|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2016 Криминал
Татарстанда ир-ат танышын пычак белән кадап, яндырып үтермәкче булганБүген Татарстан Республикасы Югары суды элек хөкем ителгән 34 яшьлек Артем Пасечникка карата хөкем карары чыгарды. Ир-ат РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше (”Кеше үтерү”) һәм 167нче маддәсенең 2нче өлешендә (ут төртү юлы белән явыз нияттән милекне юкка чыгару) каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип табылды. Суд тарафыннан шул ачыкланган: былтыр 10 гыйнварда Пасечник исерек килеш танышының Мамадыш районы Грахань авылындагы йортында чыккан низаг барышында соңгысының күкрәгенә пычак кадый. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда ук һәлак була.
Шуннан соң Пасечник ир-ат яткан диванга ут төртә, шулай ук верандага яна торган сыеклык сибеп чыга һәм качып китә.
Пасечник гаебен танымаган.
Суд аны 12 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте.
--- |
Иң күп укылган
|