|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2009 Җәмгыять
“БИK ИЗГЕЛЕKЛЕ УЛ”25 августта Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә 50 яшь тулды. Ул тумышы белән Питрәч районының Шәле авылыннан. Бүген туган нигезендә әнисе Миңниса апа төпчек улы Камил гаиләсе белән гомер кичерә. 8 августта ул да 80 яшьлек юбилеен билгеләгән. Өч ел элек Миңниса апа белән якыннан танышырга үзе янына кайтып килгән идем. Бу юлы телефон аша аралаштым. – Ни хәлләрдә яшәп ятасыз, Миңниса апа?
– Аллага шөкер, аякта йөрим. Насыйп булгач, сиксәнне дә тутырдым.
– Бу зур бәйрәмне ничек үткәрдегез?
– Коръән укыттык. Кызганычка каршы, Равилем янымда була алмады. Җәй уртасында котлап, бүләген тапшырып китте. Еш кайта алмый шул, елга бер генә туры килә.
– Улыгызның туган көне уңаеннан Мәскәүгә барырга теләк юкмы?
– Картайдым инде, ерак юлга чыга алмыйм. Элек аларда еш кунак була идем. Хәзер мәңгелек дөнья турында күбрәк уйланам.
– Ураза тотасызмы?
– Әйе.
– Хуҗалыкта мал-туарыгыз бармы?
– Авыл җирендә торгач, мал карамый булмый, әлбәттә. Һәр авыл кешесе кебек үгез, бозаулар асрыйбыз.
– Миңниса апа, ничә ел килен тәрбиясендә яшисез?
– 30. Өч балам, алты оныгым, дүрт оныкчыгым бар.
– Улыгызның туган көне уңаеннан аңа нинди теләкләрегез бар?
– Ходай Тәгалә хәерле гомер бирсен, сәламәтлеген кызганмасын. Хатыны белән тигез яшәсен, балаларының куанычын күрсен. Эш урынында дәрәҗәле хезмәт итсен дип, гадәти көндә дә гел теләктәмен. Бик изгелекле ул. Аның файдасын күп күрәм.
– Ярый, рәхмәт сезгә, Миңниса апа. Исән-сау торыгыз.
– Мине искә алуыгызга үзегезгә рәхмәт, балам. Эшләрегез уңышлы булсын!
* * *
2006 ЕЛДА БУЛГАН СӨЙЛӘШҮ
– Миңниса апа, Сез ике төрле исем белән йөрисез икән.
– Мулла кушкан исемем Миңсылу. Фәлән кешенең дә исеме Миңсылу дип, әти мине Миңниса дип йөртте. Шуннан авылдашлар да Миңниса дип әйтә башлады.
– Балачагыгыз ничек узды?
– Миңа бер яшь вакытта безне кулак дип санап Себергә җибәрделәр. Гаиләдә дүрт бала үстек. Мин – төпчек. 1939 елда Себердән кайттык. Татарча сөйләшә белмим. Монда бернәрсә калмаган, талап бетергәннәр. Шуннан “Транзит” дигән совхозда әти землянка төзеп куйды да, анда көн иттек. Безне санламадылар, гел начар эш бирделәр. Терлек алып кеше булгач кына кире туган авылга әйләнеп кайттык. Хәзер, Аллага шөкер, хаклыгыбыз өскә чыкты.
– Кайларда эшләдегез?
– Колхозда инде. Көндез урак урдык, төнлә көлтә керттек, үгез дә җиктек. Башкармаган эш калмады. Соңыннан 15 ел күн цехында эшләдем. Шуннан лаеклы ялга чыктым.
– Ирегез кем?
– Исмәгыйль исемле иде, шофер булып хезмәт куйды. Вафатына 11 ел инде. 45 ел бергә гомер иттек. Мине “әнкә”, “әби” дип кенә йөртте. Бик акыллы кеше иде. Урыны җәннәттә булсын.
– Ничә балагыз бар?
– Өчәү. Олы кызым Сәлимәгә 53 яшь. Шәледә яши. Икенче балам Равилем. Камил – төпчек. Бергә торабыз.
– Улыгыз Равил нинди?
– Кечкенәдән хезмәт сөйде, тәртипле булды. Нинди генә пычрак көндә дә аяк киеме буяп кайтмады. Аның аркасында авыл халкы мине олылый. Мәҗлесләрдә урын түрдән.
– Равил хәзрәт сез пешергән нинди ризыкны яратып ашый?
– Ит бәлешен. Алар кайтасы булса, табынымны алдан ук корып куям. Ул күп ашамый. Ике чынаяк чәй эчә.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|