поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.04.2016 Матбугат

“Яңа Гасыр” телеканалын нинди үзгәрешләр көтә?

Киләсе елда “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бактың исә, телеканал әлеге датаны шактый үзгәрешләр белән каршы алырга ниятли икән... Үзгәрешләр мәгълүмати программаларны гына түгел, гомумән, бөтен телеканалны колачлаячак.

Журналистлар игътибарына телеканалның “Новости Татарстана” һәм “Татарстан хәбәрләре” тапшыруларындагы төп үзгәрешләр тәкъдим ителде.
 
- Әлеге тапшыруларны тәкъдим итү дизайны гына түгел, ә хәбәрләрнең эчтәлеге дә шактый үзгәрешләр кичерде. Шул рәвешле, без “ТНВ Татарстан” һәм “ТНВ Планета” телеканаллары бер-берләренә охшаш булмасын өчен тырыштык. Моңа кадәр алар бертөрле төсләр белән бизәлсә, хәзер исә республика телеканалын үзгәртү карарын кабул иттек, - дип аңлатты “Яңа Гасыр” телекомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.
 
 
“Татарстан хәбәрләре” үзгәрә
 
“Яңа Гасыр” телекомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова сүзләренә караганда, телекомпаниянең 15 еллык юбилеен бәйрәм итү – “ревизия” ясау өчен менә дигән мөмкинлек.
 
- 15 елны әллә ни күп вакыт дип тә булмый. Шулай да, бүгенге көн безнең алга яңа таләпләр куя. Шуңа күрә без телеканалны яңартуны мәгълүмати тапшырулардан башларга булдык та инде. Халыкка тәкъдим ителә торган яңалыклар, беренче чиратта, динамикага бай булсын өчен тырыштык. Шул ук вакытта яңалыклар форматы башка телеканалларны кабатларга тиеш түгел – без уникаль контент булдыру өстендә эшлибез, – дип аңлатты җитәкче.
 
Яңалыклар тапшырулары ничек үзгәрәчәк соң? Беренче чиратта, телеканалда эшләүчеләр турыдан-туры трансляцияләргә басым ясый башлаячак. Яңалыкларны алып баручылар утырган студия дә шактый үзгәреш кичерәчәк.
 
- Хәзерге вакытта без мәгълүмати тапшыруларга яңалыкларны булдыра алганча күбрәк кертергә тырышабыз. Төрле форматтагы 18 ләп хәбәр чыгачак. Әйтергә кирәк, бу – корреспондентлар, алып баручылар һәм тапшыруны эшләүчеләр алдына зур таләпләр куя. Иң мөһиме: әлеге яңалыкларны берләштерү системага салынган булырга тиеш, – дип ассызыклый  Мәдинә Тимерҗанова.
 
 
“Яңа Гасыр”да низаглар юк
 
Хәтерләсәгез, соңгы вакытта кайбер матбугат чараларында “Яңа Гасыр” телеканалында эшләүчеләр арасында төрле низаглар туу турында хәбәрләр күренә башлаган иде. Биредә эшләүчеләр сүзләренә караганда, коллектив үзара дус һәм тату. Хезмәткәрләр арасында бернинди дә аңлашылмаучанлыклар күзәтелми.
 
- Коллективта чыннан да дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Эш бик күп, шуңа күрә төрле низагларга вакыт та калмый. Яңа хезмәттәшләр белән дуслашып беттек инде, үзара тәҗрибә уртаклашабыз. Рус редакциясендә эшлүчеләр татарча комментарийлар җыя, кайчакта, киресенчә, татарча сөйләүче журналистлар рус редакциясенә ярдәм итә. Үзара ярдәмләшеп эшлибез, – дип үз фикерен җиткерде “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы алып баручысы Айгөл Бәдретдинова.
 

Кайбер журналистларның эштән китүен исә җитәкчелек редакциядә эшнең артуы белән аңлата.
 
- Чыннан да, хәзер эш йөкләнеше артты. Шуңа күрә кечкенә балалары булган журналистлар эшкә дә, гаиләгә дә вакыт җиткерә алмау сәбәпле, эш урыннарын калдырырга мәҗбүр булды. Әлбәттә, бу аларның үз карары. Алар өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык, – диде Мәдинә Тимерҗанова.
 
“Новости Татарстана” һәм “Татарстан хәбәрләре” тапшырулары исә экраннарга яңа форматта 26 апрель көнне 13.45 сәгатьтә чыга башлаячак. Шунысын да билгеләп узабыз: “Яңа Гасыр” телеканалында үзгәрешләр алга таба да дәвам итәчәк. Тик алары турында соңрак...

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 25.04.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»