|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2009 Бәйрәм
ТЕЛЕВИДЕНИЕ РАДИОГА КАРШЫ“Җырлыйк әле!” тапшыруының 31 августта күрсәтеләчәк чыгарылышы “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең туган көненә багышлана. Җидешәр кешедән торган ике команда вәкилләре җырлау осталыкларын күрсәтәчәк. Бер якта “Татарстан – Яңа гасыр” радиосы хезмәткәрләре: Шәмсия Җиһангирова, Марсель Әхмәдуллин, Илфар Кәримов, Зөлфия Вакказова, Зөбәрҗәт Шәһабиева, Камилә, Гөлчәчәк. Икенче якта “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында эшләүчеләр: Илдар Кыямов, “Көлкеханә” егетләре, Гөлүсә Гыймадиева, Роза Сабитова, Зөлфия Әсәдуллина. Чыгышларны җиде яшьлек балалар бәялиячәк. Күп нәрсә 7 саны белән бәйле, чөнки “Татарстан – Яңа гасыр”га быел 7 яшь тула. Чыгарылышка кунак итеп телерадиокомпаниянең җитәкчелеге чакырылган.
--- |
Иң күп укылган
|