поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.08.2009 Хатлар

ЯЛГЫШАСЫЗ КЕБЕК

Илдар Миргалимовның "Җиденче каттан караш" дигән рубрика астында "Безнең буын" дигән язмасы басылганга инде шактый вакыт үтсә дә, кулыма каләм алырга булдым. Автор илнең 1990 нчы елларда тәрбияләнгән (үз сүзләре белән әйтсәк, "тәрбия күрмәгән") буынын югалтуын, бүген 30-35 яшьләрдәге әлеге буынның адашкан, усал булып өлгерүен яза; аларның "Ватан" төшенчәсен белмичә, патриотизм хисләрен кичермичә үсүендә түрәләрне гаепли. Автор мине гафу итсен, җиденче каттан караганда, бәлки, чыннан да, бүгенге вәзгыять шулай тоташ өметсез, кара булып күренәдер. Ләкин мин үз фикеремне беренче каттан караш дип атар идем. (Бер катлы гади авыл йортында яшим, эш урыным да ике катлы мәктәпнең беренче катында.)

Илдар энекәш тулы бер буынны "адашкан буын" дип атап ялгышмыймы икән? Үзем шул елларда балаларга белем биргән укытучы буларак әйтә алам: 1990 елларда да авыл укытучысы (якыннан белмәгәч, шәһәр мәктәпләре турында сүз алып бара алмавым аңлашыладыр дип уйлыйм) әхлак төшенчәсенә тугры калды, яшь буынның гаиләсе, туган авылы, яшәгән җире, ата-бабасы каршында бурычын аңлап үсүенә зур көч куйды. Әти-әнине сайлап алып булмагандай, Ватан да дөньяга килгән адәм баласы тарафыннан сайлап алынмый, ул бер генә була – кеше берьюлы ике җирдә туа алмый! Шулай булгач, ил башында нинди генә әхлаклы (яки әхлаксызмы?) түрәләр утыруга карамастан, үз Ватаныңа хезмәт итү (түрәләргә түгел!), аны яхшыга үзгәртүгә омтылып яшәү һәр кешенең изге бурычы дип уйлыйм. Ә үз бурычын аңлаган, аны төгәл үтәргә тырышкан кеше "адашкан буын" төркеменә керми, минемчә. Дистә еллар дәвамында без, гади авыл укытучылары, шушы тәгълимат белән яшәдек, укучыларыбызны да шулай тәрбияләргә тырыштык. Аларны адашкан буын әгъзалары дип атарга тел әйләнми. Бу фикерем күптән түгел мәктәптә директор Илдус Шәйхетдинов тарафыннан үткәрелгән "Һәркемнең бурычы бар!" дип исемләнгән үтә мәгънәле, кызыклы һәм гыйбрәтле кичәдән соң тагын да ныгыды.

 

Аның барышында Илдус Нургаян улы солдат әниләреннән: "Тормыш агымының, җәмгыятьтә яшәү шартларының һәм бу вәзгыятькә бәйле рәвештә фәлсәфи фикер үзгәрүен сәбәп итеп, күп кенә егетләр армиядән качып йөргәндә, сез улларыгызны ник армиягә җибәрдегез?" – дип сорады. Очрашуга килгән әниләр – Ләйсирә Саттарова, Рәмзия Закирова сүз куешкандай бер төрле җавап бирде: "Безнең улларыбызның армиядән качып калу уе башына да килгәне булмады, әтиләре аларны һәрвакыт: "Ир-егет хезмәт итәргә тиеш, армия­дән егет кеше чын ир-ат булып, рухи һәм физик яктан чыныгып, авырлыклардан курыкмаска өйрәнеп кайта ул", – дип үстерделәр. Шуңа да улларыбыз физик яктан да, белем ягыннан да армия­гә әзерләнделәр".

 

Укучыларыбыз өлкән яшьтәге хезмәт һәм тыл ветераннарын да онытмый: аларга шефлык итә. Тимурчылык хәрәкәтенең безнең мәктәптә тукталып торганы булмады. Чөнки без бала күңеленә шәфкатьлелек орлыклары модага ияреп ниндидер айлыклар кысаларында гына түгел, ә мәңгелеккә салынырга тиеш дип саныйбыз.

 

Без, авыл укытучылары, тыйнак халык. Авыл мәктәпләре сыйфатсыз белем бирә дип мәгълүматы сай булган кайбер кешеләр безне хурлаганда да (ә статистика киресен раслый), демографик ситуацияне сәбәп итеп авыл мәктәпләре санын кыскартканда да, әдәп саклап, дәшми калуны өстенрәк күрәбез. Ә бит авыл мәктәпләрендә әхлак тәрбиясенең, милли әдәп һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүнең югарырак дәрәҗәдә куелуы беркемдә дә икеләнү уятмый. Мәктәбебез районда бары тик ике белем йортына гына бирелгән "Балалар сәламәтлегенә көмеш дәрәҗәдә булышлык итүче мәктәп" исеменә ия. Шөкер, бүген укучыларыбыз арасында тәмәке тартучы, наркотик татып караучылар юк. Шәһәр укытучылары зур гына акчаларга репетиторлык белән шөгыльләнгәндә авылныкылар иртәле-кичле укучыларына бушлай консультация бирергә йөгерә. Һәм моны бер дә авырсынмыйча чын йөрәктән эшли.

 

Уңышларыбызның нигезе дә әнә шул шәхси үрнәк, мәрхәмәтлелек, фидакарьлектә түгелме икән?! Минемчә, авыл укытучысының җәмгыятьтә дәрәҗәсен күтәрү, аның фидакарь эш тәҗрибәсен өйрәнер һәм таратыр, гомумән, укыту-тәрбия бирүнең күп кенә өлкәсендә үзенчәлекле үз стиле булган авыл мәктәбенә йөз белән борылыр вакыт җитте бугай. Югыйсә, чит илләрчә укытабыз дия-дия, бер-бер артлы кимегән авыл мәктәпләре белән бергә әлеге бай тәҗрибәнең дә, тәрбиянең дә юкка чыгуы ихтимал.


Камил МОРАТОВ, Әгерҗе, Девятерня
Ватаным Татарстан
№ 167 | 15.08.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»