|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2016 Криминал
Хабаровск өлкәсендә бер хатын яңа туган баласын мичтә яндырып үтергәнХабаровск өлкәсендә башка сыймаслык хәл: ана дигән кеше үзенең баласын мичтә яндырып, мәетен бәдрәфкә ыргыткан. Хәзер тикшерү комитеты бу коточкыч җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Беренче мәгълүмат буенча, баласын үтергән 32 яшьлек хатын беркайда да эшләмичә, спиртлы эчемлекләр эчү белән мавыккан. Торыр урыны булмыйча, ул баласын Полина Осипенко исемендәге авылда урнашкан җитештерү базасы территориясендәге вагонда таба. Аннан сабыйны кофтасына төреп, мичкә ыргыта. Янган мәетне урамдагы бәдрәфкә чыгарып ташлый, дип яза newsru.com. Үзенең шушы адымын хатын-кыз баланы үстерергә мөмкинлеге булмау белән аңлата. Суд кансыз ананы биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Тикшерү дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|