поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.05.2016 Җәмгыять

Хисаметдиновлар гаиләсе ни өчен борчыла?

“Хәзерге заманда балалар үстерүнең бер авырлыгы да юк, ә без сабыйларыбызны тәрбияләгән вакытларны искә төшерсәң, андагы юклык, хәерчелек”, - дип искә алырга яраталар өлкән буын кешеләре. Мин аларга: бала үстерү беркайчан да ансат булмаган, һәр заманның үз кыенлыклары, дип әйтер идем.

Камышлы районындагы Иске Усман авылында яшәүче Хәйдәр Ядкәр улы Хисаметдинов та минем белән килешкәндәй: "Шөкер, кибет киштәләре товардан сыгылып тора, тик аларны сатып алу өчен бик зур акчалар кирәк", - дип каршы алды.

- Авылларда күмәк хуҗалыклар гөрләп торганда ай саен алган алтмыш сум хезмәт хакына яшәп була иде. Ә хәзер алтмыш меңгә дә яшәп булмый. Өйләрне җылытыр өчен генә дә ай саен биш мең сум акчаны чыгарып салырга туры килә, - дип дәвам итте ул.
 
Авыл тормышы авыр булса да, Хәйдәр Ядкәр улы белән аның хәләл җефете Рәшидә Кәнзил кызы үзләренең дүрт балалары һәм оныклары Эмиль булган өстенә күптән түгел куеннарына тагын ике ятим баланы сыендырганнар.
 
- Гаиләбездә ир балалар күп, алар зур үсеп киләләр инде, кечкенә кыз бала сөясебез, тәрбиялисебез килгәнгә балалар йортыннан бала алырга уйладык. Ангелинаны энесе Ильядан аерып тормадык, бергә үсәрләр дип, икесен бергә үз гаиләбезгә кабул иттек, - дип аңлаттылар алар. Рәшидә ханым - бакчада пешекче, ә Хәйдәр төзүче булып эшли. Аларның уллары Ленар контракт буенча Чечняда хезмәт итә, Алинә улы Эмильне тәрбияли, уллары Артур Камышлыда һөнәр училищесында, ә Альмир мәктәптә укыйлар.
 
- Үз балаларыбызны үстергәндә, күп балалы гаилә буларак, беркайчан да бернинди ярдәм бирелмәде. Тик төпчек улыбыз Альмир тугач, ана капиталын алып, өй төзелешендә кулландык. Аннары тагын шуны әйтеп үтәсем килә: ятим балаларны алырга барырга җыенгач, хәбәр килде: үзебез белән аларга кием-салым алып килү турында, - дип сөйләделәр Хисаметдиновлар.
 
- Без акча кызганып тормадык, өр-яңа киемнәр күтәреп шунда юнәлдек. Биредәге сабыйларның өс-башларының начарлыгын күреп, исебез китте. Уйлап карасаң, бер баланы киендерер өчен генә дә күпме акча кирәк! Чөнки бер пар кроссовка бер мең сумнан артык, калган киемнәр тагын да кыйммәтрәк тора бит, - дип әйттеләр алар. Хисаметдиновларга бала тәрбияләгән хезмәтләре өчен аена өч мең сумнан артыграк акча түләнә, ә сабыйларның яшәү минимумы алты меңнән артык сум белән бәяләнә икән.
 
- Ай саен ике йөз сум пособие акчасын алырга теләсәң, өч ай саен күпме кәгазь тутырырга, нихәтле район белән авыл арасында чабарга кирәк, - дип борчылуын белдерде Хәйдәр әфәнде.
 
- Өстәвенә авылыбызда көннән-көн перспектива бетә бара. Биредә без үскәндә мәктәп гөрләп эшләп тора, татар телен укытуга сәгатьләр җитәрлек бирелә иде. Ә хәзер балаларыбызны автобус Яңа Усман авылы мәктәбенә ташый. Бик иртә алып китә, укулар тәмамлангач, кайтарып та куя. Биредәге башлангыч мәктәпнең гомере күпмегә кадәр дәвам итәр? Балалар бакчасында егермегә якын сабый тәрбияләнә.
 
Өстәвенә авырып китсәң, беренче ярдәм күрсәтергә медпункт та көненә берничә сәгать кенә эшли. Һәм элемтә үзәге дә шулай ук. Менә шулар борчый безне, - дип әңгәмәбезгә нокта куйды ул.
 
Хисаметдиновларның юкка гына эчләре пошмый икән шул. Сабыйлар кечкенә чакта әти-әниләре янында бәхетле, рәхәт тормыш кичерәләр. Бер танышым әйтмешли, ә мәктәп яшенә җиткәч, иртә таңнан торып, күрше авылга укырга йөри башлагач, менә шунда башлана инде дөнья мәшәкате! Иртән-иртүк башка районга эш белән барган вакытта асфальт юлдан каршыма килүче автобус тәрәзәсеннән йоклап барган сабыйларны күргәч, аларны кызганудан йөрәк кысылып куя. Ни генә әйтсәң дә, авыл тормышына игътибар бик аз бирелә башлады бит әле соңгы елларда. Иң кирәкле объектларны ябу киләчәктә авыл кешеләрен, барысына да кул селтәп, элеккеге зимагурлардай аркаларына биштәр асып, туып үскән нигезләрен ташлап, авылдан чыгып китүгә этәрмәс микән, дигән урынлы сорау туа минем башымда.
Иске Усман авылы, Камышлы районы.
 
Хәйдәр белән Рәшидә ХИСАМЕТДИНОВЛАР гаиләсе.

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 27.05.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»