|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2016 Криминал
Исерек ир кибеттә 2 яшьлек баланы үтерә язган (ВИДЕО)Инцидент Мәскәүнең Бибирево районында урнашкан "Пятерочка" кибетендә була. Исерек ир-ат кибетнең сакчысы белән сугышмакчы була: өстәлләрне аудара, йодрык белән кизәнә. Аннан тимер кәрзинне алып, бар көченә сакчы ягына ыргыта. Ләкин кәрзин кибеткә әтисе белән килгән 2 яшьлек балага эләгә. Килгән ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы аны хастаханәгә озатырга мәҗбүр була. Бәрелүдән баланың маңгае җәрәхәтләнә.
Тәртип бозучы исерекне тоткарлаганнар. Хәзер тикшерү эше бара. Аңа карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин, дип яза SearchNews.
--- |
Иң күп укылган
|