поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
03.06.2016 Ир белән хатын

“Тагын хыянәт итәрдер кебек”

Иртән баламны балалар бакчасына керттем дә, гадәттәгечә трамвай тукталышына чыгып бастым. Үзем трамвай йөртүче булып эшләгәч, бушлай йөрим. Шуңа күрә, бик ашыгыч барыр җирем булмаса, рәхәтләнеп трамвай килгәнен көтәм. Бу юлы “тимер ат” бик озак көттерде, аякларга суык үтә башлады.

Җитмәсә, бер ир бәйләнә башлады, миңа эчен бушатмакчы үзенчә. Ә минем бар дөньясына ачуым чыккан, уйларымның чуалган, кәефсез чагым иде. Белмәгән-күрмәгән кеше белән әңгәмә корасым килеп тормый. Ә ул әрсез, теле бер дә тик тормый. Тора-бара үземә дә кызык булып китте.

Исеме Саша икән. Хатыны белән аерылышкан.
 
– Тыныч, матур яшәдек, яратам дия иде, шулай кинәт кенә яратмый башлап була микән? – дип күзләремә карады.
 
Имәнеп киттем: күпме сагыш икән аларда. Беренче карашка гына “тәртипсез” булып күренгән ахры. “13 яшьлек улым әнисе янында калды, – дип дәвам итте ул. – Әллә нигә бер, уку әсбаплары алырга, компьютерга, вак-төяккә акча кирәк булганда гына килә. Анда да ишек бусагасыннан өй эченә узмый. “Улым, кер әле, дәү әниең бәлешләр пешерде, утырып бер сөйләшә-сөйләшә чәй эчик”, – дисәң, “урамда дусларым көтә” дигән сылтау белән тизрәк чыгып таю ягын карый. Улыма мин түгел, минем акчаларым гына кирәк”.
 
Аерылышырга дип судка баргач, Саша хатынына зур чәчәк бәйләме бүләк иткән. Тегесенең авызы ерылган, күзләренә яшьләр килгән. Ир моны күреп шаккаткан. “Соң булса да, шуны аңладым, – диде ул, – хатын-кызларга сәбәп булса да, булмаса да чәчәк бүләк итеп, күңелләрен күрергә кирәк икән. Ә мин акча кайтарып биргәч, бәйрәмнәрдә сирәк-мирәк чәчәк бүләк итсәң шул җитә дип уйлый идем. Ә аңа игътибар, наз кирәк булган, шуңа башым җитмәде, җүләр”.
 
Мин башымны иеп тыңлап тордым. Юатырлык, киңәш бирерлек бер сүз тапмадым. Үземнең гаилә хәлем мөшкел: ирем, үз балаларын ятим итеп, чит хатынга ияләште. Тәүлек кенә димим, атналар буе кайтмый кайчак.
 
Саша бүгенге көндә бер хатын белән очрашкалап йөри икән. Тик аңа өйләнергә җыенмый. Җилбәзәгрәк, тормыш алып барырга дип яратылган хатын түгел ул, ди. Беренче хатынын әле дә ярата, оныта алмый бугай ул. Чөнки, теленнән төшермичә, гел аның турында сөйләде.
Эшендә баласының туу турындагы таныклыгын сорагач, хатыны янына барган. Тегесе, юк сәбәпне бар итеп, ирне озаграк тоткарларга, сөйләштерергә тырышкан. Ә ир “тагын күңелем төшәр, оныта алмый азапланырмын” дип, тизрәк чыгып китү ягын караган. Аерылышканнарына ике ел, ни хатыны, ни үзе икенче тапкыр гаилә кормаган. “Соң хатының да сине көтә, сагына түгелме соң, ник сезгә янәдән бергә булмаска?” – дим.
 
– Аннан башка бүтән хатын белән яши алмаячагымны да беләм. Ләкин сагынсам да, аны да яныма якын китерә алмыйм. Куркам, нигәдер. Тагын хыянәт итәрдер кебек, – диде ир.
 
Ф.АБДУЛЛИНА. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.06.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»