|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2016 Криминал
Ялгыз карчыкларны үтереп йөрүче җинаятьчене эзлиләр (ФОТО)Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Казанда, Идел буе һәм Урал округларындагы бүтән шәһәрләрдә ялгыз карчыкларны үтереп йөрүче җинаятьчене эзләвен дәвам итә. Әлеге бәндә ялгыз әбиләрнең фатирлары ишеген шакый да, үзен слесарь яки газ идарәсе хезмәткәре дип таныштыра. Аны-моны абайламаучы корбаннар аны фатирларына үткәрәләр, ә ул, аларны үтереп, акчаларын, кыйммәтле әйберләрен алып чыгып китә. Җинаятьчегә 21-30 яшьләр тирәсе, буе чама белән 170 см, чандыр гәүдәле. Бу кеше турында нәрсә дә булса белүчеләр 291-35-28 телефоны буенча чылтыратсыннар иде. Министрлык халыкны, өйгә билгесез кешеләрне кертә күрмә дип, олы яшьтәге туган-тумачаларын кисәтеп куярга чакыра.
--- |
Иң күп укылган
|