поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.05.2016 Фаҗига

Татар авылы су астында калды

Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Тугыз авылы су астында калды. Меңгә якын татар йорт-курасыз калды. Алар җирле ха­кимияткә өмет итә, әмма ярдәмне Казаннан да көтә. Бүген Татарстан башкаласында “Яр­дәм”, “Мәр­җани”, “Иман нуры” мә­четләре авыр хәлдә калган мил­ләттәшләргә гуманитар ярдәм җыю эшен башлады. “ВТ” Тугыз авылында яшәүчеләр белән элемтәгә кереп, хәлләрен белеште.

“Дөньяның бетүе шушыдыр...”

Тугыз авылы Агыт елгасы буенда урнашкан. Авылда 319 хуҗалык исәпләнә, 964 кеше гомер кичерә. Кемдер нефтьче булып вахтага йөри, кемдер мал-туар белән шөгыльләнә. Җәй җитте исә мүк җиләге, чикләвек, гөмбә җыеп, аны сатып кәсеп итәләр. Кайбе­рәүләр балык тотып сату белән шөгыль­ләнә. Авылның мәктәбе, балалар бакчасы бар. Әмма гөрләп торган авыл халкы бүген кайгыда. Елга суы, 8-9 метрга күтәрелеп, ярыннан чыккан. Тугыз авылында 158 өй су эчендә утыра. Аннан да кала 93 өйнең җир кишәрлекләрен, ишегалларын су баскан. 53 кеше мәктәп интернатында көн күрә. Калганнар – туган-тумачала­рында.
 
Агыт елгасының ярдан ташуы 13 апрельдә башланган. Башта артык хәвефле булмаган, халык та су күтәрелү зыянга булмас дип ышана, шуңа алдан чарасын да күрмәгән. Әмма табигать кенә кешеләрнең өметен акламый: су тәүлек саен 60-70 сантиметрга күтәрелгән. Шуның аркасында халыкның күпчелеге өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган.
 
“Алдан кисәттеләр-кисәтүен. Авыл җирлеге суга якын булган йорт хуҗаларына су күтәрелергә мөмкин дип әйткән, әмма бу кадәр булыр дип алар да күз алдына китермәгәннәр. Дөньяның бе­түе шушыдыр, мөгаен. Су астында калды авыл. Бик куркыныч хәл, – дип сөйләде безгә бу авылда яшәүче Әмина Фәттахова. – Минем йорт авылның читендә урнашкан, елга ерак. Әмма су хәтта минем өйалды баскычына кадәр җитте. Ке­шеләр­нең хәл­ләре авыр. Мәчет су эчендә, йорт­лар яшәрлек түгел, тәрә­зәләргә кадәр су. Кешеләр өйдәге әйберләрен чыгарып бетерә алмады. Ничек чыгарып бетерсен дә кайда урнаштырсын ди ул аларны?! Өйдәге кием-салым, урын-җир, йорт җиһаз­лары юкка чыкты. Йортлар эчен­дәге мичләр җиме­релә башлады. Су коймаларны да агызып китте, кышка дип әзерлән­гән утыннан да колак кагучылар күп. Малларга да авыр булды. Кешеләр сыер-сарыкларын урманга чыгарып җибәрде. Су булмаган җирдә яшәп торсыннар, диделәр. Әмма аларның кайсылары исән, кайсылары инде үле килеш табылды. Аюлар да, бүреләр дә бар бит бездә. Җанварлар ашап бетергән.
 
Халык өйләрендә ашарга пешерә алмый, аларга мәктәптә ризык әзерлиләр. Эчәр су белән дә кытлык. Күрше авылдан китерәләр, анысы да – техник су. Эчәргә ярак­лысын кибеттән сатып алабыз. Алай бәяләрен күтәреп хәрәмләш­миләр. Медицина хез­мәткәрләре борчыла. B гепатиты чире таралырга мөм­кин дип сөйлиләр, вакцина кадыйлар. Мондый вакытта туберкулез чире дә бик тиз тарала дип куркыталар. Дарулар бар диләр”.

