поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
05.05.2016 Сәясәт

Зөлфәт Зиннуровның әтисен искә алу кичәсеннән язма

Байлар Сабасының Мәдәният йортында РФның һәм ТРның атказанган укытучысы, 21 ел Саба район мәгариф бүлеген җитәкләгән Зиннуров Шамил Зиннур улын искә алу кичәсе узды. Күңелләрне кузгатырлык очрашу, олы шәхес турында хатирәләрне яңарткан, гыйбрәт һәм үрнәк алырлык гүзәл кичә булды. Аны Шамилнең кызы Алия белән улы Зөлфәт әзерләгән.

Кичә башланып, Алиянең әтисе турындагы беренче монологын тыңлый башлау белән тамакларга төер утырды, күзләр яшьләнде... Ә инде Зөлфәтнең “Кайтып киләм, әткәй, яныңа” җырын яңгыратуы йөрәкләрне тетрәндерде.

Кичәнең башыннан ахырына кадәр үземнең яшьлек дустым Шамилнең мондый балалары булуына куанып һәм сокланып утырдым. Әтисен өзелеп яраткан һәм тирән хөрмәт иткән балалар гына шундый искә алу кичәсе әзерләп, аны бөтен район халкына күрсәтә алалар. Ә зал шыгрым тулы иде. Шамилнең дуслары, туганнары, мөгаллимнәр, авылдашлары, хезмәттәшләре. Бөтенесенең җылы истәлекләре ташыды...

Шамил! Мин сине бу кичәдә яңадан күргәндәй булдым. Синең кешеләргә игътибарлы булуыңны, кеше хезмәтен күрә һәм бәяли белүеңне, ярдәмчеллегеңне һәм башка кешелекле сыйфатларыңны студент елларыннан ук белә идем. Әмма авылдашларың һәм район-дашларыңның мисаллар белән бәйнә-бәйнә синең турында сөйләүләрен ишеткәч, үзең исән чагында сине белеп һәм бөеклегеңне бәяләп бетермәвемне аңладым. Бигрәк иртә китеп бардың шул бу тормыштан. Яшисе дә яшисе, эшлисе дә эшлисе иде бит әле сиңа. Әмма 2010 елның салкын 19 гыйнвар иртәсе сине бу дөньядан алып китте... Көчле инфаркт йөрәгеңне тибүдән туктатты. Исәпләсәң, исең китәрлек хәл, уйлыймын да хәйран каламын. Нинди таза, нык һәм көчле идең. Кем уйлаган сине дә 55 яшеңдә бу якты дөньядан китеп барырсың дип.
 
Яшьтәш! Яшьлекнең матур бер кисәген үзең белән мәңгелеккә алып киттең. И-и, ул студент елларының сөйләп бетергесез күңелле мизгелләре! Камал театрында бер тамашаны калдыру юк. Иң яңа кино да безнеке. Күпме колхоз басуларында бәрәңге пешереп ашадык без! Башкортстан авылларында концерт куюлар... Шамил, синең бер гадәтең бар иде: экспедицияләрдә йөргәндә кайсы гына авылга килеп керсәк тә, каршыга очраган кечкенә балаларны кочаклап сөймичә, башларыннан сыйпап, иркәләмичә үтеп китми торган идең. Әйдә инде дип ашыктырабыз, ә ул үзенекен итә. “Их, егетләр, бала исенең нинди тәмле икәнен белмисез шул сез”, – дип безне шелтәли торган идең. Белмәгәнбез шул. Ә син егет чагыңда ук гомерең буе балалардан аерыла алмаячагыңны белгәнсең икән. Әйе, чын мәгънәсендә гомереңне балаларга багышлаган олы йөрәкле, кешелекле, эрудицияле кеше булдың син.
 
Университетта укыганда ук тырыш, булдыклы егет идең. Шушы сыйфатларыңны син гомерең буе камилләштерә бардың һәм дөньяга карашының киңлеге, максатчанлыгы, укыту-тәрбия эшенең барлык мәшәкатьләрен белүең белән аерылып торган җитәкче булып үсә алдың. Миңа кайбер таныш-белешләрнең түрә урындыгына утыргач, үзләрен әллә кемгә куеп, исәнләшмичә китеп баруларын да күрергә туры килгәләде. Синдә үзеңне әллә кемгә кую, эреләнү, тәкәбберләнү бөтенләй булмады. Син һәркем белән якын дустың, күптәнге танышың кебек сөйләштең, аралаштың. Газеталарда басылып чыккан мәкаләләремә бәяне беренче булып синнән ишетеп яшәдем. Студент елларында ук күп укый, фикерләп-анализлап укый идең шул. Бер кулыңда портфель, икенчесендә яңа газеталар булыр иде. Кайчагында мин өйгә дә кайтып җитмәгән булам, ә син инде чылтыратасың: “Укыдым, яшьти, язмаңны, молодец!” – дип үзеңнең фикерләреңне белдерергә ашыга идең. Бәйрәмнәрдә дә иң беренче булып син үзең чылтыратасың, бер дә иренмичә хәл-әхвәл сорашып, оныкларыма кадәр сәламеңне ирештерә торган идең. Ә бит мәгариф бүлеге мөдиренең эше болай да баштан ашкан. Мәктәпләрдәге эшне тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Әле укыту-тәрбия эше генә булса бер хәл, соңгы елларда подвалдан чыгарылмаган бәрәңге, юл кырыйларында үскән алабута өчен дә укытучыларны гаепли башладылар бит.
 
