|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2016 Криминал
Прокуратура Татарстанда 14 яшьлек малайның үз-үзенә кул салуы турындагы эштә түрәләрнең һәм педагогларның хокук бозуын теркәгәнТатарстанда Кукмара районы прокуратурасы 14 яшьлек укучы малайның үз-үзенә кул салуы турындагы мәгълүматны тикшерү нәтиҗәләре буенча түрәләр гамәлләрендә хокук бозу булуын ачыклаган. Бу хакта вафат булган малайның әти-әнисенә юридик ярдәм күрсәтүче "Акцент" хокук саклау төркеме хәбәр итә. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре "Мәгариф турында"гы ФЗ 44 нче маддәсен бозып, малай белән профилактика эшләре алып бармаган, ә Олыяз авылы мәктәбе педагоглары аның шәхес үзенчәлекләренә һәм психологик хәлатенә вакытында анализ ясамаган. Тикшерүчеләр балигъ булмаганнар хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының вазифаи затлары гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли.
--- |
Иң күп укылган
|