поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.04.2016 Мәдәният

“Сыргалым”ны карадым...

Бу арада ТНВ каналыннан Казахстанда эшләнгән “Сыргалым” сериалын карыйм. Сериаллар карамый башлавыма байтак вакыт узган иде инде, монысына нәкъ менә тугандаш Казахстанда эшләнгәне өчен игътибар иттем. Кайчандыр, күп еллар аръягында, экраннардан “Казахфильм” тамгалы картиналарны бик яратып карый идек бит. Русча тәрҗемәсе “артында” казах сүзләре ишетелеп китсә, аларны аңлавыбызга сөенә дә идек

Кайсыдыр фильмда Роза Рымбаеваның җырлавына соклануларыбыз да хәтердә, яңгыраулы саф тавышы әле дә үзебезнең Гөлсем Сөләйманова, Җәвәһирә Сәләхова, Вафирә Гыйззәтуллиналарныкы белән бергә аң-зиһеннәребездә чыңлап тора. Телләребез кардәш тел, халыкларыбыз да бер-берсенә чит-ят түгел, бу зур дөньяда үзебезне алай ук бәләкәй итеп тоймас өчен шулары да ярап тора иде безгә. Матур-матур кытай фильмнарындагы җырларны үзебезнең көйләргә охшатып та куанган чаклар булды. Татарстаныбыз үз статусын күтәреп, союздаш республика дәрәҗәсенә чыгу омтылышы белән янып-көеп яшәгәндә, моңа каршы казах кардәш Назарбаев белән үзбәк кардәш Кәримовның чәчрәп чыгуларын ишеткәч, гаҗәпләндек тә, көендек тә. Ничек көенмисең, кардәш кардәшне сөймәс дигәндәйрәк килеп чыккан иде ич ул чакта. Еллар узып, Казан урамнарының берсенә Нурсолтан Назарбаев исеме бирелгәч, җитәкчеләребезнең кинә сакламавына да канәгать без. Хәер, әллә әнисе, әллә җәмәгате, әллә икесе дә татар тамырлы булган, ләкин үзе моны әллә ни күрсәтергә теләмәгән Нурсолтан кардәшкә әлеге хөрмәт бигрәк тә аның Путин әфәнде белән дус булуы сәбәпле күрсәтелгәндер бәлки. Шундыйрак хәлләр дә ят түгел безгә.
 
Бу юлы казах фильмы хакында бөтенләй бүтән сәбәп белән сүз башлавым иде әле. Бу фильм геройлары да, анда уйнаучы актерлар да һәммәсе диярлек борынгыдан килгән казах милли исемнәрен йөртәләр – менә нәрсә гаҗәпләндерде мине. “Мәдинә” кебек, бер-ике артист гарәптән кергән исемле булса да, андыйлар, казахтан бигрәк, татарга охшаган. Бу халык та, татарлар шикелле үк, ислам динендә, ислам канунында бит инде, фильмда да бу сизелгәләп ала. Шулай да кеше исемнәрен гарәпчәләштермәгәннәр. Инде үзебезнең татар исемнәрен күздән кичерик. Мисалга, Карадуганның “Себер юлы тарихы” музеена алынган кадәр унтугызынчы гасыр ревизия исемлекләрен генә карасак та, анда тоташ диярлек гарәптән кергән гарәпчә мәгънәле исемнәр күрәчәкбез. Һәммәсе дә безгә дин белән күчкән. Ни сәбәп моңа, татарларга ислам диненең бүтәннәрдән тирәнрәк үтеп керүен күрсәтәме бу? Шулай гына дип уйлар идек, керәшен кардәшләр дә славян исемнәренә күчеп беткәннәр. Димәк, шулай тиз үзгәрүчәннәрдер инде без. Узган гасырның дин тыелган утызынчы елларында җиңел генә Европа исемнәренә яки үзебез уйлап чыгарган ясалма исемнәргә күчеп бетә язганбыз. Алман һәм яһүд исемлеләребезнең күплеге ул халыклар белән мәңге какшамас дуслыгыбызны чагылдырадыр инде, ярый. Укыган китапларыбыздан, соңрак кинофильмнардан да байтакны алганбыз, югыйсә Руслан, Марат, Заур, Артурлар каян килеп ябышыр иде. Татарча да, ап-ачык славянча да булмаган исемнәрнең киң таралуына катнаш милләтле гаиләләр күплеге дә ярдәм иткән, билгеле. Христианнарча исемле (әнисе йогынтысы), татар фамилияле “милләттәшләр” бигрәк тә зыялылар арасында күп бугай.
 
