поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.04.2016 Хәйрия

Сабыйның кинәт ярсып елый башлавы әти-әнисен куркуга сала, шул көннән алар хастаханә юлларын таптый башлый

Балтачта яшәүче кечкенә Ниязның тормышы, 2 айлык вакытыннан башлап, Балтач, Казан, Мәскәү хастаханәләре белән бәйләнгән. Сау-сәламәт, икенче бала булып туган сабыйның көннәрдән беркөнне ярсый-ярсый елый башлавы әти-әнисен куркуга сала. Шул көннән алар хастаханә юлларын таптый башлыйлар.

Тик шунысы аяныч: күпме генә тикшер­сәләр дә, балаларына хәзер­гә ка­дәр дөрес диагноз куючы табиб очрамаган. Кулларында килеш күзләренә карап сула баручы балалары белән кемнәргә генә мөрә­җәгать итеп карамаган алар.

– 2 ай булгач, баланың температурасы күтәрелде, уң як култык астындагы лимфа төене шеште. Балтач хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә баргач, безне ДРКБга җибәрделәр. Хирургия бүлегендә ике атна дәваландык, – дип сөйли әнисе Гөлгенә. – Ләкин шуннан соң бала тән авырлыгы җыймый башлады. Биш айда ул нибары 5 кг авырлыкта гына иде. Ә аннары баланың сулыш алуы бик нык авырлашты, йөт­керде. Аппетиты булмагач, ашаганын косып барды. Балабыз көннән-көн начарланды, хәлсезләнде, температурасы күтәрелде. Бернинди дә алга китеш булмаган килеш өйгә кайттык”, – ди Гөлгенә.
 
Шуннан соң алар, баланың ни өчен авырганын белергә теләп, табибларга күренә башлыйлар. ФГДС ясаганнан соң баланың  ашказанында  кандидоз булуы ачык­лана.

 – Баламның кан анализлары гел начар булды, иммун статусны тикшергәч, безгә сорау тамгасы белән генә  “беренчел иммунодефицит” диагнозы куйдылар. Барлык документларны Мәскәүгә юлладылар, – ди әнисе. – Аннары ДРКБга килеп дәваланып карадык. Тик нәтиҗә булмагач, 2 ай ятканнан соң безне кайтарып җибәр­де­ләр. Ләкин 4  атнага 1 тапкыр больницага ятып, иммуноглобулин системасы алырга мәҗбүр булдык. Бала шулай  ук гәүдә  авырлыгын  начар җыйды. Мәскәү хастахан­ә­сен­дә дә дәваланып карадык. Тик алар да төгәл генә диагноз куя алмады. Аптыраган инде бу хәлгә.
 
Фран­циядә эшләүче тәҗрибә­ле табибә, якташыбыз Норма авылы кызы Светлана Хөрмәтулловна белән сөйләшкәч, алар шунда барып карарга була. Табибә: “Анти­биотик­ларның да бик көчлесен эчкәнсез. Дөрес диагноз билгеле булмый торып, андый дарулар кабул итүдән организмга зыян күб­рәк килә”, –  дип аңлаткан.
 
“Шуның өчен дә балабызның диагнозын тизрәк ачыклыйсыбыз килә. Бәлки аңа бу системалар, дарулар бөтенләй кирәкмидер, бү­тән төрле дәвалау кирәктер?.. Чөн­ки кан анализлары бүген дә начар, лейкоцитлар әле дә югары”, – ди Гөлгенә.

 Кечкенә Ниязга диагноз кую өчен зур суммада акча кирәк булачак. Франциягә барып тикшеренү үтәргә кирәк. Ләкин чит илдә бер атна тору да 200 мең сумга тө­шәчәк. Бу суммага әле тагын тү­ләүле анализлар (берсе-берсе 200 евро тора) тапшыру да өстәлә.

Салиховлар гаиләсе инде 2 ел балаларының гомере өчен көрә­шә, туганнары, дуслары, хезмәт­тәшләре, авылдашлары ярдәме белән моңарчы очны-очка ялгый алганнар. Әмма Франциягә бару чыгымнарын, тапшырачак анализ­ларның бәяләрен белгәч, алар бер мәлгә югалып кала. Шуңа да башта газета аша ярдәм сорарга читенсенеп торсалар, хәзер инде башка чаралары калмаган. Алар мәрхә­мәтле кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр.

 Сабыйга ярдәм итү өчен исәп-хисап счетлары:

 Карта номеры: 5209 3547 6900 1941 (“Ак Барс” банкы)
Салихов  Азат  Данилевич
Номер карты:
5469 6200 1136 1399
Счет:
40817810462001162338
ИНН:  7707083893
БИК:  049205603
Кор/счет:
30101810600000000603
Код подразделения:
4286100743
Банк: отделение “Банк Татарстан” N8610 ПАО “Сбербанк”, г. Казань.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»