поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
06.06.2016 Мәдәният

Туфан Миңнуллин исән булса: «Нигә сез бу балага бәйләнәсез» – дияр иде


Моннан берничә көн элек кенә Татарстан китап нәшриятында «Зөләйха күзләрен ача» китабы дөнья күрде. «Ногай» кунакханә­сенең Тукай клубында аны тәкъдир иткәндә, китапның авторы Гүзәл Яхина белән аны тәрҗемә итүче Флёра Тарханова катнашты.

– Китабым татар телендә чыгуына мин бик шат. Киләчәктә ул немец, француз, кытай һәм скандинавия телләренә (барысы 20 телгә) тәрҗемә ителергә тиеш, – дип башлады сүзен Гүзәл ханым. – Шулай тиз арада китабымны чыгарган өчен, мин китап нәшриятына рәхмәтле. Тәрҗемәче Флёра Тарханова белән эшләү миңа рәхәт булды. Ул текстка бик сак карады. Рәссам Ренат Хәсәншин ясаган тышлыкны күреп куандым. Китап минем әбием Рәйсә Шакирова истәленә багышланды. Әсәр Казанда бик зур дискуссия тудырды. Мин аңа сөенәм генә. Үз алдыма милли роман язам, дигән максат куймадым.

– Кулъязманы өйгә китереп биргәнче, аның нәрсә турында икәнен белми идем. Тәрҗемә иткәндә генә аның эчтәлеге белән таныштым, – дип сөйли Флёра Тарханова. – Шулай тиз арада китап тәрҗемә иткәннәрен күргәнем юк иде минем. 512 битле китапны ике ай эчендә тәрҗемә иттем. Тәрҗемә иткәндә, кайбер нәрсәләрне үзгәртергә туры килде. Мәсәлән, Йузуфны Йосыфка үзгәрттек. Башка телләргә тәрҗемә иткәндә дә ул шулай булсын иде. Гүзәлнең теле үзенчәлекле. Әсәр татар милләте турында түгел. Матбугатта басылган тәнкыйть материалларының күбесе дөрес түгел.

«Китапны тиз арада чыгарырга нәрсә этәрде?» – дигән сорауга нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин җавап бирде:
– Русча укырга яратмаган кеше аның татарчасы чыкканны көтеп торды. Бу дәүләт акчасына басылмады. Нәшриятта коммерция бүлеге эшли. Без аны 1 мең тираж белән чыгардык, ә Мәскәүдә ул 60 мең тираж белән чыкты. Гүзәл белән Мәскәүдә яшәүче татар кызы буларак кызыксынып киттек.

Озак еллар «Чаян» журналы баш мөхәррире булып эшләгән Рәшит Зәкиевкә андый әсәр барлыгын Израильдән хәбәр иткәннәр. Әлеге әсәрне язган өчен, ул Гүзәл Яхинага рәхмәтле.

Кичәдә Яхинаны гаеп­ләргә маташучылар да табылды.

Милли китапханә хез­мәткәре Халидә Борһанова китапка ябырылучыларга үз фикерен җиткерде:
– Соңгы вакытта китапханәләрдә укучылар кимегән иде. Башта Зифа Кадыйрованы да кабул итмәделәр. Халык укый бит. Сезнең язганнарны укымаганга, без гаепле түгел. Әгәр Туфан Миңнуллин исән булса: «Нигә сез бу балага бәйләнәсез. Татар кызы шундый әсәр язганга сөенергә кирәк. Сез рәхәтләнеп таптадыгыз», – дияр иде. Ябырылудан туктыйк инде. Без аны хупларга тиеш.
Озак еллар журналист булып эшләгән Алсу Бикбаева да кешегә хөрмәт белән карарга чакырды. «Безгә начарлык эзләргә, хөсетле булырга кирәкми», – диде ул.



Гүзәл, әсәрне кино итеп төшерү өчен, килешү төзегән. «Ул сигез серияле булырга тиеш. Әлегә режиссеры, актеры, сценаристы билгеле түгел. Минем Зөләйха ролендә Чулпан Хаматованы күрәсем килә. Фильмда Казанның күрсәтелүен дә телим», – ди автор.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.06.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»