|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2016 Спорт
"Ак Барс" һөҗүмчесе Артем Лукоянов әти булдыКичә "Ак Барс" хоккей командасы һөҗүмчесе, 27 яшьлек Артем Лукоянов гаиләсендә шатлыклы вакыйга – хоккейчының кызы туды. Әлеге хәбәрне хоккей клубының матбугат хезмәте таратты. "Без ихлас күңелдән бәхетле әти-әнине – Евгения һәм Артемны котлыйбыз, – дип язган клубның рәсми сайтында. – Яңа туган сабыйга һәм аның әнисенә нык сәламәтлек телибез". "Ак Барс" өчен быелгы сезон уңышсыз төгәлләнсә дә, Артем Лукоянов яхшы уен күрсәтте. Шуның нәтиҗәсе буларак, тәүге тапкыр Россия җыелмасы составында да чыгыш ясау бәхетенә иреште. Дөрес, дөнья чемпионатына гына эләгә алмады.
--- |
Иң күп укылган
|