поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
13.05.2016 Җәмгыять

«Яп-яланаяк!.. Алмагач чәчәк аткан бит!»

Авылда эш бетми инде ул. Яз җитсә, бигрәк тә. Мал-туарың булмаган хәлдә дә, кыш буе чүпләнгән ишегалдын тазартырга, бакчаны тәртипкә китерергә, киртә-кураның купкан җирләрен ныгытырга, тагын әллә нәрсәләр эшләргә кирәк. Менә шулай бөтерелеп йөрисең-йөрисең дә караңгы төшкәч кенә өеңә кереп, иркен тын аласың, эсвижий гәзит-журналларга күз саласың һәм андагы чәчәкләр сурәтен күрүгә, бот чабып куясың: «Яп-яланаяк!.. Алмагач чәчәк аткан бит!»

Ихатага чыгып, бакчага күз саласың – чынлап та шулай. Шау чәчәктә утыралар. Ә син... көне буе шул бакчада бөтерелеп йөреп... шул чәчәкләрне күрмәгәнсең. Моның төрле вариантлары булырга мөмкин. Үләннәр шытканын күрми каласың... Яфрак ярган чакны... Чәчәк аткан мәлне... Ләкин шунысы бәхәссез: чәчәкләрне күрер өчен, чәчәкләр булу гына җитми.
 
 
Үз башымнан үткәнгә әйтүем. Инәй авылда яшәгәч, җәйге ялларны гел авылда уздыра торган идем. Печәнен әзерләп китәргә кирәк, утынын хәстәрләргә, абзар-курасын ныгытырга. Иртә-таңнан кара төнгә кадәр чабасың – эш бетми... Эш бетми – отпускы бетә. Табигатьнең, авылның, җәйнең матурлыгы турында башыңа да кереп чыкмый. Авылның матурлыгын авылда яшәгән кеше күрми аны. Озын ялга кайткан кеше дә күрми, чөнки ул шушы вакыт эчендә фәлән-фәлән эшләрне эшләп бетерәм дип кайта. Ул матурлыкны күрү өчен бер генә көнгә, фәкать ял итү, кунак булу өчен генә кайтырга кирәк.
 
Тик без алай итә алмыйбыз. Без – эшем ияләре. «Әнә фәлән кешенең балалары кайтты да көне буе урманда яттылар да китеп бардылар. Инәләре, бөкрәеп, бакча утый», – дип сөйләячәк авыл халкы да. Без шуңа күнеккәнбез, тормышны кабул итү рәвешебез шундый.
 
Югыйсә берәр көн урманга чыгып ял итеп, хозурланып кайтканнан гына дөньяның бер чите дә кителеп төшми инде. Башын күтәрмичә җәй буе бакча утаган кеше дә, яшелчә-җимеш сатып, миллионер булмый. Рухи байлыгы да әллә ни артмый торгандыр. Моны хәтта ходай да хупламыйдыр. Теге дөньяга баргач: «Әнә мин синең өчен матур чәчәкләр үстердем, табигатьнең һәр мизгелен син соклансын өчен гүзәл иттем. Син аларны күрдеңме, сокландыңмы?» – дип сораса, ни дип җавап бирерсең? «Юк шул, алла бабай, минем алабута тамыры белән кәтмән сыртыннан башка нәрсә күргәнем булмады...» – диярсеңме. Шулай булгач, гомере буе җиргә туңкаеп яшәгән кешенең ходай каршысында да әллә ни пачуты юктыр ул.
 
«Җиргә туңкаю» дигәнем әле сүз авыл турында барган өчен генә. Шәһәр кешесенең дә хәле шундый ук. Анда чапкан була, монда чапкан була. Эше уңса, тагы да дәртләнебрәк чаба, тотып тыярлык булмый. Эше уңмаса, «болай килеп чыкмады бит әле, ныграк тырышырга кирәк бугай», – дип, тагы да тырышыбрак чаба. Берничек тә туктатырлык түгел. Туктатам дип каршы төшә күрмә – сытып, таптап, изеп китәчәкләр. Алай булмаган хәлдә дә кешенең эшенә аркылы төшәргә, аяк чалырга тырышучы дошман кебек күренәчәксең.
 
Ни өчен чабасың? Нәрсәгә кирәк ул?
 
Без, гадәттә, гаиләне аякка бастыру өчен, балалар нужа күрмәсен өчен, дип җавапларга яратабыз. Тик ни өчендер гаиләңә синең күзең тонып чабуың түгел, ә бер җылы карашың, вакытыңны алар белән үткәрү, һич югында берничә сәгать гомереңне аларга багышлау кирәк булып чыга. Балаңа да шулай. Ара-тирә башыннан сыйпап узу, аның ни әйткәнен ишетү, кирәк чакта юньле киңәш бирү. Тик безнең моңа вакытыбыз юк. Без аларны ишетмибез, күрмибез. Кирәкми дә.
 
Асылда, без башкалардан кимрәк күренмәү өчен, хәтта уздырып җибәрү өчен тырышабыз. Үзебезнең бердәнбер һәм кабатланмас икәнебезне исбатлау өчен. Гади кешеләрне узып китсәк, байлар белән ярышабыз, байларны узып китсәк, миллионерлар арасына килеп керәбез, алардан ким күренмәскә тырышабыз, аларны узып китсәң, миллиардерлар белән ярышасы, аннан тагын... Мондый узышның чиге дә, чамасы да юк. Аннан бары тик үлем, чир һәм бәхетсезлек кенә коткарырга мөмкин.
 
 
Һәм гүзәллек. Җиргә туңкайган яки озын акча койрыгына карап чапкан җиреңнән бер генә мизгелгә тукта да... чәчәкләргә күз сал... җил авазын ишет... йолдызларга кара... Кем генә булсаң да, нинди генә булсаң да, тирә-ягың тулы гүзәллек. Син беркайчан да кабатлый алмаслык гүзәллек. Аны кабатларга кирәкми дә. Күрергә һәм сокланырга кирәк. Соклана алган чакта син үзең дә шушы гүзәллекнең бер өлеше. Һәм онытма, гүзәллекне күрә белмәгән күзләрдән дә зәгыйфь нәрсә юк.
 
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 12.05.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»