поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
23.04.2008 Мәгариф

БДИНЫ ТИКШЕРЕП КАРАДЫЛАР

Ике көн элек республикада чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшырып карадылар. Бу көнне Татарстанда 126 имтихан кабул итү пункты эшләде, 30 мең 317 укучы сынау узды.

Әлеге тәҗрибә укучыларны һәм, гомумән, әлеге системаны тикшереп карау өчен генә уздырылганлыктан, имтихан нәтиҗәләре буенча билгеләр куелмаячак. Ләкин эшләрнең барысы да тикшереләчәк. Дүрт сәгать дәвам иткән сынауны кемнең ничегрәк узуы атна дәвамында билгеле булачак, дип ышандырдылар Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында. Бүген махсус комиссия имтихан эшләрен тикшерү белән мәшгуль, ә укучылар һәм әти-әниләр, котлары алынып, аның нәтиҗәләрен көтә.

Хәер, быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларына әллә ни кайгырасы юк. Киләсе ел башына кадәр, ягъни БДИ турындагы закон гамәлгә кергәнче, имтиханны “икеле”гә тапшырган укучы да “өчле” алып чыгачак. Дөрес, өстәмә балл математика, рус теле һәм әдәбият фәннәре буенча гына куела. Шунысы да бар: быелгы имтихан нәтиҗәләре ике ел гамәлдә булачак. Ә хәрби хезмәткә киткән егетләр өчен аның яраклылык вакыты өч елны тәшкил итә. Тагын бер яңалык: быел һәр укучы өчен аерым имтихан пакеты әзерләнгән. Монысы исә күчерүгә юл куймау яки кабатлану мөмкинлеге калдырмау өчен кирәк булды.

Рособрнадзорның яңа җитәкчесе Любовь Глебова белдерүенчә, быел БДИны Россиянең барлык төбәкләрендә дә тапшырачаклар. Димәк, Чечня, Нижгар өлкәсе һәм Приморьеда да бердәм дәүләт имтиханының нәрсә икәнлеген беләчәкләр. Бу төбәкләрдә БДИны әлегә бер генә фәннән, ә калган регионнарда барлык фәннәрдән дә диярлек тапшырып булачак. Бездә исә БДИ сынавын рус теле, татар теле, математика, химия, физика, биология, Россия тарихы һәм җәмгыять белеменнән узарга мөмкин.

Киләсе елдан БДИ һәркем өчен мәҗбүри булачак. Инде берничә ел буе “тикшерү, сынау” узган әлеге системага карата белгечләр һаман да уртак фикергә килә алмый. Бүген БДИга өстәмәләр, үзгәрешләр кертү турында да сүз алып баралар. Белгечләр альтернатив тестлар, экспертлар советы төзү хакында хыяллана. ә укучылар исә БДИ тапшырырга өйрәнә...


Рамилә МОРАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 77 | 23.04.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»