|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2016 Криминал
Казан эшмәкәрен үтерүдә шикле кеше тоткарланган (ВИДЕО)Казанда Завойский урамында 48 яшьлек ир-тны үтерүдә шикләнелгән зат тоткарланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә белдерделәр. Шаһитларны сораштыру һәм үтерүдә шикләнелгән затның машинасын эзләү буенча “Перехват” планын кертү нәтиҗәсендә 1968 елгы ир-ат тоткарланган. Агентлык әңгәмәдәше ачыклык керткәнчә, үтерелгән эшмәкәр һәм аны үтерүдә шикләнелгән зат 15 елдан артык таныш булганнар, элегрәк бергә бизнес белән шөгыльләнгәннәр, әмма бизнес таркалган. Соңгы вакытта тоткарланучы йөк ташу белән шөгыльләнгән һәм ай саен зур суммада кредит түләгән.
Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча тоткарланган зат үз корбанына акчалата яки эшкә урнашырга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Тоткарланган затның машинасында 350 мең сум, ә йортында тагын 1,6 млн сум акча табылган. Моннан тыш, ир-аттан үтерүдә кулланылырга мөмкин булган корал - «Стечкин» пистолеты һәм 270 кә якын патрон табылган.
Искәртеп үтик, кичә Казанның Завойский урамында 17 нче йорт подъездында, биредә яшәүче 48 яшьлек ир-ат үле килеш табылган. Ир-атның тәнендә 4 утлы корал ярасы булган. Бу факт буенча РФ ҖК 105 маддәсе 1 өлеше (“Үтерү”) билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Кичә язган идек: Тикшерү комитеты Казанда кеше үтерү факты буенча җинаять эше ачкан
Юлия РЕВИНА |
Иң күп укылган
|