кунаклар узара сүзгә киләләр. Башта балалы ханым кызы белән, ә бераздан йорт хуҗасы булган хатын-кыз да бергә яшәгән ир-ат белән йокларга ята. Барысы да йокыга талгач, җинаятьче башта бала белән яткан хатынның, аннаң соң икенче хатын-кызның бугазын кисә, ир-атның муенына һәм күкрәк читлегенә пычак белән кадый. Сабый уянып, әнисен чакыра башлагач, ир кеше баланы да кызганып тормый, пычак белән кадап, гомерен өзә.
--- |
Иң күп укылган
|