|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2016 Фаҗига
Яшен сугудан 50 кеше үлгәнБангладеш полициясе илдә ике көн эчедә 50 кешенең яшен сугудан үлүен хәбәр иткән. Аларның күбесе фермерлар. Яшен вакытында барысы да дөге кырларында эшләгән. Һәлак булучылар арасында футбол уйнаган вакытта яшен бәргән студентлар һәм манго җимешен җыйган яшүсмер дә бар.
Бангладешта яшеннәр - гадәти күренеш, тик быел алар аеруча көчле. Белгечләр фикеренчә, әлеге факт температура югары булу һәм урманнарны кисү белән бәйле булырга мөмкин, дип яза "Байрак".
--- |
Иң күп укылган
|