поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
30.04.2016 Киңәш-табыш

Кайсы яшелчәне ни рәвешле үстерергә?

Бу сорауга дөрес җавапны белмәсәң, помидор, борыч, баклажан, кыяр, карбыз, кавын, кабакның мул уңышы урынына, урмандай куе “куак”, тармакланып, озынга сузылган сабаклардан торган яшел масса гына үстерүең бар. Помидорны бер, ике, өч сабаклы итеп формалаштырырга кирәк. Бер сабаклы иткәндә, үсемлекләр арасы 30 см чамасы калдырып утыртыла, һәр яфрак уентыгыннан чыккан янсабаклар 3-4 смга җитүгә, 1 см “төпчек” калдырып, сындырып алып барыла.

Үсентенең 7-8нче чәчәк чугында җимшәннәр яралгач, теплица түшәменә кадәр менеп җиткән томатның очы – үсү ноктасы өзеп алына. Гадәттә, моны август уртасында эшлиләр. Ике сабаклы итеп формалаштырганда, беренче җимеш чугыннан өстәрәк үскән 1 көчле ботак калдырыла, “пасынки”лары вакытында өзеп барыла. Өч сабаклы иткәндә беренче җимеш чугыннан өстәрәк үскән 2 көчле ботакны калдырабыз, һәркайсының ян ботакларын өзәбез. Соң өлгерешле, эре җимешле, озын булып үсүче көньяк сортларын шулай формалаштырырга туры килә. Ә иртә өлгерешле төньяк сортлары гадәттә ачык грунтта үстерелә. Аларның җимешсез, чирле ботакчыкларын гына өзәбез. Бик вак җимешле черри сортларын формалаштырасы юк.

Борычның тармакланып киткән урыныннан астагы бөтен ботакчыкларын, яфракларын кисеп алабыз, тармакланган урында яралган беренче җимешен өзеп ату мәҗбүри. Җимеш бирү өчен 3 тармак калдырыла, калган ботаклар киселә. Үзәк һәм ян тармакларда ботакчыкларның җимешсезләре кисеп алына. Бер төп борыч якынча 15 данә борыч өлгертә ала. Өлгерә башлаган борычларны өзә барсагыз, көзгә ботак очындагылары да үсеп җитәчәк.

Баклажанны формалаштырганда, 3-4 ботагын гына калдырып, калганнарын кисеп ташларга кирәк. Чә-чәкләре исәпсез күп булса да, бер үсемлектә унбер-унике җимшән генә калдырып, артыгын өзеп ташларга туры киләчәк. Иң мөһиме – артык яфраклардан вакытында котылу. Астагы, үсемлек тармакланып киткән урынга кадәрле барлык сабакчыклар һәм яфраклар юк ителә. Беренче чәчәкне өзеп ату мәҗбүри, гадәттә ул нәкъ менә тармакланган төштә үсеп чыккан була. Чәчәкләр, җимшәннәр кояш нурларында коенырга тиеш, шуңа күрә күләгәләүче яфраклар, җимешсез сабакчыклар юк ителә.
 
Кыярны сортына карап бер, өч, хәтта 7-8 ботаклы итеп формалаштырырга була. Бер шарты уртак: астагы 5 ян ботакчык һәм кыяр яралгысы өзеп алына, сабак озынайгач, астагы яфраклар да өзелә. Бер ботаклы итеп формалаштырганда, яфрак куентыгыннан чыккан бөтен ян сабакчыклар өзеп барыла. Өч сабаклы итеп формалаштырганда, үзәк сабак һәм ике якта берәр көчле янсабак калдырыла. Гадәттә, ана чәчәкләр һәм төп уңыш ян сабакта күбрәк була. Мин “Хасбулат” сортын агач рәвешендә формалаштырып үстерәм, уңышы бик әйбәт чыга. Һәр янсабакны аерым бауга бәйләп шпалера буенча үрмәләтәм. Сабакның аскы өлешендә үскән кыярларны җыя барам, шулар янындагы яфракларны өзә барам. Шулай итеп, очы теплица түбәсенә тигәндә сабак инде ялангачлана, чәчәк һәм яфраклары өске өлештә генә кала. Аннан бауны сүтеп, сабакны түтәлгә төшерәм дә, түгәрәкләп салып, очын гына калдырып, туфрак белән күмәм. Шуннан икенче дулкын кыяр өлгерә башлый, уңышны кара көзгәчә диярлек җыям. Җимешләнмәгән дип, ата чә-чәкләрне өзеп атмыйм, чөнки алар ана чәчәкне серкәләндерү өчен кирәк.
 
Карбызның уңышы төп сабакта ярала, шунлыктан ян сабакларны өзеп атып барабыз. Эре карбыз үстерәсебез килсә, 3 җим-шәннән соң, өске якта 5-6 яфрак калдырып, төп сабакның үсү ноктасын өзеп алабыз. Вак карбызлар үстерәсе килгән бакчачы 5-6 җимшәнне саклап кала.
Кавын уңышы ян сабакта өлгерә. Төп сабакта биш яфрак формалашкач, үсү ноктасын чеметеп өзеп алабыз. 4 ян ботакны калдырабыз. Ян ботакларда 6 яфрак чыккач, үсү ноктасын өзәбез. Бер үсенте 4-6 кавын өлгертә ала. Эре кавын үстерәсегез килсә, һәр ян сабакта 1әр җимшән генә калдырып, калганнарын өзеп атыгыз. Үсү ноктасы җимеш яралгысыннан өстәрәк 2 яфрак калдырып өзелә. Кавын үсентесе төбенең ике ягына су тутырылган пластик ше-шәләр куеп калдырыгыз, җәе буе шунда ятсыннар. Алар көндез кояшта җылынып, төнлә үсентегә җылы биреп торачаклар.
 
Кабакның куак булып үсә торганын формалаштырасы юк, әмма аның уңы-шы аз була. Озынга үсүчесенең төп сабагында 3-4 кабак яралгысын һәм аннан өс-тәрәк 2-3 яфракны гына исән калдырып, үсү ноктасын өзсәк, көзгә бик эре кабаклар өлгереп җи-тәчәк. Ян сабаклар өзеп атыла. Әгәр көздән малларга ашату өчен, өлгереп җитмәгәннәре, ваграклары да ярый дип санасагыз, төп сабактан тыш, 2 янсабак калдырып, аларда да 2шәр җим-шән үстерергә була. Кабакның вак җимешле иртә өлгерешле сортын үстерсәгез, бер төп 5-7 җимеш тә үстерә ала, әмма август уртасында яралган җимешлә-ренә кояш нурлары һәм җылылык җитәрлек булмаганга күрә, сабак очындагылары баллы һәм каты кабыклы булмаячак. Иртә өлгерешле кабакны кышка саклауга куярга ярамый.
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.04.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»