поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
26.08.2009 Шоу-бизнес

“ЭФИРДА БОРЧУЛАРНЫ ОНЫТТЫРАСЫМ КИЛӘ”

Медиа дөньясыннан да баерак, катлаулырак, кызыграк һәм мавыктыргычрак нәрсә бар микән? Бу өлкәдә купме шәхесләр танылу алды, остарды. Бүгенге әңгәмәдәшем - «Яңа Гасыр» радиосы алып баручысы Ришатны да алар сафына кертеп булырмы – юкмы монысын вакыт күрсәтер. Ярты ел элек ул «Яңа Гасыр» уздырган кастингта иллеләп дәгъвачы арасында беренче булды. Ришат КХТИда нанотехнологияләр һәм нефтехимия факультетында өченче курста белем ала, “Рубин” футбол командасынын жанатары, позитив егет hэм джентельмен.

– Ришат, тавышың бик аһәңле. Алып баручы ролендэ узеңне ничек хис итәсең?

 

– Тавыш өчен Әти белән әнигэ рәхмәт. Кубрәк әтигә. Ә эшем бик ошый! Тыңлаучылар белән аралашканда үземне иркенрәк тотарга ияләштем кебек.

 

– Беренче эфирыңны хәтерлисеңме? Радиода эшләунең синен өчен нинди авыр яклары бар?

 

– Әлбәттә хәтерлим. Гыйнвар башында иде ул. Беренче тапкыр куркытты инде. Тавыш та, куллар да калтырады. Бер сәгать эфир алып баргач шок хәлендә идем, ике чокыр кәхвә эчтем. Моннан соң радиода эшләргә теләгем көчәйде генә. Хәзер Иртә торырга да авырсынмыйм, кич белән дә эшкә рәхәтләнеп киләм. Монда кәефнең роле бик зур. Начар кәеф булса, ул эфир артында калырга тиеш. Син эфирда бер кайгысыз, башкаларны кайгыртучы, шат күңелле, төпле фикере, яхшы җырлары белән сөендерә торган кеше булырга тиешсең. Һәрхәлдә шуңа ирешергә телим.

 

– Узең нинди көйләр, җырлар тыңлыйсың?          

 

– Төрле. Ул классикадан алып металл һәм авыр рокка кадәр булырга мөмкин.

 

– Үзең эшли торган коллектив турында нәрсә әйтә аласың?

 

– Бу минем өчен беренче хезмәт урыны. Монда укмашкан, бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер коллектив, гомумән, бик сирәк була. Мәсәлән, баш мөхәррир Илнур Фәйзрахманов белән пиар белгеч Алсу Исмәгыйлева радио өчен тау кебек торырга әзер. Алып баручылар да шулай ук.

 

– Тыңлаучылар белән эфирдан кала ничек аралашасың? Бәлки, хатлар киләдер узеңә?

 

– Хатлар күбрәк интернет аша инде. Кызлар шактый яза.  

 

– Ә синең аларга карата нинди таләпләрең бар?

 

– Чибәр, акыллы, начар гадәтләре булмаган кызлар ошый. Тәмәке тарткан кызлар янына килә дә алмыйм. Шулай ук алар үз үзләрендә бикләнгән булырга тиеш түгел, дөньяга ачык булырга тиеш. 

 

– Чын егет нинда була?

 

– Кыю булырга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тиеш.

 

– Өйләнергә кайчанрак уйлап торасың?

 

– Ууу… Уйлаган да юк әле. 24-25 яшьтә дип уйлыйм. Соңга да калырга ярамас, алайса нинди кыз туры килер шуңа өйләнеп куярга мөмкин бит.

 

– Ничегрәк ял итәргә яратасың? Спортка карашың?

 

– Компьютерда башны эшләтә торган уеннар уйнап алырга, дуслар белән табигать кочагына палаткалар белән шашлыкка чыгарга яратам. Футболны кечкенәдән яратып уйнап үстем, ә хәзер вакыт җитеп бетми.

 

– Синең яраткан сүзең яисә гадәтең бармы?

 

– Яраткан сүзләр алмашынып тора инде алар. Паразит кушымча -дагын, -дәген бар, бигрәк тә радиода ул булмаска тиеш. Тагын китап укырга һәм ике аякны урындыкка куеп утырырга яратам.

 

– Ришат, синең дингә карашың нинди?

 

– Аллага бик ышынам. Дини гаиләдә үстем. Кечкенә чакта тәрәвих намазларына йөрдем. Минем әбием бик күп догалар белә, Коръән укый. Һәрбер мөселман кешесе намаз укырга тиеш. Баланы җиде яшьтән намазга бастырырга кирәк, ә басмаса кыйнап бастырырга. Чөнки бала шул яшеннән урамда көне буе чабып йөрергә тиеш түгел, ә акыл тупларга тиеш.

 

– Кемгә нинди теләкләрең бар, рәхим итеп тапшыр.

 

– Мине тәрбияләп устергән гаиләмә рәхмәт әйтәм, алар алдында баш иям! «Яңа Гасыр»ны тыңлаучыларга – сәламәт булсыннар, безнең белән бергә яхшы кәеф дулкынында булуларын теләр идем. Композитор hәм җырчыларның оригиналь булуларын, телим. Сыйфат, үзенчәлеклек беренче планда булырга тиеш. Альтернатив юнәлешләргә дәүләт тарафыннан игътибар бирелсен иде.

 

“Яңа гасыр”да әйтүләренчә, тыңлаучылар беренче көннәрдә көр, күкрәктән чыккан тавышны ишетеп сәерсенеп тә калганнар. Чөнки соңгы өч елда бу алып баручылар сафының беренче яңаруы. Икенчедән эфир бүреләренә әйләнгән алып баручы хезмәттәшләре белән дә чагыштыра бит әле тыңлаучы яңа кешене. Инде ияләшү айлары узган. Бүген тулы куәткә әшләү вакыты. Берникадәр тәҗрибә бар. Ә өйрәнәсе нечкәлекләрнең әле иге-чиге юк. Чөнки һәр көнне радиога тыңлаучылар өстәлеп тора. Ә аларның кырыкмаса-кырык соравы, үтенеч-мөрәҗәгате бар. Тагын бер момент: “Яңа гасыр” радиосы тыңлаучысы үтә дә таләпчән, зыялы ул. Сынатырга ярамый.  

 


Эльза ШӘФӘКЪ
Болгар радиосы
№ --- | 26.08.2009
Болгар радиосы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»