Барысы да ярдәмгә мохтаҗ
 
4 майда су азмы-күпме китә башлаган, 20 сантимерга кимегән. Өйләрендә су идәннән 5 санти­метр­га күтәрелгәннәргә 50 мең сум биреләчәк дигән хәбәр булды. Бу эш берникадәр башкарылган да. Тугыз авылындагы су басуны видеога төшереп, интернетка соңгы хәбәрләрне элеп баручы укытучы Фәрхәт Сәгыйров халык­ның күп­челеге ярдәмгә мохтаҗ дип сөй­ләде безгә. 
“Мин гаиләне, су килүен күргәч үк, күрше авылга илттем, үзем монда калдым. Безнең өйне дә су бас­ты. Авыл Атлантида кебек. МЧС кешеләре гел монда. Алар ярдә­мендә өйдәге җиһазларны түбәгә күтәрдек. Кешеләр матди яр­дәм­сез калмасын иде. Бу бит – коточкыч хәл. Кешеләр аннары ничек яшәр? Матди ярдәмсез калдырмаслар дип ышанабыз. Көн саен кибеткә икмәк алып киләләр. Күрше авылларга йөри торган юллар да, ниһаять, ачылды. Моңа кадәр анысы да су астында иде. Дөнья белән элемтәләр өзелгән иде. Су басудан килгән зыян күләме әлегә билгеле түгел. Аннан соң һәркемгә ярдәмнән өлеш чыгарырлар дип уйлыйбыз”, – диде ул безгә.
 
“Бу афәт нинди гөнаһлар өчен килде?”
 
Тугызны моңа кадәр дә су бас­кан. Әмма 1999 елда зыян ул кадәр зур булмаган. Ул вакытта авыр хәлдә калучыларның һәрберсенә 820 сум акча биргәннәр. Агыт елгасының Вагай елгасына кушыла торган өлеше чистартылмаганга, су баскан дип аңлатканнар. Шун­нан соң  Агыт елгасы  ике тапкыр чистартылган. Әмма бу юлы чыккан афәтнең сәбәбен аңлатучы әлегә юк, соңрак нәтиҗә ясалыр. Шулай да татар авылының ике тапкыр су астында калу очрагы уйланырга да мәҗбүр итә. Тугыз авылы су астында калу турында чаң сугучы – Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Мөнирә Сәгыйдул­ли­на. Ул, ярдәм сорап, Татарстан Пре­зидентына да, Төмән өлкәсе губернаторына да хат язган. Владимир Путинга да мөрәҗәгать ит­кән. Шун­нан соң гына Төмән өл­кәсе түрәләре кымшана башлаган.
 
“Туган төбәгем Вагай районындагы Тугыз авылы су астында калды. Монда минем нәсел чылбы­рының очлары бәйләнгән, туганнарым гомер итә. Балачакта авыл урамнарында уйнап үстем, печән чаптым, җиләк җыйдым. Һәм шушы авыл су астында. Мин аларга ярдәм итү теләге белән янып-көеп йөрдем. Ничек ярдәм итим, ничек бу афәттән коткарыйм? Шактый уйланырга туры килде: ни өчен, нинди гөнаһлар өчен тугызлыларга мондый афәт килде? Аллаһы Тәгаләнең бу сынавы тиккә тү­гелдер. Димәк, уйланыр чак җитте. Уйлашыйк, иманга килик, башларны сәҗдәгә иеп, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйк. Бу афәттән гыйбрәт алыйк. Авылда эчкечелек, фахи­шәлек, угрылык киң таралды. Татар авылы була торып, дуңгыз асраучылар булды. Ә бит авылда Астана дигән изге урын да бар. Дуңгыз нәҗесе аларның да, дин тоткан бабаларыбыз күңелен дә рәнҗеткәндер, мөгаен. Хәзер халык Алланы да, мулланы да танымый, санашмый. Зинһар, Ходайга сыеныйк, иманлы булыйк, якташлар!” –  дип өзгәләнә Мөнирә һәм бүгенгә кадәр Татарстан халкыннан милләттәшләргә ярдәм итүне сорый.
 
Тугыздагы хәлләрне күрер өчен кичә, ниһаять, өлкә губернаторы да килгән. Халык авылны күчереп утырту мәсьәләсен дә күтәргән. Губернатор мәктәпне яңа урынга төзергә ярдәм итә­чәген, күчәргә теләүчеләргә ташлама белән агач биреләчәген вәгъ­дә иткән. Шулай ук авыл эчендә юл тәртипкә салыныр дип өмет­лән­дергән. Тугызларга эчәр су, озак саклана торган ризык кирәк, су басудан зыян күргәннәр шулай ук балалар киемнәренә, урын-җиргә бигрәк тә мохтаҗ. Ярдәм кулын сузам дигән кешеләр колагына: тугызларга гуманитар ярдәмне Бөтен­дөнья татар конгрессы (Казан, Карл Маркс ур., 38/5 нче йорт), “Ярдәм” мәчете (Казан, Серов ур., 4а йорт, тел.: 223-03-59), “Мәр­жани” мәчете (Казан, Каюм Насыйри ур., 17нче йорт, тел.: 293 36 86), “Иман нуры” мәчете (Казан, Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 нче йорт) туплый, мөмкинлекләре булганнар аларга мөрәҗәгать итә ала.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»