|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2016 Яңа китаплар
Балалар бакчасында түгәрәкләр«Ак Бүре» нәшрияты балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм түгәрәк җитәкчеләре өчен «Балалар бакчасында түгәрәкләр» дигән китап бастырып чыгарды. Әлеге җыентыкта бию, театр, әвәләү, комда рәсем ясау, оригами, аш-су әзерләү серләре һ.б. бик күп кызыклы темалар тәкъдим ителде, һәр түгәрәкнең перспектив-тематик планы, конспекты бирелде. План-конспектларның барысы да ФГОС нормаларына нигезләнеп эшләнде. Әлеге китап тәрбиячеләргә, түгәрәк җитәкчеләренә методик ярдәмлек буларак нәшер ителде. Җыентыкның фәнни җитәкчесе – гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган тәҗрибәле методист Кафия Вәлиевна Закирова. Авторлары – түгәрәкләрне үз эшчәнлекләрендә практик яктан сынап, тикшереп караган сәләтле тәрбиячеләр. Түгәрәкләрнең мондый перспектив-тематик планнары һәм конспектлары татар телендә беренче тапкыр дөнья күрә. Аларны түгәрәк җитәкчеләре дә, төркемнәрдә тәрбиячеләр дә куллана ала.
--- |
Иң күп укылган
|