поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.08.2009 Милләт

ЯҢА «ЧИСЛИННИК» ӘЗЕР

Югары зәвыклы итеп эшләнгән, энциклопедик характердагы Татар календарен сораучылар мәнфәгатен истә тотып, аны менә өченче ел инде «Мәгариф» нәшрияты чыгара. Август ахырларында яңа 2010 ел стена календаре (элеккечә әйтсәк, «числинник») дөнья күрәчәк. 2010 — истәлекле ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел тула. Шуңа күрә бу елгы календарь да үзенчәлекле. Анда сугыш темасы Татарстан белән бәйләп киңрәк яктыртыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Календарьда туган көннәренең түгәрәк даталары 2010 елга туры килгән, иҗаты һәм хезмәте белән дан яулаган шәхесләрнең биографияләре, татар матбугаты тарихы, Бөек җиңүнең  65 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы каһарманнары турында язмалар, чит илләрдә яшәп танылу алган милләттәшләребез, спортчылар турында мәгълүматлар урын алган.

 

Иң мөһиме, календарь укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, тәрбиячеләр һәм хәтта вакытлы матбугат үзәкләрендә эшләүчеләр өчен дә көндәлек кулланма рәвешендә эшләнгән. Телестиле, мәгълүмати төгәллеге ягыннан да дөрес һәм ышанычлы басма булып санала. Әгәр дә бу календарьны 5-10 ел саклап, җыеп барасың икән, мәдәни-тәрбияви өлкәдә эшләүче белгечләр өчен менә дигән энциклопедик белешмә туплана дигән сүз.

 

Дөрес, илдә базар мөнәсәбәтләре урнаша башлагач, календарь чыгаручылар артты. Тик әлегә аларның берсенең дә традицион «Татар календаре» дәрәҗәсенә күтәрелә алганы юк. Алар йә дини рухта, йә файдалы киңәшләр тупланмасы буларак әзерләнә. Ә менә татар әдәбияте-мәдәнияте, тарихы белән кызыксынучылар ихтыяҗын бүген фәкать «Татар календаре» гына канәгатьләндерә ала.

 

Безнең календарьны нәшриятның үзендә (нәшриятның үз бәясе белән), Казанда «Дом книги» кибетләрендә һәм нәшриятның фирма кибетләрендә түбәндәге адреслар буенча сатып алырга мөмкин:

 

«Мәгариф» нәшрияты адресы: Оренбург тракты, 20а  («Казан ярминкәсе» янында). Телефон:  277-55-23;  246-02-12.

 

Декабристлар урамы, 182. Телефон:  543-60-31;

 

Татарстан урамы, 13. Телефон:  293-54-82.

 


---
Мәгариф
№ --- | 14.08.2009
Мәгариф печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»