|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2009 Матбугат
"ТАТАРСТАН - ЯҢА ГАСЫР" ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕНДӘ ЯҢА СЕЗОН БАШЛАНА7нче сентябрьдә Татарстанның беренче спутник каналында яңа телевизион сезон башлана. Бу көздә "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалында яңа фильм һәм сериаллар, балалар һәм яшьләр өчен телеканал, яңартылган тапшырулар эфирга чыга. Көзнең төп премьерасы - "Виктория" теленовелласы . "Просто Мария" сериалында уйнаган легендар Виктория Руффо - яңадан экранда! Бу юлы ул көтмәгәндә тормышы аркылыга килгән героиняны уйный. Виктория яраткан иренең хыянәт иткәнен белә. Ләкин гаилә таркалуда балалары әтиләрен түгел, ә әниләрен гаепле дип санный... "Виктория" сериалын эш көннәрендә 17, ә кабатлап 12 сәгатьтә карагыз.
Хәзер безнең балаларның да үз телеканалы булачак. "Яшь ТВ" үз эшен дүшәмбе, 7нче сентябрьдә башлый. Һәр эш көнендә 14 сәгать 15 минуттан 16 сәгатькә кадәр эфирда балалар һәм яшьләр өчен "Күчтәнәч", "Хочу мультфильм!", "Тамчы-шоу", "Яшьләр тукталышы", "Син - минеке, мин - синеке" тапшырулары һәм мультфильмнар, балалар өчен фильмнар, спектакльләр күрсәтелер. Игътибар итегез! 7нче сентябрьдән "Күчтәнәч", "Хочу мультфильм!" тапшыруларын кич 21 сәгатьтә дә карарга мөмкин.
"Новости Татарстана" яңа вакытта - 21 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак. Җөмһүриятебезнең төп хәбәрләрен шулай ук 8:00, 14:00, 18:30 сәгатьләрдә карарга мөмкин. "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы элеккечә 6:00, 7:00, 16:45, 20:00дә күрсәтелә.
Рус телендәге хәбәрләрнең кич белән өстәмә чыгарылышы булганлыктан, татар тапшыруларының эфирга чыгу вакыты үзгәрәчәк. Хәзер 20 сәгать 30 минутта - дүшәмбе көннәрендә "Халкым минем...", сишәмбе "Туган җир", чәршәмбе "Кара-каршы", пәнҗешәмбе "Татарлар", җомга көннәрендә, аралаштырылып, "Адәм белән Һава" һәм "Син - минеке, мин - синеке"тапшыруларын карарга мөмкин булачак
Бу көздә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән "Бичаракай" һәм Халисә Ширмән сценариена нигезләнеп эшләнгән "Ерактагы йолдызым" фильмнарын күрсәтәчәк.
Моннан тыш, "Кара-каршы", "Мәдәният дөньясында" тапшыруларының да яңартылган чыгарылышларын күрми калмагыз. "Кара-каршы" өр-яңа форматта эшләячәк. Аны Фердинанд Сәлахов белән Гөлнара Сабирова алып барачак.
"Доброе утро!" да үзгәртеләчәк. Яңа сезонда алып баручылар парларын алмаштырачак. Әлеге иртәнге тапшыруны Ләйсән Дусаева Тимур Билданов белән, ә Алия Хөснетдинова Альберт Батанин белән алып барыр. Алсу Әбелханованың исә яңа партнеры барлыкка килер. Ул - Матвей Апросин.
Роза Әдиятуллина - яңадан экранда! Яңа сезонда ул кабат "Хәерле иртә!" тапшыруын алып бара.
Тапшырулар тәртибендәге безнең премьералар һәм үзгәрешләр барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килер дип ышанабыз."Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесен карагыз! Татарстандагы барлык үзгәрешләрдән дә хәбәрдар булыгыз. Татар мәдәниятеннән аерылмагыз!
--- |
Иң күп укылган
|