|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2016 Криминал
Баланы үтереп, башын кискән няня әлеге гамәленең сәбәпләрен атаган (ВИДЕО)Ерткычларча җинаять Мәскәүдә булган иде: әти-әнисе эшкә киткәч, няня баланың башын кисеп, 20 минут чамасы урам буйлап йөри... Видеоязмада Үзбәкстаннан килгән хатын бу гамәлен Сириядәге атышлар өчен үч алу дип аңлата. Кечкенә баланы ник үтерүе турында сорагач, ул: “Үч алдым..., кемдер кан түгә, самолетлар белән бомбага тота. Ни өчен мөселманнарга бомба атасыз? Аларның да яшисе килә...”, – ди. ИГИЛга кушылырга теләр идеңме дип сорагач: “Белмим. Мин анда яшәргә теләдем, битне ябып йөри торган мөселман шәһәрендә яшисем килде”, – ди. Ул шулай ук үтерелгән кызчыкның инвалид булуын, эпилепсия белән авыруын сөйли. Баланы күптән үтерергә карар кылуын әйтә: “Бер ай элек уйладым. Тегендә бомба атуларын күрдем...” Кызчыкны “Аллаһы Тәгалә үтерергә кушты”, - ди.
Хатынның сөйләме гел өзелә, җәмләләре ахыргача түгел, яки ул сүзләрне бик әкрен, үзенә ишетелерлек итеп кенә әйтә.
Кансыз няня 1977 елда туган. Хөкем ителгәне булмаган, урта белемле. 16, 19, 20 яшьлек өч улы бар, дип яза "Әлмәт таңнары".
--- |
Иң күп укылган
|