|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2016 Фаҗига
Чистайда көймәләре капланып югалган дүрт кешене эзләү нәтиҗәләр бирмиТатарстанның Чистай районында 10 майга каршы төндә югалган кешеләрне - өч ир-ат һәм бер балигъ булмаган кызны эзләү дәвам итә. Хәзерге вакытта югалганнарны эзләү зонасы киңәйтелгән. "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, барлыгы акваториянең 240 кв км ы, 120 км яр линиясе тикшерелгән. "Эзләү эшләрендә 29 берәмлек техника, шул исәптән 21 көймә һәм 77 кеше, шул исәптән коткаручылар, волонтерлар, югалучыларның туганнары һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең штаттан тыш хезмәткәрләрләре җәлеп ителде", - диде агентлыкның әңгәмәдәше.
Искәртәбез: фаҗига 9 майда Кубас авылы янында Чулман елгасында була. Көчле дулкыннар нәтиҗәсендә моторы сафтан чыккан көймә әйләнеп каплана. Анда булган биш кешедән 1990 елгы бер кыз гына исән кала. Аны 10 май иртәсендә судан балыкчылар чыгара. Тагын дүртесе - 1983, 1987 һәм 1992 елда туган өч ир-ат һәм 16 яшьлек кыз хәбәрсез югалган санала.
Кичә язган идек: Татарстанда коткаручылар дүрт кешене эзли
Юлия РЕВИНА |
Иң күп укылган
|