поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.05.2016 Криминал

Мәете Ютазы районы трассасында табылган хатын-кызны үтерүдә шикле адәмне Анапада тоткарлаганнар (ВИДЕО)

Татарстан полицейскийлары мәете быел 30 мартта республиканың Ютазы районында Дөм Тамак авылыннан 200 м ераклыкта табылган хатын-кызны үтерүдә шикле адәмне тоткарлаган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте бу хакта ачыклык керткәнчә, экспертлар хатын-кызның шуңа кадәр 2 ай элек үтерелгәнлеген ачыклаган. Аның башына авыр металл әйбер белән сукканнар.

“Татар-информ” МА алдан белдергәнчә, әлеге очрак буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше буенча (“Үтерү”) җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьне ачуга ярдәм күрсәтү өчен, Ютазы районына ТР буенча ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү бүлеге идарәсе хезмәткәрләре җибәрелгән. Үтерелгән хатын-кызның кемлеге тиз генә ачыкланмаган: аның үзе белән документлары булмаган, бармак эзләрен чагыштырып карау да нәтиҗә бирмәгән. Шуңа Россия ЭЭМның Ютазы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, мәет табылган урыннан ерак түгел урнашкан 6 торак пункттагы һәр хуҗалыкны диярлек, йөреп чыккан.

Нәтиҗәдә, оперативниклар шуны ачыклаган: корбан булган 44 яшьлек хатын-кыз элек 2 кызы һәм аларның законсыз ирләре белән бергә Башкортстан Республикасының Шауяды авылында яшәгән. Шулай ук аның даими эш урыны булмавы, алкоголь эчү белән мавыгуы ачыкланган. Үтерелгән хатын-кызның танышлары сөйләвенчә, соңгы тапкыр аны быел гыйнвар аенда, фатирын сатуга документлар әзерләп йөргәндә, күргәннәр. Фатирын ул февраль башында 650 мең сумга саткан.

Хатынның кызлары полициягә хәбәр иткәнчә, әниләрен фатирын сатарга алар күндергән: коммуналь хезмәтләр өчен берничә ел дәвамында тупланган бурыч ярты миллион сумга якынлашкан. Барлык документлар рәсмиләштерелгәннән соң, олы кызы белән яшәгән 30 яшьлек ир-ат элеккеге хуҗабикәнең бөтен әйберләрен үзенең гаражына күчергән.

Автомобиль боксын җентекләп тикшергәннән соң, полицейскийлар анда урын-җир комплектына караган җәймә таба. Җәймәнең икенчесе мәетнең башына бәйләнгән була...

Хатынның олы кызы сүзләренчә, 2 февраль кичен аның белән бергә яшәгән ир, әнисе алкоголь алырга җыенгач, аны кибеткә алып барырга була. Әмма хатын өйгә әйләнеп кайтмый. Шундый хәл беренче тапкыр гына булмаганлыктан, туганнары моңа артык игътибар бирми.

Ачыкланган фактлар һәм оперативниклар тарафыннан тупланган тагын берничә дәлил 30 яшьлек ир-атның шушы хатынны үтерүгә катнашы барлыгы хакында сүз йөртергә җирлек бирә. Әмма аны Башкортстанда тоткарлауга ирешә алмыйлар – булган хәлләрдән соң ул, акча эшләү нияте белән, республикадан Краснодар краена чыгып китә.

Оператив-эзләү чаралары барышында ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре шикле адәмнең Анападагы төзелешләрнең берсенә эшкә урнашуын ачыклый. Аны 23 апрельгә каршы төндә Россия ЭЭМның Краснодар крае буенча Баш идарәсе оперативниклары тоткарлый. Шуннан соң аны Татарстан полицейскийларына тапшыралар.

Ир-ат гаебен шунда ук таныган. Аның сүзләренчә, ул үзе белән бергә яшәгән хатынның әнисеннән күптән арынырга теләгән, чөнки тегесе “эчәргә яраткан һәм гаилә акчаларын җилгә очырган”.

Шикләнелүче сөйләвенчә, ул 2 февраль кичендә хатынны кибеткә кадәр алып барып куярга тәкъдим итә, әмма аны гаражына алып килә һәм металл торба белән башына сугып үтерә. Шуннан соң, җинаять эзләрен яшерү өчен, мәетне күрше республикага алып чыга. Сатылган фатир акчасын исә кредитларын каплауга сарыф итә.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, тоткарланган ирнең исеме – Руслан Абдуллаев. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше буенча (“Үтерү”) гаепләү белдерелгән һәм сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы күрелгән. 


---
Татар-информ
№ --- | 06.05.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»