поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2009 Мәдәният

КИНОМАНИЯ

Урамнардагы рекламалар урыс фильмын карарга чакыра. Җим урынына - Безруков белән Дюжев фоторәсеме. “Син бит аларны яратасың, акчалы тамашачы, менә, алар уйнаган тагын бер киноны кара!” Шушы таныш йөзләр фильмны кассалы итәчәк. Кызык, дип уйлап куйдым мин, безнең татар киносының йөзе бармы? Ул нинди? Кем күзләре белән карый ул дөньяга? Кем тавышы белән сөйләшә? Бүгенге сүзем – татар киносында уйнаучы артистларыбыз турында.

Татарда кино бармы-юкмы – әйтә алмыйм, әмма бездә (үзебездә – Татарстанда) киноартистлар юклыгын тәгаен беләм. Аның каравы татарның искиткеч талантлы драма артистлары бар. Безнең кинода алар төшә. Үзләре “кинода төшү бөтенләй башка профессия” дисәләр дә, аларның кызыклы рольләре бар. Рамил Төхфәтуллинның “Дилемма”сындагы Әзһәр Шакиров, “Күктау”дагы Равил Шәрәфиев, “Өч аяклы ат”тагы Зөлфия, “121”дәге Искәндәр Хәйруллин, “Зөләйха”дагы Идрис Мәсгутов онытылмый.

 

Саный башласаң, кино исемнәре дә, аларда чагылып хәтердә уелып калган йөзләр дә шактый икән. Дөрес, бездә, Россия киносыннан аермалы буларак, әлегә танылган артист киноны популярлаштыра алмый, кино да артистлардан йолдыз ясый алмый, һәрхәлдә, татар киносында төшеп популярлашып “уянган” артистны хәтерләмим. Әмма “өметсез шайтан” дигәндәй, кинога төшеп популярлашырга өметләнүчеләр “буа буарлык”. Кемнәр, дисезме? Эстрадада ялтыраган йөзләр! Зифа Басыйрова, Флера  Сөләйманова, Таһир Якуповлар эстрадасын алыштырган попса шулкадәр активлашты ки, алар ешрак күренү һәм ешрак ишетелү хакына безнең телевидение һәм радиоларыбызны гына түгел, әле яралгыдагы кинобызны да яулап алмакчылар. Әйе, яхшымы-начармы - туып кына килүче татар киносына эстрада килә. Киноны кино итү өчен түгел (анысы алар өчен буй җитмәс хыял), бары тик үзләрен киноартист итеп тою өчен. Минемчә, бу татар киносына файдалы түгел. Ашыкмагыз, кадерлеләрем, юк бит әле безнең үз-үзен саклап калырлык кинобыз. Ул сезнең яуга каршы тора алмаячак. Тимәгез яралып кына килгән кинобызга! Саклыйк аны! Начар уйналган кино күрсәтеп халыкның гайрәтен чигермик. Монысы минем шәхсән үз фикерем. Әйдәгез, инде татарны кинолы итү өчен нәрсәдер эшләгән кешеләрне тыңлап карыйк. Бөтенесен түгел, эстрада артистларын кинога кертүчеләрне.

 

Һәр кагыйдәнең искәрмәсе була, дигәндәй, эстрада артистлары арасында да үзенә килешкән образга туры китереп дөрес сайлануы аркасында үз ролен яхшы гына башкарып чыгучылар бар. “Яңа гасыр” каналы төшергән “Яланаяклы кыз” телефильмы (режиссеры – Нурания Җамали) тамашачы мәхәббәтен яулый алды. Асыльярга килешә иде ул сентименталь роль. Асыльяр уңышын кабатларга тырышучылар шактый булса да, барып чыкмады. Яхшы вокалга һәм матурлыкка ия булу да күп кенә ир-ат һәм хатын-кыз җырчыларыбызга очко өстәмәде. Соңгы елларда тамашачыны шактый фильмнар белән “сыйлаган” Нурания ханым үзе дә драма артистлары белән эшләве җайлырак икәнлеген әйтә. Шулай да быел ул телевидениедә икешәр тур кастинг үткәреп һәвәскәрләр арасыннан кинода төшү өчен һәвәскәрләр арасыннан артистлар сайлады. Нәтиҗәдә, 300ләп “теләүчедән” ике егет һәм ике кыз резервка куелган.

 

– Андый бөтенхалык кастингы кирәк идеме соң? – дип сорыйм Нурания ханымнан.

 

– Бу пиар-акция иде. Әмма андый кастинглар кирәк. Ул татар яшьләрен очраштыра, таныштыра, алар берничә көн генә булса да бер коллектив булып яшәп алалар.

