поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
18.05.2016 Ир белән хатын

Хыянәтнең була төрлесе...

Картаймыш көнеңдә үт­кән тормышыңдагы гө­наһ­ларыңны тышка чыгарып, ничектер тынычланып калу теләге дә бар­лык­ка килә икән. Ә адәм баласының гөнаһы, һай, булмый каламы соң инде?! Элекке заманнарда авылда яшәүче татарларның беркайчан да үбешмәгәне (ир белән хатыннан кала – хәер, әле алай дисәм дә, әти белән әниемнең берсен-берсе үбеп алганын күргәнем булмады) бүгенге яшьләрнең кайбер­ләренә мәгълүм дә түгелдер.

Ул гынамы, татар хатыннары беркайчан да бәйрәм табынына ирләре белән бергә утырмады. Ә инде аш китер­гәндә яки өстәлдәге буш тә­линкәләрне җыештыр­ганда авызын яулык очы белән кап­лап, хәтта иренә дә пышылдап кына эндәшә иде.

Украинада кунакта
 
Әнә шундый бик кырыс мохиттә тәрбияләнеп, хәрби училищены тәмамлагач, хатыным белән бөтенләй үзгә мохиткә килеп эләктем мин. Сөеклемнең туып үскән ягына – Украина авылына беренче тапкыр кунакка кайткач, ата – кызны, ана улны бел­мә­гәндәй, җае чыккан һәм чыкмаган саен һаман чуп-чуп үбе­шүләрен күреп хәйран калдым. Мине дә үптеләр. Тик минем, “җавап йөзеннән”, яңакларына иреннәремне тидерер-тидермәс, авылча кыюсыз үбүем генә яңа ту­ганнарымның күбесенә ошамаган. Моны миңа туй көннә­рендә хатыным бик зур сер итеп колагыма пышылдап кына әйтте.
 
Ул чагында сөеклемнең туып үскән авылында әллә инде 60 градуска да җит­ке­реп ясалган көмешкәне зур кружкаларга тутырып, ничек итеп чөмергәннәрен күрсә­гез икән?! Кабымлыгы – украиннарның нәрсә булсын, әлбәттә, дуңгыз салосы!..
 
Җәен булды бу хәл. Ул як­лардагы табигатьнең матурлыгын күрсәгез! Хәлә­лем­нең туып үскән йорты янә­шә­сендә – кечкенә генә инеш. Шуның суында эреле-ваклы балыклар чупырдый. Тирә­сендәге агачлар куелыгында көне-төне сандугач сайрый. Хатыным теге серне чиш­кәннән соң мин дә башкалар кебек үбе­шә башладым. Биг­рәк тә балдыз белән, чөнки аның ире браконьерлар бе­лән төннә­рен балыкка йөри, ә көн­дез­ләрен көмешкә эчеп йоклый.
 
Бервакыт көндез печән сараенда ял итеп ятканда чибәрләрдән-чибәр шушы балдызымның яныма килеп елышканын тоймый да калдым. Гүя бөтен күзәнәк­лә­реннән бөркелеп торган шу­ның кадәр кайнарлык ир ке­шегә ничек тәэсир ит­мәсен?! Шашкын хисләр әсирлегендә икәүдән-икәү калдык...
Ире белән инде байтак еллар бергә яшәсә дә, бала табу кадәрен әле һаман хыялында гына йөрткән балдызым бер көнне, җаен туры китереп, миңа үзенең йөккә узганын әйтте. Шатлыгыннан ни эшләргә белми. Миңа исә бу яңалык аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. 
 
Ике тамчы су
 
Шулай итеп, чираттагы ялыбызны бик шәп уздырганнан соң хатыным белән Ерак Көнчыгышка кайтып киттек, ә алар әтиләренең йортында калды. Тупырдап торган ике малай бер-бер артлы дөньяга килгәч, хатыным белән сеңлесе берсен-берсе бик озак котлашты. Улым үземә бик охшаш, балдызымның малае да шундый ук булып чыкса, мин әйтәм... Дөнья­ның асты-өскә киләсен көт тә тор! Улым белән ике тамчы су кебек охшашлыгыбызны бераз гына булса да яшерү өчен сакал-мыек җибәрдем. Әле ярый, чит илдә хезмәт итү өчен очрак­лы гына контракт китереп тоттырдылар. Шулай итеп, гаиләм белән 6 елга чит җирләргә чыгып киттек. 
Ирексездән, Лев Толстой әсәрендәге Сергий атакай хәленә төшеп (хатын-кыз белән гөнаһ кылудан куркып, бармагын балта белән чабып ташлаган ич ул), 15 ел буе Украина якларына әйләнеп тә карамадым. 
 
Очрашу һәм аерылышу
 
Әмма бит дөнья түгәрәк. Ничек кенә качып йөрмә, исән кеше, бигрәк тә туганнар барыбер кайчан да булса бер очраша. Кызы гаиләсе белән балык тотарга киткән чагында хатынымның әти-әнисе мунчада ис тиеп үлгән. Ике малайның бер-берсенә охшашлыгын чамалауларыннан куркып, улымны калдырып, Ерак Көнчыгыштан хатыным белән генә әби-бабайны җирләргә кайтасы иттем. Сәбәбе дә бар – аңа имтихан бирергә кирәк.
 
 Сакал-мыек үземне танымаслык итеп үзгәртсә дә, хатын сеңлесенең малаен бер күрүдә үк озак еллар Украинага кайтмаска җан тала­шуымның сәбәбен аңла­ды. Чыннан да, бу малайлар­ның икесен бер табын янына утыртып куюның ахыры ни булып бетәсен чамалавы кыен түгел иде. Карт белән карчыкны җирләгәннән соң берәр атна узгач, нервыларын бераз тынычландыру өчен дә булса кирәк, балдызым гаиләсе белән балыкка китте. Кичен кайтырга тиеш­ләр иде, әмма болар юк. Күр­шеләренең машинасына уты­рып, эзләргә тотындык. Инде иртә белән үк бары­сының да су төбенә киткән­нәрен белеп, тораташтай басып калдык. Шулай итеп, тагын бер җирләү мәшәкате килеп чыгу аркасында чираттагы ялыбызны озынайтырга туры килде.
 
Бәланең ялгызы гына йөрмәвеннән куркып, самолетта очасы урынга, чит ке­шеләр борчымасын дип, ике кешегә 4 урынлы купе билеты алып, поездда кайтасы иттек.
 
Берьюлы биш туганын җирләгәннән соң хатыным­ның кайгысын печән сараенда кылган гөнаһым белән бер үлчәүгә сала-сала, вагон-рес­тораннан үлгәннәрне хрис­тианнарча искә алу өчен “кирәк-ярак” алып килдем. Каты көмешкәдән соң ресторан аракысы озак кына башка китмәде. Шулай да берникадәр вакыттан соң хәмердән бераз йомшарган хатыным: “Явызлыктан кылынмаган французларча хыянәтнең, файдасыннан кала, бернинди дә зыяны юк. Әмма безнең Россиядә башлыча явызлык белән хыянәт итеп, гаиләне таркаталар шул”, – дип куймасынмы!..
 
 Ә минем исә: “Әйе, хаклы син, бәгърем. Ә мин, җүләр, бу фаҗига белән чагыштырганда сукыр бер тиенгә дә тормаган юк-бар нәрсә өчен күпме еллар буе нервыларымны ашадым. Олы кайгы кечкенәсен баса, аягын кисәр алдыннан кеше теш авыртуы турында бөтенләй оныта шул”, – дип авыз эченнән генә мыгырданудан башка чарам калмады...

Локман ЗАКИРОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»