Дин кабаттан җанлана башлауга, балаларга гарәпчә исемнәр кушу “модасы” да әйләнеп кайтты. Анысы ярый да инде, теләсә-нинди “мода”га җиңел иярүебез генә бераз аптырата. Элекке исемнәребезне тиз-тиз “онытып”, әйтерсең без үз тарихыбыздан качарга, аны яшерергә телибез. Әллә гыйлем ияләребезнең безне тирән тамырлы борынгы халык диюләре дөреслеккә туры килеп бетмиме, без әллә һаман да халык булып формалашу юлында гынамы? Үз-үзебезне танырга һәм аңларга, хас исемнәребезне табарга тырышып эзләнүләребезгә әнә шулар сәбәпчеме? Мондый икеле-микеле уйларга да биреләсе килми.
 
ТНВ каналының, Көньяк Америка сериаллары белән туйдырып бетергәннән соң гына булса да, бер кардәш халык фильмын күрсәтергә алынуы хуплауга лаек, әлбәттә. Кино кино инде, чын тормышның үзе түгел, аның аша кардәш халык тормышын тулы күз алдына китерә алмыйсың. Ләкин фильмны эшләүчеләр тормыш чынлыгыннан бик ерак та китә алмаганнардыр. Әле күренгән кадәре бик үк сөенечле түгел: яңа заман аларга да бездәге төсле үк чуалчыклар алып килгәнгә охшый. Мәхәббәткә, дуслыкка хыянәт, ялган, кара үч, акча культы, өлкәннәр һәм яшьләр каршылыгы, нәкъ бездәге кебек, аларда да хәвефле төс ала бара шикелле. Һәрхәлдә, фильмнан шулайрак күренә. Актерлар уены исә – бик әйбәт. Алай булуын теләмәсәм дә, әйтәм инде: кайберләренең уены хәтта безнекеләрнекеннән дә әйбәтрәк бугай. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки аларның күп дистә еллык кино төшерү һәм анда уйнау тәҗрибәсе бар. Без тамашачылар гына ул, үзебезнекеләрнең һәр яңа фильмын, артистлар уенын тиз генә үзебез белгән картиналар, экраннардан кат-кат күреп сокланган актерлар белән чагыштырабыз да, барып чыкмаган әле бу дип, кул селтибез. “Барып чыксын” өчен тәҗрибә дә кирәк ләбаса.
 
Ярар, Казахстанның бер фильмын карадык, ләкин кардәш халыкларның бүгенге кино сәнгате һәм аның аша тугандаш төрки халыклар тормышы белән танышасы, азмы-күпме хәбәрдар буласы килүебез кимемәде. Киресенчә, “Сыргалым” безнең әлеге сусауны көчәйтеп кенә калдырды. Кыргыз, төрекмән, үзбәк туганнарда да бардыр ул без яратып карарлык фильмнар, күп еллык тәҗрибәләрен бүген генә онытмаганнардыр. Ул җәһәттән башкорт күршеләр дә Татарстаннан алгарак китте дип язгалыйлар. Ә шундыйларны табып һәм тәрҗемә итеп күрсәтү (башкортларныкын тәрҗемә итәсе дә юк), теләсәләр, ТНВдагыларның кулыннан киләдер, “Сыргалым” белән дә расладылар моны. Хәер, ТНВ эшләмәсә, бүтән көтәр урыныбыз да юк. Мактасак та, ара-тирә тәнкыйтьләсәк тә, бездә алар – бердәнбер. Шуны аңлап, ләкин тәкәбберләнмичә эшләсеннәр генә. Соңгы араларда кайбер тәнкыйтьне искә алулары да сизелә әле, күз генә тимәсен.

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ, Балтач районы, Карадуган авылы
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.04.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»