поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.04.2016 Ир белән хатын

Кыйный, димәк, ярата?

Хатынына кул күтәрүче ир-атларны җаваплылыкка тартмакчылар. Түрәләр Административ хокук бозулар ту­рын­дагы кодекска үзгәреш­ләр кертергә тәкъдим иткән. Якыннары һәм туганнарын кыерсытып яшәүчеләрне штрафтан бигрәк, эш белән акылга утыртмакчылар. Беләктәге көч әрәм-шәрәм булмасын дигәннәр, ахры.

Бүген үз йортында хатынын, балаларын җәберләп яшәүчеләр­гә җәза юк диярлек. Җәнҗал­чы­ларны “вак хулиганлык” маддәсе буенча гына җаваплылыкка тартырга мөм­киннәр. Әле монысын да дә­лилләп күрсәтергә кирәк. Барыбер очына чыгып булмаячагын аңла­гангамы, мескен хатын-кыз­ларның күбесе өйдәге гауга турында кычкырып сөйләми. Хәер, болай эшләү килешми дә кебек. Әнә әти-әниләр кызларын кияүгә биргәндә, барган җиреңдә таш булып ят, дип өйрәтәләр бит. Бала хакына кат-кат гафу итүчеләр дә җитәрлек.
 
Яңа закон проекты исә өйдәге тынычлыкны бозучыларны күздә тотып эшләнгән. Аның авторы Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Носов сүзләренә караганда, “сугыш чукмары”ның якыннарын имгәт­кәнен, аннан да куркынычрак, үтергәнен көтеп ятып булмый бит инде. Андый очраклар да юк түгел. Тавыш куптаручыга 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф һәм 50 сәгать мәҗбүри эш белән янаганнар. Өйдә бала барында “буран” чыкса, штраф күләме 3,5 мең сумга, ә мәҗбүри эш вакыты 70 сәгатькә кадәр җитә. Икенче тапкыр шул ук тырмага басучыларга кесәдән дүрт мең сум акча чыгарып бирергә туры киләчәк. Моңа өстәп, 150 сәгать көрәк-тырма күтәреп йөрисе дә була.
 
“Штраф гаилә бюджетына суга, шуңа күрә гауга чыгаручыларны мәҗбүри эш белән тәрбияләргә кирәк”, – дигән түрәләр. Акылга утырту чаралары арасында урам себерү, тирә-юньне җыештыру, койма буяуны атаганнар. Көрәк-себеркене эштән буш вакытта кулга алырга туры киләчәк. Файдалы да, тынычландыра да!
 
Законга үзгәрешләр кертелгән очракта, полиция хезмәткәрләре “су­гыш чукмары” турында туры­дан-туры прокуратурага хәбәр итә алачак. Ә аннары судка чакырганнарын көт тә тор! Шунысын да әйтергә кирәк: хатынына кул күтә­рүче ирләргә кырысрак җәза бир­дерү тәкъдиме элегрәк тә әйтелде. Тик алар тиешле яклау тапмады.
 
Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә ел саен өйдә тавыш чыгып, ирләре кулыннан меңләгән хатын-кызның гомере өзелә, 14 яше тулмаган ике миллионга кадәр бала өлкәннәр тарафыннан кыерсытыла. Хокук саклау оешмалары хәбәр итүенчә, ел дәвамында 50 меңгә кадәр малай-кыз әти-әнисенең кыланмышларына чыдый алмыйча, өйдән чыгып кача. Йөк урыныннан кузгалырмы, монысын вакыт күрсәтер.
 
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
 
– Җәза сүзе бик шикләндерә мине. Штраф түлиме ул, иҗ­ти­магый эшләрдә катнашамы, ахыр чиктә тавыш куптаручы ир-ат барыбер гаиләсе янына әйләнеп кайтачак бит. Ә өйдә шул ук хатын көтә. Җәнҗалчы кабат якыннарына кул күтәрмәс дип беркем дә ышандырып әйтә алмый. Ире тарафыннан мәсхәрәләнеп яшәүче хатын-кызлар һичшиксез яклауга мохтаҗ. Ике арадагы мөнәсә­бәт­ләрне судка кадәр җиткерү, ай-һай, җиңел түгел. Әниләр еш кына балаларының киләчәге турында борчыла. Ялгыз калса, ул-кызын аякка бастыра алырмы? Фатир яки машинага алган кредитны кем түләр? Шунлыктан хатын-кыз­лар­ның күбесе дәшми калу ягын артык күрә. Җәза уйлап баш ватканчы, профилактика чаралары турында онытмасыннар иде. Бәлки, сөйләшү, кисәтү белән генә чик­ләнергәдер. Башына акыл керәсе булса, кешегә бер тапкыр гаебен күрсәтү дә җитә. Ә таш диварга борчак атудан ни файда? Үз башыңа китереп чиртергә дә бик мөмкин.
 
Данил ХӘЙДӘРОВ, шәхси эшмәкәр:
 
– Гаилә булгач, савыт-саба шалтырамый тормый анысы. Гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин. Ир һәм хатын еш кына бүген сугыша, ә иртәгә дуслаша бит ул. Шуңа күрә гаилә эшенә тыкшыну бик үк дөрес түгел дип саныйм. Хатын-кызлар арасында да үзләрен ямьсез тотучылар җитәрлек. Дус кызлары белән очрашуга китеп, төн уртасында исерек хәлдә кайтып кергән хатынны кочак җәеп каршы алыргамы инде хәзер? Аннары хатын-кызлар арасында да ирләренә кул күтәрүчеләр юк түгел.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»