 

– Аңлавымча, яңа фильмда, барыбер, профессионаллар уйнаячак.

 

– Әйе.

 

– Режиссерларның яраткан артистлары була. Сез кемнәр белән эшләргә яратасыз?

 

– Мин эшләргә теләге булган кеше белән эшләргә яратам. Өлкән буын артистлары белән, бигрәк тә Ринат Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсановалар белән эшләве җан рәхәте.

 

Шулай да Нурания ханым кинога яңа йөзләр кертү ягында. “Халыкның яңа йөзләр күрәсе килә. Алар белән эшләве авыррак булса да, халык Асыльяр белән Руслан Сафинны ничек яратты!” – ди ул.

 

“Барс-Медиа” компанияләр группасы да үз алдына “эстрада артистларын яңа образда, яңа талантларын ачып күрсәтүне” максат итеп куеп күптән үз фильмнарын төшерә. “Әтәчсез иртә ни китерә?” трилогиясенең беренче фильмы (2005 ел) – беренче татар музыкаль фильмы булып санала. “Анда 20дән артык эстрада җырчысы, шул исәптән Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Равил Галиев, Гүзәл Уразова, Ләйсән Гыймаева, Илнар Сәйфиев, Фәрит Таишев, “Зө-Ләй-Лә” төркеме, Зилә Сөнгатуллина, һәм башкалар катнашты. Бу фильмның нәкъ шул үзенчәлеге тамашачының кызыксынуын уятты һәм “Әтәчсез иртә”дән соң башка режиссерлар да үз фильмнарында эстрада артистларын катнаштыра башлады”, – ди “Барс-Медиа” компанияләр группасының генераль продюсеры Гөлнара Абаева.

 

– Сез аларның кинода уйнауларын ничек бәялисез?

 

– Әлбәттә, аларның уйнавын профессиональ актер уйнавы белән чагыштырып булмый. Ләкин бу кирәк тә түгел, чөнки без төшергән киноларның үзенчәлеге популяр эстрада артистлары төшүендә. Алар фильмга кызыксыну уята һәм үзләренә дә өстәмә танылу ала.

 

– Кайсы җырчыларның кайсы рольләре аеруча уңышлы дип саныйсыз?

 

– Фильмнарга сценарий язылган вакытта без артистлар өчен җиңел уйнала торган рольләр язылуны таләп иттек. Шактый актерлык осталыгы таләп иткән эмоция, хис-кичерешләрне мөмкин булганча киметергә тырыштык. Эстрада җырчысының, кино актеры түгел икәнлеген тагын бер кат исегезгә төшерәм. Ә шулай да “Әтәчсез иртә”дә Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар һәм “Язмыш шуклыгы”нда Раяз Фасыйхов уйнаган рольләр уңышлы булды дип саныйм.

 

Шушы көннәрдә компаниянең яңа проекты – “Рәвешләр” скетчкомы дөнья күрәчәк. Тагын берничә фильм әзерлек стадиясендә. “Планда яңа фильмнар төшерү, – ди Гөлнара Абаева. – Кинотеатрларда күрсәтерлек яхшы сыйфатлы нәфис фильмнар төшерәсе килә. Ләкин сыйфатлы кино ясау яхшы финанслауны таләп итә. Ә бу эш исә бер шәхси компаниянең түгел, дәүләт сәясәте булырга тиеш”.

 

Сүз уңаеннан: Казанда танылган рус актеры Сергей Безруков үзенең “Самая реальная сказка” фильмын төшерә башлады. Бу кино күпмедер дәрәҗәдә безнеке булырмы? Журналистлар: “Product placement”ка урын бармы, әкияттә безнең Казан күренерме? – ди сорагач Сергей Безруков: “Мин тамашачы игътибарын читкә юнәлтү ягында түгел”, - дигән. Әмма “Бизнес-онлайн” электрон газетасы хәбәр иткәнчә, Казан мэры Илсур Метшин кино башкалабызны рекламалый дип саный. Чөнки шәһәр башлыгы әкиятне Казанда төшерергә үзе тәкъдим иткән икән. Матбугат чараларында фильмның безнең өчен ни бәягә төшкәне хәбәр ителми.

 

Уйлап-уйлап торам да, кайсы яхшырак икәнлеген әйтә алмыйм: үз көчебез, үз артистларыбыз белән үзебез генә карарлык фильм төшерүме, әллә Казаныбызны фон итеп куллансын, безне дөньяга танытсын өчен чит йолдызларга табыныйкмы? Чама белән куллансаң, “Татарстанныкын сайлау” хәерлерәкме икән әллә соң, ничек уйлыйсыз?..

 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 9 | сентябрь 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»