Син һәрвакыт эзләнүдә идең, һәрвакыт яңалыкка омтылдың. Нәтиҗәдә, Сабада яңадан-яңа мәктәпләр, балалар бакчалары ачылды. Әлеге район укучылары олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр булдылар. Бу турыда синең белән бергә шул чорларда эшләгән күрше районнарның мәгариф бүлеге җитәкчеләре бик тәфсилләп сөйләделәр. Алар тарафыннан синең исемеңне мәңгеләштерү өчен бик эшлекле тәкъдимнәр дә әйтелде. Әйтик, ни өчен әле Сабада Шамил Зиннуров исемендәге педагогик укулар үткәрелми яки укучылар арасында конкурслар оештырылмый. Сабаның бер урамын синең исем белән атасалар да бик күркәм эш булыр иде. Үз туган төбәгендә мәгариф эшенә 20 елдан артык вакытын һәм гомерен биргән шәхес өчен бу бик лаек дип исәплиләр дусларың һәм ялгышмыйлар. Олпат галимнәр дә синең республика педагогикасына керткән хезмәтеңне югары бәяләп чыгышлар ясадылар. Профессор, педагогика фәннәре докторы, 1990-1997 елларда мәгариф министры булып эшләгән Гайфуллин Васил Габдуллович, мәсәлән, без Шамил Зиннур улы белән кулга-кул тотынышып эшләдек дип сөйләде. Шушындый фән әһелләреннән моңарчы бөтенләй белмәгән яңалыкларны ишетеп, Саба халкы үзе дә шаккатып һәм горурланып утыргандыр дип беләм.
 
Кеше китә... 20 елдан артык җитәкче булып эшләгән дәвердә шатлык-куанычларың да, борчу-мәшәкатьләрең дә күп җыелгандыр синең йөрәгеңдә. Иреннәреңне тешләп түзгәнсеңдер, ачуыңны эчеңә йоткансыңдыр. Биш ел бергә уку дәверендә мин синең берәүгә дә тавыш күтәреп, авыр сүз әйткәнеңне, кем белән дә булса үпкәләшеп-ачуланышып йөргәнеңне хәтерләмим. Бәхәсле хәлләрдән дә акыл белән, уйнап-көлеп чыга белә идең. Ә бит мондый сыйфат бик сирәкләргә генә бирелә. Кешене мәңгелеккә югалтуны вакыт үткән саен көчлерәк аңлыйсың икән. Үзе исән чакта кеше кадерен белү җитеп бетми шул бездә. Дөнья куабыз, колачлап, бөтенесен эшләп бетерергә тырышабыз, бер-беребезгә авыр сүзләр әйтәбез... Көннәрдән бер көнне барысын калдырып: хатынны – тол, балаларны ятим итеп, бу фани дөньядан китәбез дә барабыз. Ни хәл итәсең, исән калганнарга тешләрен кысып, күз яшьләрен яшереп түзәргә туры килә. Дөнья шулай корылган, без шулай яратылганбыз. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә каршы барып булмый. Дөньяда кылган һәр игелегебез кабат терелгәндә үзебез өчен булачак. Чын кеше булып яшәдең син, Шамил. Эшем әйбәт булсын дип тырыштың. Укытучылар укытучысы дигәндә мин иң элек сине күз алдында тотам.
Шамилгә багышланган гомер китабының кайсы гына битен ачып карасаң да, анда олыларга ихтирамлы, кече күңелле, балалар дөньясы белән шау-гөр килеп яшәүче, һич боекмас шәхес күренә. Җаны-тәне белән мәгарифкә бирелгән, тормышка гашыйк, әллә нинди иҗади планнар-хыяллар белән яшәүче шәхес. Шундый булганы өчен бөтен хезмәттәшләре, бөтен район хөрмәт итте аны.
 
Чын кеше булып яшәдең син, Шамил. Тормышны, гаиләңне, балаларыңны сөйдең. Шуңа да үзеңнән соң матур эшләрең, яхшы исемең калды. Онытмыйбыз сине һәм онытмабыз да. Эшең, гаиләң, балаларың, туганнарың, дусларың сине гомер буе сагынып яшәрләр!
 

Фәрит ВАФИН, Арча районы, Яңа Кенәр авылы
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.05.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»