поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
18.08.2009 Җәмгыять

КИРМӘН - ТАШЛАРНЫ ҖЫЯР ВАКЫТ (ФОТО)

Мамадыш районы, Урта Кирмән авылыннан көньяк-көнчыгыш тарафта, Кирмән елгасының сул ягындагы калкулыкта борынгы Кирмән (Кирмәнчек) шәһәре урнашкан. Хәер, бүгенге көндә аның урнашуын кай тарафта, авылдан ничә чакрым ераклыкта дип фәнни рәвештә тәфсилләп тормасаң да була. Чөнки күмер катыш көл, туфрактан арындырылган Кирмән каласы бүгенге көндә өлешчә кабат торгызылды. Казан-Чаллы юлының кайсы ягыннан килсәң дә үзенең матурлыгы белән юлчыларын җәлеп итә ул. Кирмән каласының үткәне фаҗигале булса да, бүгенге язмышы өметсез түгел. Кирмән каласы, борынгы Болгар, Алтын Урда кала-ныгытмалары арасында элекке чордагыча торгызылганнарының беренчесе. Бүгенгесе кебек киләчәге дә өметле булсын!

 

*    *     *

 

Кирмән шәһәренең яшәеш чорлары X-XIV гасырлар белән билгеләнә. Шәһәрнең, кирмән-ныгытма буларак, аталышына кагылышлы беренче хәбәр Италия сәүдәгәрләре, абыйлы-энеле Пициганилар тарафыннан төзелгән 1376 елгы картада урын алган. Әлеге картада күрсәтелгән шәһәрләрнең төп өлеше Алтын Урданың феодал үзәкләре статусына ия булган. Картада Кирмән шәһәреннән тыш Болгар, Җүкәтау, Чаллы шәһәрләре дә бар.

 

XIV нче гасыр ахырында Алтын Урда дәүләтенә каршы 200 меңлек гаскәре белән Аксак Тимер килә. Җиңүдән башы әйләнгән гаскәр башлыклары Болгар төбәгендә дә кылычларын айкап узалар. 1395 елда Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы сугышларда Урта Идел төбәгендәге Болгар, Җүкәтау, Кирмәнчек кебек шәһәрләр талана. Аксак Тимер яуларыннан соң хәлсезләнгән Болгар олысы сирәгәеп, яклаусыз кала. 

 

Менә шушы вакыйгаларны ишетеп, икенче елны ук Нократ елгасы буйлап урыс ягыннан зур көймәләргә төялеп, субасарлар (ушкуйниклар) төшә. Бар йортсыз-җирсез сукбайларның бердәнбер шөгел-кәсепләре талау була. Аларны Мәскәү кенәзе Юрий Долгорукий җитәкли. Әле генә без искә алып узган Кирмән шәһәре дә алар тарафыннан 1396 елда нигезенәчә җимерелгән. Халкы юк ителгән, качып өлгергәне тирә-якка таралган. Тарихи хәбәрләр буенча урыс гаскәрләре болгар төбәгендә өч ай буе сугыш хәрәкәтләре алып бара. Авыр сугышлар нәтиҗәсендә Кирмәннән тыш, Бөек Болгар, Җүкәтау, Чаллы, Казан шәһәрләре дә талана.

 

Урыс елъязмаларында шул ук елны урыс кенәзе Юрий Дмитриевич җитәкчелегендәге гәскәрнең көчсезләндерелгән Болгар, Җүкәтау, Казан һәм Кирмән шәһәрләрен талап, бик күп байлык белән кайтуы әйтелә. Шушы вакыйгалардан соң Урта Идел төбәгендәге шәһәр-авылларның күбесе башка торгызылмый да инде...

 

*    *     *

 

Кирмән шәһәре яндырылганнан соң бары 500 елга якын вакыт үзгач кына рус тарихычылары арасында аның кайда урнашканлыгы турында бәхәс кузгала. Бары 1925 елда гына Кирмән шәһәре каршындагы ханнар зираты ташлары турында беренче язма барлыкка килә. 1948-49, 1955 нче елларда Кирмән шәһәрлеге җирлегендә беренче фәнни археологик күзләү һәм өйрәнү эшләре оештырыла. Кирмән шәһәрлеге белән янәшә шул чордагы авыл эзләре табыла. Ханнар зиратындагы ташларның фотокүчермәләре эшләнә.   

