поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.05.2016 Милләт

Французга татар теле ник кирәк?

Минем исемем – Бернард Монот. Миңа – 66 яшь, хәзерге вакытта Испаниянең Валенсия шәһәрендә яшим. Туган телем – француз һәм бретон телләре. Моннан тыш, инглиз, төрек, гарәп, грек, испан, португал, итальян, серб, алман, татар телләрен беләм. 2013 елда “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе аша татар телен өйрәнә башладым.

Башта үземнең тормышым турында сөйләп үтәсем килә. Хәзер мин лаеклы ялда. Озак еллар Фран­циянең Тышкы эшләр министрлыгында киңәшче булып эшлә­дем. Үзем Франциянең Бретань төбәгендә урнашкан Брест шәһә­рендә (француз хәрби порты) туганмын, балачагым да шунда үтте. Мәктәптә укыганда, математика һәм физика белән кызыксындым. Бабаларым да, әтием дә француз хәрби диңгез флотында офицер булып хезмәт иткәннәр. Минем дә офицер булуымны теләгәннәр. Шуңа күрә кораб һәм көймәләр, океан һәм озын сәя­хәтләр миндә һәрвакыт кызыксыну уятты. Мәк­тәпне тәмамлагач, Парижда ENSAE исемле Статистика һәм икъ­тисадый идарә милли югары мәктәбенә укырга кердем. Анда инглиз телен­дә белем алдым һәм алманча да өйрәндем. Испан телен исә гимна­зиядә үзләштергән идем. Югары белем алгач, тормышымны Париж белән бәйлисем килмәде. Зур океаннарны күрәсем һәм башка мил­ләтләр белән танышасым, аралашасым килде. Моны диңгез портлары булган шәһәрләрдә (Брест, Лориант) яшәвем белән аңлатып була. Анда чит илләрдән сәүдә һәм хәрби кораблар килә иде. Грек диңгезчеләре белән аралашып, грекча өйрәндем.
 
1968-1969 елларда Лориант шәһәрендә Португалия өчен дүрт су асты көймәсе төзелде. Шунда эшләүче командадан бер офицер белән танышып, португалча өй­рән­дем, соңрак ул мине Порту­галиягә кунакка да чакырды. Юго­с­лавиядә еш сәяхәт иттем, бер­ничә тапкыр халыкара яшьләр лагеренда булырга туры килде, шуңа күрә сербча беләм. Соңрак Париждагы Шәрык телләре һәм мәдәниятлә­ре милли институтында төрек телен өйрәндем. Шуннан соң Фран­циянең Тышкы эшләр министрлыгына Көнчыгыш бүлеккә эшкә алдылар һәм мин дипломат булдым. 38 ел гомеремне француз дипло­матиясенә багышладым. Шул елларда Фран­циянең төрле илләр­дәге ил­че­лекләрендә эшләр­гә туры килде.
 
Төрек теленнән тыш, башка төрки телләр дә өйрәнәсем килде. Гондураста яшәгәндә, Дана Зияшева дигән казах ханымы белән таныштым. Ул миңа тагын бер төрки тел өй­рәнергә киңәш итте, әмма төрек теле, казах, татар, башкорт теллә­ренә караганда, җиңел­рәк дип әйтте. 2013 елда татар телен өйрәнә башларга булдым. Әм­ма бернинди китап юк. Башта рус­ча-фран­цузча сүзлек сатып алдым (русча белмим), ә интернет сайт­лары барысы да русча.
 
“Татарча өйрә­нә­без!”, “Мин татарча сөй­ләшәм” исемле онлайн тапшыруларны карап, күп сүзләр өйрәндем. Бер үк вакытта “Tatarisch Wort für Wort” (Kau­der­welsch Band 149) исемле алман телендә латин графикасында чыккан хезмәттән, Р. Саби­ров­ның “Самоучитель татарского языка” (38 онлайн-дәрес) исемле китабыннан да файдаландым. “ТНВ-Планета” каналындагы татар телен өйрәнүгә багышланган тапшыруларны кызыксынып карап барам. 
 
“АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе турында мәгълүмат белән танышкач, анда теркәлдем һәм хәзерге вакытта татар телен өйрәнүемне дәвам итәм. “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәк­тәбе дәресләре бик кызыклы һәм җанлы үтә. Аның ярдәмендә күп нәрсә белдем. Татарстан тарихы, икътисады, шәһәрләре, табигате турында бик күп мәгълүмат алдым. Тел өйрәнү аша татар халкы хакында да белдем. Бигрәк тә милли бәйрәм – Сабан туе, татар халкының мә­дәнияте, сән­гате, гадәтләре һ.б. турында. Миңа аеруча аралашу дә­ресләре бик ошый. Алар тел өй­рән­үчеләр өчен бик кирәк. Он­лайн-мәктәптәге 9 дәрә­җәне үтеп чыктым, әмма аралашу дәрес­лә­рендә катнашуымны дә­вам иттерәм. Вакыт булганда интернеттан “Ватаным Татарстан” газетасын да укыйм.
 

Бернард МОНОТ
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.05.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»