поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.08.2009 Җәмгыять

ОНЫТЫЛГАН ЙОРТ

Казанның нәкъ үзәгендә, Петербург урамында яңа төзелеп килүче зур, яңа биналар янында бер агач йорт бар. Йорт та, капкалары да яшел төскә буялган, тәрәзә төпрләрендә гөлләр үсә. Казан уртасындагы йорт димәссең дә, авыл өйләреннән бер дә калышмый. Шуңа үтеп киткән саен игътибар итә идем, беркөнне кереп карарга булдым.

Тәрәзә шакыгач, бер татар апасы чыкты. Үзен Гөлшат дип таныштырды. Гөлшат апа тормыш иптәше белән әлеге йортта инде кырык елдан артык яшиләр икән. Йорт исә 1927 елга хәтле салынган булган. Элек  биредә Казан байлары яшәгән. Каршыда К. Маркс һәйкәле, уң ягында чиркәү булган. Ул тирәләрне еш кына су баскан. Казанның меңъеллыгы хөрмәтенә чыгарылган стена календарендә бу йорт күренеше бар. Анда чиркәү дә, һәйкәл дә, су басуы да сурәтләнгән. Йортның артында – тау өстендә Чекмаз йорты. Анда дүртенче номерлы мәктәп урнашкан. Гөлшат апа күп еллар шушы мәктәптә эшләгән.

 

Йорт тыштан гади авыл йортын хәтерләтсә дә, ул мин күзаллаган  ике бүлмәле авыл өе түгел икән. Гөлшат апалардан кала монда тагын ике гаилә яши. Йорт үзе элеккеге таш йортлар стилендә эшләнгән. Эчке яктан стеналары махсус катнашма белән тигезләтелгән. Биек түшәмле, сырлар төшерелгән бардюрлы, ишекләре дә үзенчәлекле. Гөлшат апаларның җиһазлары арасында Сталин вакытындагы сервант та бар хәтта.

 

Үтеп киткән саен, шәһәр үзәгендә мондый йортны тотуга түрәләр каршыдыр, монда яшәүчеләр үзләре генә йортны сүттерми торалардыр дип уйлый идем. Ни дисәң дә, яңа калкып чыккан күпкатлы биналар, фонтаннар янында авыл өе сәеррәк күренә. Тик ялгышканмын икән.  “Сүтәбез дисәләр, без ике куллап риза, – ди Гөлшат апа. – Казанның меңъеллыгына әзерләнгәндә, сүтәргә кирәк дип килгәннәр иде. Теләсәгез туганнарыгызга, теләсәгез балаларыгызга күченегез диделәр. Әйберләребезне дә җыеп куйган идек. Күченеп бетеп кенә булмады. Өйнең документларын югалтканнар икән. Улым БТИга барды, анда таба алмадылар. Шулай итеп,  калдык. Өй каршына юл салдылар – тимәделәр, өй артыннан су үткәрделәр – без барыбер яшәп калдык. Сүтәбез, үзегезгә фатир бирәбез дисәләр, без ике куллап риза”. Инде Казанның меңьеллыгыннан соң да шактый вакыт үтте, күрәсең, бу йорт турында шәһәр хакимиятендә онытканнардыр инде... 

 


Ләйсән САБИРОВА, КДУ студенты
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»