поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.04.2016 Мәдәният

Бармы ришвәткә дәва?

Күптән түгел Камышлы районы Иске Ярмәк авылы үзешчәннәре танылган татар язучысы, драматург Зөлфәт Хәкимнең “Бармы ришвәткә дәва?” исемле сатирик комедиясен күрсәттеләр. Иске Ярмәк авылы өчен бу көтеп алынган бәйрәм булды. Чөнки 13 ел элек, танылган драматур Аманулланың “Итәкле кияү” әсәрен сәхнәгә куйганнан бирле, авылыбызда спектакль күрсәтелгәне юк иде.

Шуңа да, афишаны элүгә, татар спектакленә сусаган халык “ду” килде, тамаша буласы көнне Мәдәният йорты ярмәклеләр белән шыплап тулды. Һәм халыкның: “Безнекеләр булдыра да! Бу әсәрне дә истә калырлык итеп куярлар әле”, - дигән өмете акланды.

...Бер район газетасында сенсацияле язма дөнья күрә – химия укытучысы Сәйфи Гарипов (Мөхәммәт Фәтхетдинов) ришвәттән дару тапкан икән һәм аны барлык түрәләргә дә эчерергә тели. Район администрациясе башлыгы Фоат Әхмәдиев (Борис Камалетдинов) бу яңалыктан пошаманга төшә, сәркатибе Гөлчирәгә (Валерия Соловьева) басманың баш мөхәррире Әбүзәр Шактыевны (Наил Галимуллин) чакырып китерергә куша. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе  Нурия Мүтиева (Фәридә Гыйләҗева), баш табибы Вил Ханнанов (Динар Гарипов) һәм прокурор Вәдүт Бакеев (Илшат Галимуллин) белән очрашып, бу четерекле хәлдән чыгу юлын эзли башлыйлар. Мескен химия укытучысына район түрәләренә каршы торыр өчен нинди генә ысуллар кулланырга туры килми!

Артистларыбыз сәхнә образларына тулысынча кереп китеп, рольләрне бик оста башкардылар.  Кайберләренә хәтта икешәр герой ролен уйнарга туры килде. Мәсәлән, Наил Галимуллин баш мөхәррир дә, йомышчы да, ә Гөлзинә Шәйхетдинова сәхнәгә әле Ак халатлы кеше, әле телевидение каналы хезмәткәре булып чыкты.

Айсылу Камалетдинова, Наилә Хәлимова, Әнвәр Минегалимов, Әюп Минһаҗевлар кайбер профессиональ артистларны да уздырып, искиткеч шәп уйнадылар. Фаил Хәлилов, Лилия Шәйхетдинова, Илфат Әбдрәүфевларны авылыбызның яңа буын артистлары дип атарга буладыр.

Талант ягыннан алар остазларыннан бер дә калышмадылар. Әлбәттә, спектакльне әзерләүдә зур көч куйган сәнгать җитәкчесе Айгөл Галиуллина, тавыш операторы Раил Гыймадиевның хезмәтен дә билгеләп китмичә булмый.

Режиссер уйланышы буенча тамаша залында утыручы халык та спектакльдә катнашты. Район түрәләренең эзәрлекләүләреннән тәмам туйган, коррупциягә, ришвәтчелеккә ризасызлык белдереп, агач башына менгән  Сәйфигә авыл халкы (бу очракта - тамашачы):
— Малайларыбыз үсеп җитеп килә. Армия яшенә җиткәч, военкоматта взятка бирә алмасак нишләрбез?
— Адым саен акча төртсәң генә кешечә яшәп була!
— ГИБДД взятка алмый башласа, барыбыз да машина йөртү правасыннан колак кагачакбыз бит!
— Синең даруны куллансалар, балаларыбызны укырга да кертә алмый җәфаланачакбыз!
— БТИларда, налог инспекциясендә, машинаны учетка куйганда чират торып шунда егылып үләчәкбез бит!
— Взятка бирми ничек яшәмәк кирәк?! - дип кычкырды.

Бу алым спектакльне сәхнәгә куйган Наил Галимуллинны оста режиссер итеп күрсәтте, минемчә. “Ришвәт алучы булмас иде дә, бирүчесе табылып тора”, - диләр бит. Чынлап та, күп ишекләрне үзебез “майлыйбыз”, тегендә-монда акча төртәбез, түрәләргә “взятка” бирәбез. Шуңа да “Бармы ришвәткә дәва?” спектакле бу кичне күңелле ял итәргә генә түгел,  уйланырга да мөмкинлек бирде. Моның өчен Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, сәхнәгә чыккан авылдашларыбызга зур рәхмәт.

Эльмира Галимова Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

“Бармы ришвәткә дәва?”  спектаклендә катнашкан Иске Ярмәк авылының һәвәскәр артистлары.
 


---
Бердәмлек
№ --- | 15.04.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»