 

Кирмән шәһәрен фәнни рәвештә өйрәнү, зур күләмдә археологик казу эшләре уздыру 1995 елда, Алабуга Дәүләт пединститутының өлкән фәнни хезмәткәре Альберт Зөфәр улы Нигамаев (Җитәкчесе Фаяз Шәриф улы Хуҗин) тарафыннан башланды. 1995 елның җәендә, бу җиргә беренче тапкыр аяк басканда шушы тирәдә Кирмән шәһәре булуы ихтималлыгына тау сыртында табылучы сирәк очраган борынгы чор савыт-саба ватыклары гына өмет бирде. Саклану үр-чокырларның эзе дә калмаган. 400 елга якын вакыттан бирле сукаланган кырда аларны инде табып та булмас кебек иде. Кирмән шәһәре урнашкан кыр элек Урыс Кирмәне авылының чәчүлек җирләре булган. Тарихтан билгеле булганча, алар Кирмән нигезендә яткан ташларны гасырлар буе үз кирәк-яраклары өчен ташыган.

 

Хәер, без генә түгел әлеге ныгытма эзләрен узган гасыр урталарында археологик күзләү оештырган археологлар да төгәл билгели алмаган (1955 елгы картада билгеләнгән ныгытма урыны соңыннан ялгыш булып чыкты).

 

1995-2003 нче елларда Кирмән шәһәре биләмәсендә 8 урында барлыгы 1716 кв.м мәйданда археологик тикшерү эшләре уздырылды. Кирмәннең тирә-ягындагы җирләрдә күзләү эшләре оештырылды. Шушы эшләрнең нәтиҗәсе буларак, Кирмәннең үзендә саклану ныгытмалары, шәһәрнең керү капкасы, торак урыннары табылды һәм өйрәнелде. Күзләү эшчәнлеге нәтиҗәсендә Кирмән белән бер үк чорда яшәгән тагын ике авыл урын табып тикшерелде. Казу эшләре нәтиҗәсендә табылган бихисап табылдыклар нәтиҗәсендә әле шәһәрнең тарихи елъязмаларда искә алынган Кирмән-Кирмәнчек булганлыгы дәлилләнде. Әлеге эшләрнең башында торган АДПИның өлкән фәнни хезмәткәре А.З.Нигамаев тарафыннан Кирмән тарихын яктырткан дистәләрчә фәнни китап һәм хезмәтләр язылды.

 

*    *     *

 

2009 елның июль аенда Кирмәндә А.З.Нигамаев җитәкчелендәге археологик экспедиция кабат үз эшен яңарты. Хәер, аңынчы да Кирмән шәһәре тарихтан төшеп калмады. Кирмәннең нәкъ уртасында шәһәрне саклап шәһит киткән каһарман бабаларыбыз хөрмәтенә истәлек ташы куелды, тирә ягына агачлар утыртылды. Кирмән тарихы фәнни конференцияләрдә, матбугат битләрендә киң яктыртылды. Быел Кирмән тарихында кабат яңалык. Археологик экспедиция эшчәнлегенә, паралель рәвештә, Кирмәнне өлешчә торгызу эшләре башланды. Казу эшләре нәтиҗәсендә Кирмән шәһәре үзәгендә хакимият биналары табылды һәм өйрәнелде. Шәһәр ныгытмасының капкасы һәм өлешчә саклану үрләре торгызылды. Югарыда билгеләп узганча, әлеге бәхет бүгенге көндә билгеле булган 171 Болгар шәһәр-калаларының беренчесе буларак, Кирмәнгә насыйп булды. Тарих фәне өчен шунысы мөһим, Кирмәннең торгызылган керү капкасы һәм саклану үрләре тарихи катламнарны бозмыйча, борынгы чорда ничек булган, нәкъ шул рәвештә эшләнде.

 

Кирмән тирәсе быелгы җәйдә умарта күчедәй гөж килде. Анда Урта Кирмән авылыннан килгән балта осталары, мәктәп балалары, Мамадыш шәһәре укучылары, Алабуга пединститутының студентлары бары бергә иңгә иң терәп, иртәдән кичкәчә эшләде. Алар монда практика да уздылар, ял да иттеләр, шул уңайдан баларга акча эшләү мөмкинчелегедә тудырылган иде. Сүз дә юк, мондый эштә бердәм кузгалсаң гына зур нәтиҗәләргә ирешеп була. Торгызу эшләре Мамадыш района хакимияте ярдәме һәм теләктәшлеге белән алып барылды. Аларны җыеп, берләштереп, рухландырып торучы милләтпәрвәр шәхес, тарихчы-галим А.З.Нигамаев, тарихта әлегәчә күрелмәгән зур, игълекле эш башкарды. Киләчәктә әлеге саваплы гамәлне башкалар да күтәреп алып, үз туган җирләрендәге тарихи һәйкәлләрне барлау, саклау һәм торгызу эшчәнлегенә алынсалар иде. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор фотолары


Нурулла ГАРИФ
Матбугат.ру
№ --- | 18.08.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»