поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.05.2016 Дин

«Мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел...»

Ислам динендә һәр йоланың, фарыз, җомга, бәйрәм һәм башка күмәк намазлар, шулай ук никах, исем кушу, мәет җирләү, Коръән ашлары, төрле мәҗлесләр үткәрүнең үз шарты, үзенчәлеге, тәртибе бар. Әмма бөтен җирлектә дә алар бертөсле үткәрелми.

Бер-береннән өч-дүрт чакрым гына ераклыкта утырган авылларда да төрлелек күзәтелә. Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, шуларны бер тәртипкә китерү максатыннан, дини стандартларга туры китереп, «Дингә өндәү нигезләре һәм имам вазифалары» дигән махсус китап һәм низамнамә чыгарган. Алар республика имамнарына җибәрелгән. Китапларны төзүдә актив катнашкан Казан шәһәре казые Габдулла Әдһәмов сүзләренчә, низамнамәдә никах бүлеге булмаганга күрә, хәзер ул кабат яңартылып, өстәмәләр белән чыгарга тиеш. Бу белешмәлекләр соңгы вакытта мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү-үткәрмәү кебек сорауларга да нокта куя.
 
– Безнең болгар бабаларыбыз исламны кабул итеп, үзләре өчен хәнәфилек юлын сайлап алалар. Ислам дине болгарларның дөньяга карашларын тамырыннан үзгәртсә дә, моңарчы яшәп килгән, ләкин шәригать кануннарына каршы килмәгән гореф-гадәтләр дә сакланып калган. Алар буыннан буынга, атадан балага күчә килгән. Ләкин Октябрь инкыйлабыннан соң, дини уку йортлары, мәчетләр җимерелеп, буынара бәйләнешләр әкренләп юкка чыкты. XX йөзнең 90нчы елларында дингә кайту рөхсәт ителгәннән соң, халык ислам диненең барлык агымнарын да үзенә сеңдерә башлады. Шунлыктан төрле шәргый хөкемнәр арасында, инану-инанмау мәсьәләләрендә низаг, гауга купты, – ди ул.
 
–Габдулла хәзрәт, иң күп бәхәс тудырган мәсьәләләрнең берсе – мәетнең өчесе, җидесе, кырыгы, елы мәҗлесләрен уздыру-уздырмау турындагысы. Аның турында Коръәндә язылмаган, диләр. Шул ук вакытта күп кенә дин белгечләре алар динебезне, милләтебезне саклап калуда мөһим роль уйнаганын әйтә.
 
– Кызганыч, кайбер төбәкләрдә бу гореф-гадәткә сугыш игълан итеп, хәтта: «Без үзебездә бу гадәтне бетердек», – дип горурланучылар да бар. Чынлыкта, мәетнең ашын уздыру ул бәлеш ашау гына түгел, мәетне искә алу, догалар уку. Дуслар, туганнар җыелган урын. Мәҗлескә килгән кеше догалар ишетеп кайтып китә. Диннән ерак торган кеше дә ислам дине турында мәгълүмат ала. Кемгәдер бу дингә якынаюга бер этәргеч тә булырга мөмкин. Шушы йолалар аркасында динебез сакланып калды да инде.
 
– Мәетнең халыкның үзара аны ничек җирләргә кирәклеге турында бәхәсләшеп, уртак фикергә килә алмауларын да көтеп ятканы бар, диләр.
– Районнарның берсендә булган ул хәл. Мәетне соңгы юлга озату тәртипләре белән бәйле хәдисләрдән дәлил эзләргә яратучы егетләрнең берсе вафат булганнан соң, дус-ишләре аны юып, кәфенләп, җеназа намазын укып, зиратка алып киләләр. Шунда аларның арасында күмү тәртибе буенча бәхәс чыга. Берсе: «Бу хәдистә тәртибе менә шулай аңлатыла», икенчесе: «Юк теге хәдистә тәртибе болай аңлатыла», – дип җавап бирә, ә мәет боларның иҗтиһадларының нәтиҗәсен көтеп ята. Нәтиҗәдә гомере буе мәетләрне озатып йөргән бабайны чакырмыйча, мәрхүмне күмә алмыйлар. Үзара бәхәс тудыра торган мәсьәләләр күп. Бер районда «Коръән ашы табынында булган ризыкны капларгамы, юкмы?» дигән сорау да зур гауга чыгарган. Җомга тәртибе буенча да бер катгый карар юк иде. Бер мәчеттә вәгазь сөннәт намазына хәтле, ә башкасында хөтбә белән бергә, сөннәттән соң укылып килде. Боларны яки икесендә шәригатькә туры килә дип танырга, яки берсен генә калдыру мәсьәләсе килеп туды.
 
Никах-талак мәсьәләләрен алсаң, боларында һәрберсе үзен белгеч дип саный. Шартларын, тәртипләрен тикшермичә, һәрбер килгән парга яки никах укый, яки шәригать алдында ир белән хатын булганны аерып җибәрә. Районнарның берсендә бер ирне, хәнәфи мәзхәбендә булганы өчен, бидгатьче дип гаеплиләр. Хатынына: «Синең никахың бу кеше белән дөрес түгел, ирең диннән чыккан», – дип башын әйләндерәләр.
 
Бүгенге көндә бу мәсьәләләрнең кайберәүләре вак, җәмәгать алдында искә алырлык түгел дә кебек, әмма, кызганычка, безнең арада болар төрле бәхәс, аңлашылмаучылык тудыра. Кайберәүләребез бер-берсен бу вак мәсьәләләр аркасында ваххабчылыкта гаепли. Шунлыктан әлеге гаугалы, катлаулы хәлләрне чишү максатыннан, Татарстан диния нәзарәте имамнар өчен «Дингә өндәү нигезләре һәм имамның вазифалары» исемендә дәреслек әзерләп бастырды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән, шул дәреслек нигезендә, голәмалар шурасы имамнар өчен низамнамә төзеде», – дип сөйләде безгә Габдулла хәзрәт.
 
Татарстан мөхтәсибләре бу низамнамәне үзләренең районнарында гамәлгә керткән. Мәхәлләләр үзләренең эшчәнлекләрен менә шуңа нигезләнеп алып баралар. Шул рәвешле әлеге низамнамә бик күп бәхәсләрне чишкән. Анда имам вазифасының бөтен нечкәлекләре ачыкланган, бәхәсләшерлек урын калмаган.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»