поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.08.2009 Юмор

МАНТЫЙК

Ир-атлар бик еш кына "хатын-кыз мантыйгы" дип тел чарларга яраталар. Янәсе, чын мантыйк, чын фикерләү ирләрдә генә, ә хатын-кыз белән инстинктлар идарә итә. Ә хәзер тормыштан бер мисал карап китик.

Миңа мәчене үлчәргә кирәк иде, чөнки  артык симереп китте. Аның авырлыгын белү, бу хәлне даими күзәтү астына алу  өчен үлчәргә кирәк. Ә ничек  итеп? Моның нәрсәсе бар инде дип, мин кулыма бизмән алдым. Хуҗалык сумкасы эзләп таптым. Хәзер мәчене шул сумка  эченә тыгып, үлчисе генә калды. Үлчәрсең пычагым! Сумканы бизмәннең кармагына эләктереп, өскә күтәрүем була мәче аннан сикереп чыгып, йокы бүлмәсенә кереп кача! Тукта, миндә бит  замогы ябыла торган  спорт сумкасы бар! Мәчене шунда тутыра башладым. Ярты сәгатьләп азапландым. Бөтен кулларымны тырнап бетерде. Ниһаять, мәченең кәҗәләнүенә дә кармастан, замокны яптым. Үлчи башладым. Әмма теге  хайван сумка эчендә тик кенә утырмый, бәргәләнә, әшәке итеп мияулый, шуңа күрә бизмән моның авырлыгын кырык төрле күрсәтә. Юк, болай булмый.

 

Тукта, бездә идәнгә куела торган  электрон үлчәү бар, ләбаса! Тыпырчынучы мәчене сумка белән шунда куям. Ул анда өскә-аска сикерә алмаячак! Һәм, чыннан да,  мәче өскә-аска сикерә алмады, әмма  алга-артка, янга-кырыйга сикерепме сикерде. Шул сәбәпле сумка үлчәүдән төшә дә китә, төшә дә китә... Үлчәү  угы   бер караганда  – егерме, икенче караганда сиксән килограмм күрәтә. Дөрес, сиксәне минем авырлык, сумканы тотып калыйм дигәндә ялгыш үлчәүгә басканмын.

 

Тукта, идея! Үлчәү өстенә берәр тәмле әйбер куям да, мәчене  шунда бастырам! Әмма монысы да барып чыкмады: мин кулымны җибәрүгә, мәче үлчәүдән  төшә дә, миңа мыскыллы караш ташлап, коридор башына китеп бара...

 

Шулай азапланып ятканда кибеттән хатын кайтып керде. Нәрсә турында сүз барганын аңлагач, ул башта мәче белән, аннан мәчесез үлчәнде. Килеп чыккан аерманы, ягъни мәченең авырлыгын бер кәгазьгә язып минем кулыма тоттырды.

 

P.S. Туктагыз, тагын бер мисалым калган икән. Көннәрдән бер көнне кәбестә салаты ясап маташканда өйдә бер грамм писүк калмаганлыгы ачыкланды. Мин аптырап калмадым, ике шакмак шикәр алдым да аларны кәбестә  өстендә бер-берсенә ышкып писүк ясарга керештем. Әлеге процесс күпме дәвам иткән булыр иде – билгесез. Кухняга хатын килеп кереп минем кулымнан  теге шикәрләрне тартып алып, суга манчыды да кәбестә өстенә ыргытты. Ә сез  "хатын-кыз мантыйгы" дигән буласыз! 

 


Фәрит ИБРАҺИМОВ
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»