поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.08.2009 Язмыш

САГЫНУЛАР ЯШӘТӘ, САГЫНУЛАР ЯШӘРТӘ

Ике ел элек газетабызда «Иманга кайту» дигән язмам дөнья күргәч, ул шактый резонанс тудырды, күпләрне кузгатты. Мин анда инде вафат булган, халкыбызга тугры хезмәт иткән, аны күтәргән, үзебез белән көн саен диярлек аралашып торган, хәтта бер табында янәшә утырып бер табактан ашаган җанга якын дусларыбыз – милләтебезнең асыл уллары һәм кызлары хакында онытмаска, аларны әледән-әле хәтеребездә яңартып, үзләренә булган сагыну хисләребезне белдереп тору турында язып чыккан идем.

Шул уңай белән вакытсыз китеп барган данлыклы милләттәшләребезнең исемнәрен искә төшердем. Ә алар йөзләп кенә түгел, меңләп исәпләнә. Әйе, татарның һәр улы, һәр кызы безгә кадерле. Аларның берсен дә онытырга, хәтердән сызып атарга хакыбыз юк. Укучыларыбызга рәхмәт, ул язманы зур дикъкать белән укыганнар һәм бүгенгәчә үзләренең мондый эчтәлекле хатларын юллап торалар. Ә алар газетабызда чыкмыйча калмыйлар. Иманым камил, иртәгә дә шулай булыр. Бер исем дә эреп, эзсез югалмас.

 

Сагыну – адәм баласы хәтеренең иң ачы вә иң татлы, иң сагышлы хиседер ул. Бөек Тукаебыз да бу сүзләрне тикмәгә генә үз шигыренә алып кермәгәндер.

 

Сагыну…

 

Алты дистәне тутырган гомер юлымда миңа бик күп яхшы кешеләр – алай гына да түгел, исемнәре илгә-көнгә танылган күренекле шәхесләр белән аралашып яшәү бәхете елмайды. Үзем дә каләм тибрәткән кеше буларак, миңа бигрәк тә каләм әһелләре – шагыйрьләр һәм әдипләр якын. Алар минем хәтер күгендә һаман да якты йолдыз булып балкып торалар.

 

1969 ел. 23 февраль. Уфада Башкорт дәүләт университетында укып йөргән чагым. Миңа төп-төгәл 20 яшь тулган көн. Шунда, көндезге 12ләр тирәсендә мин торган тулай торак бүлмәсенең ишеге ачылып китте. Моңарчы мин күреп белмәгән, инде шактый таушалган, йоны коелган карт мәчене хәтерләткән куян бүреген ике кулына кысып тоткан, инде зәмһәрир салкын кыш уртасында көзге юка пәлтәдән, пеләш башлы, какча-чандыр буйлы бер егет пәйда булды.

 

– Миңа Госман Зәйнетдинов кирәк иде, – ди.

 

– Ул мин булам.

 

– Ә мин Казаннан, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов булам. Әгәр ышанмасаң, мә бүгенге «Кызыл таң» газетасын кара.

 

Ә анда Уфада чыга торган бердәнбер татар газетасының 4 нче битен тутырып шушы егетнең бер кочак шигырьләрен биргәннәр. Сүз башын кем дисезме, Хәсән Туфан үзе язган.

 

Шул мизгелдә, шул сәгатьтә үк мин Мөдәррисне бөек дип кабул иттем.

 

Уртак телне тиз таптык. Без хәл-әхвәл белешеп, тылсымлы да, серле дә, изге дә шигърият турында сөйләшкән арада янә ишек ачылып китте. Бүлмәбезгә бер төркемдә укыган сабакташ кызлар килеп керде. Үзләре пешергән түп-түгәрәк бик зур тортларын өстәлгә куйдылар. Анда татлы, ап-ак крем белән мондый сүзләр язылган: «Шагыйрь Госманга – ХХ. Йөз яшә!»

 

Көтелмәгән бүләк.

 

Көтелмәгән кунак.

 

Сабакташларым да тиз арада Мөдәррисне үз иттеләр, яраттылар.

 

Ул көнне безнең бүлмә шигъри дулкында йөзде. Казан кунагы шигырь укып кинәнде. Һәрберсен яттан, чатнатып сөйли. Әйтерсең лә гомере буена сәхнәдә тәгәрәп үскән.

 

…Бер-ике сәгатьтән мәҗлес таралды. Хәзер нишләргә? Кунакны ничек сыйларга?

 

Шул мизгелдә Уфадагы татар яшьләренең бөек кумиры – Әнгам абый Атнабаев искә төште. Бәй, бүген аның да туган көне бит. Әй, яшьлекнең тиле юләрлеге. Хәзерге вакытым булса, ике аягымның берсен дә атламаган булыр идем. Кем инде, студент башы белән, шундый данлы шагыйрьнең туган көнендә өенә барсын.

 

…Әмма безне Әнгам абый белән сөекле хатыны Сәвия апа көтеп алынган иң кадерле кунаклардай кабул иттеләр. Мөдәррис Әнгам абый өчен ачыш булды. Бәлкем, бу очракта Хәсән аганың изге сүз башы да үзенең шифалы йогынтысын ясагандыр. Кичке 5тә барган идек без, иртәнге сәгать дүрттә генә аерылыштык.

 

Сәвия апа сыйны ташып кына торды. Өч ир заты – бөек Атнабай, бөеклеккә беренче адымын ясаган 22 яшьлек Мөдәррис һәм шагыйрьлеккә дәгъва кылучы 20 яшьлек Госман шигырь белән саташты, шигырь белән таңны каршылады. Менә шунда мин Рәсүл Гамзатовның «Шагыйрь шагыйрьгә – кунак» дигән сүзләренең асыл мәгънәсенә төшендем. Шагыйрь өчен шагыйрьдән дә кадерлерәк кунак юк. Мондый киң күңеллелек, кунакчыллык сирәкләргә бирелә. Ә Башкортстанның халык шагыйре Атнабай нәкъ шундый сирәкләрнең берсе – кабатланмас шәхес иде.

 

Без Атнабайлардан 5-6 чакрым ара узып, тулай торакка җәяү кайттык. Бүрек-бүрек булып, өеп-өеп кар ява иде. Мин Казанга күчеп килгәч, 1973 елның гыйнварында Мөдәррис дустым миңа багышлап мондый шигырь язды:

 

Син Уфаны сагынам, дисең,

Мине таңга калдырасың.

Ә чынлыкта шунда узган

Көннәреңне сагынасың.

…Ничек кеше үз Уфасын –

Үз яшьлеген сагынмасын?!

 

Әйе, мин Уфаны да, миңа һәрчак: «Нихәл, кече мыек?» – дип эндәшкән олы мыеклы олуг шагыйрь Әнгам аганы, чордашым Мөдәррис Әгъләмне сагынам.

 

Сезнең дә сагынган кешеләрегез күптер. Языгыз безгә шул хакта.


Госман САДӘ
Шәһри Казан
№ 152-153 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»