|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2016 Хәйрия
"Балаңның авырганын күрүдән дә ачырак хәсрәт юк икән..."Арчада яшәүче Ләйсән Ситдыйкованың кинәт кенә авырып китүенә әти-әнисе, туганнары, дуслары әле дә ышанып бетә алмый. “Кызым күзләремә карап ярдәм сорый. Балаңның авырганын күрүдән дә ачырак хәсрәт юк икән”, – ди әтисе Габелфәт абый. Ул Ләйсән турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый. 14 яшендә Ләйсәннең күзләре зураеп, кырыйга китә. Әти-әнисе газизләрен дәваларга керешә. Күзләренә операция ясаталар. Ләйсән колагым шаулый дип зарлана. Аны лор-табибка күрсәтәләр. Озакламый тәне бозыла башлый, Ситдыйковлар хирургка юл тота. Тик бер генә табиб та төгәл диагноз куя алмый. Дүрт ел шулай тегендә-монда йөргәннән соң, бер туганнары Ләйсәннең башына МРТ ясап карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Бары тик шунда гына төгәл диагноз куела. Тикшеренә торгач, Ләйсәндә генетик авыру барлыгы ачыклана. Кызның баш миендә һәм умырткалыкларында шешләр күп икән. “Ямаш шеш түгел алар. Химия терапиясе белән дәвалап булмый. Шеш үскән саен нервлар үлеп бара”, – ди әнисе Рәмзия ханым. Әмма авыруына карамый, Ләйсән дә яшьтәшләреннән калышмаска тырыша. Тик Казанга китеп укырга кергәч, аның бер колагы бөтенләй ишетмәскә әйләнә. Медицина көллиятенә укырга кергән кыз, ярты ел гына белем алырга өлгерә. Авырулары көчәеп, хәле начарайгач, кыз укуын ташлап кайтырга мәҗбүр була.
Ләйсән ябыга, нибары 25 килога кала. Мәскәүгә барып, башына операция ясатып карыйлар. Тик аның да файдасы булмый. Кызның хәле тагын да начарая. Табиблар ярты ел гына гомере калган, диләр. Әмма әтисе белән әнисе генә кызларының яшәячәгенә ышанып, өметен өзми. Бар көчләрен куеп, Ләйсәнне аякка бастырыр өчен тырыша алар. Җитмәсә, кызда пневмония авыруы барлыгы да ачыклана. Бик озак вакыт Ләйсәнне зонд аша гына ашаталар. Бераз хәл керә башлагач, аңа яңадан хәреф танырга, йөрергә өйрәнергә туры килә. Ләйсән хәзер үзе сулый, ашый ала, йоклый, ди әти-әнисе.
Менә шуннан соң, кызларының тернәкләнүен күргән ата-ана Төркия табибларыннан ярдәм сорый. Алар Ләйсәнне аякка бастырырга ышандыра. Тик анда барыр өчен акча кирәк. Чит ил табиблары 6 миллион сум сорыйлар икән. Әлегә Ләйсәнне терелтү өчен 2 миллионга якын акча җыелган. “Арча районы кешеләренә зур рәхмәт. Кызымның сәламәтлеге өчен дип бер белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы суза. Гаиләбезнең мөмкинлеге булса, кешедән дә сорамас идек. Тик сорамыйча һич булмый”, – ди Рәмзия ханым.
Ләйсәнне Төркиядә май ахырына көтеп торалар. Чәчәктәй гүзәл гомерне саклап калу өчен һәркем үзеннән өлеш кертә ала.
Матди ярдәм күрсәтү өчен исәп-хисап счетлары:
Сбербанк картасы
4276 6200 2007 2462 до 04/18
На имя Ситдиковой Рамзии Рашитовны
Р/с в сбербанке 42307810462000287191
в отделении №8610/0115
на имя Ситдикова Габдулфата Габдулхаковича
QIWI кошелёк +79274347186
Элемтә өчен телефон – 89274347182
--- |
Иң күп укылган
|