поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.04.2016 Дин

Төрмә мөфтие

Туры юлга кайтырга, тәүбә итәргә беркайчан да соң түгел. Төрмә мөфтие дигән ат казанган Касыйм бабай Нуруллин еш кына шулай дип әйтә иде. Беркем кушмаса, сорамаса да, мәрхүм вафат булганчы төрмә юлын таптады, дин юлына басарга теләгән тоткыннарга ислам кагыйдәләрен җиткерде. УФСИН (Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе) җитәкчеләре бүген дә, без эшкә килгәнче, бусага төбендә көтеп тора иде, дип сагынып искә ала аны.

Шөкер, ТР Диния нәзарәтенең дәгъват (дингә өндәү) бүлеге хезмәткәрләре бу юнәлештә дистә ел чамасы максатчан эш алып бара. Яңа ел алдыннан, бу гына аз дип, нәзарәттә әлеге юнәлешкә җавап бирүче махсус кеше билгеләнде. Мөфтинең хәйриячелек эшләре буенча урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов хәзер Касыйм бабай булып та эшли башлады. Илдар хәзрәт белән яңа эшчәнлеге турында әңгәмә кордык.

– Бу юнәлештә инде дүрт айлап эшлисез. Нинди проблемалар барлыгы күренде? Ни-нәрсә эшли алдыгыз?
 

– Әлеге эшкә алынгач, барча колонияләрне дә диярлек йөреп чыктык. Анда утыручы мөселман кардәшләр белән сөйләштек, көн­күреш-яшәү шартлары, тәгаен алганда, гыйбадәт кылу мөмкин­леге белән кызыксындык. Шундый нә­тиҗәгә килдек: һәрбер коло­ниядә Диния нәзарәте тарафыннан бил­геләнгән имам булырга тиеш. Тоткыннар саташмасын, ислам юлына баскач, төрле секталарга, тыелган дини агымнарга кереп китмәсен өчен зарур бу. Хәзер безнең бурыч: тоткыннар белән эшләргә теләгән имамнарны табып, укытып коло­ния­ләргә юллау.

– Татарстанда ничә колония бар?


– Бездә шундый 15 учреждение бар. Аларның тугызы – төзәтү колониясе, алтысы – СИЗО (тик­шерү изоляторы). Без Казанда, Пановкада һәм Свияжскида булып кайттык. Хәзер Кама аръягындагы – Түбән Кама, Әлмәт, Мен­делеевскидагы учреж­дение­ләрне күреп кайтасыбыз бар. Утыручылар белән генә түгел, утырып чыкканнар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Әле менә мәчетебездә, шундый сиксәнләп кешене җыеп, чәй табыны янында матур гына сөйләшеп утырдык. Хә­зерге вакытта Татарстан төр­мәләрендәге алты йөзләп тоткын ислам дине тота. Ел саен рес­публикабызда биш мең кеше азат ителә. Җәмгыятьтә үз урыннарын тапсын, эшкә урнашсын, гаилә корсын, төрмәләргә кире әйләнеп кайтмасын өчен, алар белән дә эшләргә кирәк. Иреккә чыккач, нинди проблемаларга тарасыз, дип сөйләш­тек тә, шулар арасыннан эшче төркем сайлап куйдык. Бу төркем биш кешедән тора. Хәзер без шулар белән тыгыз эшлибез. Тормыш бит: төрле сорау килеп чыга. Аларның хәленә ничек тә керергә тырышабыз.

– Зонада үз вакытында биш вакыт намаз укып, әйтик, ураза тотып буламы?


– Башка төбәкләрне белмим. Татарстандагы һәр зонада мәчет яки намаз укый торган бүлмә, тоткыннарның үз араларыннан сайланып куелган имам бар. Анда дин сабаклары да бирелә. Күптән түгел генә бишенче һәм унсигезенче колонияләрдә Коръән уку ярышы уздырылды. Әле менә бишенче колониядә бик матур мәчет төзе­леп бетте. Шушы көннәрдә ачарга җыеналар. Анда мәчеткә 200 кеше йөри. Рамазан аенда колонияләрдә көн саен авыз ачтыру мәҗлесе оештырыла, Корбан бәйрәмендә корбан итләре кертелә. Аллага шөкер, УФСИН җитәкчеләренең дингә мөнәсәбәте уңай, булышып торалар.

– Утырып чыккан кешеләр кире төрмәгә әйләнеп кайтмасын өчен ни-нәрсә эшләп була?

– Билгеле, беренче чиратта, утырып чыкканнарны тернәклән­дерү үзәкләре булдырырга кирәк. Кеше иреккә чыккач, тиз генә гадәти тормышка ияләшә алмый. Ярый ла өендә көтеп торучы, озакка сузмый эшкә алучы булса. Кай­берәүләр бит подъездларда, бас­кыч төпләрендә йоклап йөрер­гә мәҗбүр. Шул мәлдә кем якты йөз күрсәтсә, шуңа ияреп, ниндидер секталарга кереп китәргә мөмкин­нәр. Шуның өчен дә хәзер без, психологларны, дин сабаклары бирү­че мөгаллимнәрне җәлеп итеп, яңа гына азат ителүчеләр өчен өч айлык курслар рәвешендә эшләүче тернәкләндерү үзәге оештырып җибәреп булмасмы дип йөрибез. Әле урынын тапмадык. Эшкә урнашырга, яшәп тору өчен фатир табышырга да булышуыбызны көтә алар.

– Унбиш учреждение бар дидегез. Күпмесенә имам беркетелде?

– Биш кешене таптык, укыттык. Алар арасында мәчетебездә эшләп йөри торган күрмәүче Фәнис хәз­рәт тә бар. Калган унысына имам табасы бар әле.

– Мөселман сакал йөртергә тиеш диләр. Төрмәдә бу мөм­кинме?


– Төрмәдә бөтенесе кырынып йөрергә тиеш. Анда рөхсәт ителми. Авыру сәбәпле яки ниндидер аллергия аркасында гына кайберәү­ләр кыска гына сакал йөртергә мөмкин. Сакалдан тыш та зарур нәрсәләр күп әле. Иң шатлыклысы шул: намаз укырга рөхсәт бар. Әле менә күптән түгел генә җәзаларны үтәтү идарәсе каршындагы иҗти­магый советның утырышы булган иде. Анда генерал Дәүфит Хәмә­ди­шин үзе дини тәрбияне арттырырга, дин сабаклары бирү өчен, имамнарны зоналарга ешрак юлларга чакырды.

– Хизбуттәһрирчеләр дә утыра. Аларга дин сабаклары биреләме? Әллә аларны үгет­ләп традицион юлга бастыру мөм­кин булмаган эш дип саналамы?

– Нигә алай дисез? Менә Алмаз исемле   егетебез хизбуттәһ­рир­че­ләр идеологиясен таратуда гаеп­ләнеп ун ел утырды. Хәзер ул безгә булыша. Зоналарга, СИЗОларга барып элекке партия­дәшләренә туры юлны аңлата. Без карцерларда утыручылар белән дә, төрле секталарга эләккәннәр белән дә күрештек. Ихлас әйткән­нәрдерме, белмим: күбесе үкенүен әйтә. Алар да – безнең кешеләр, алар белән дә эшләргә кирәк. Шул ук вакытта алар чагыштырмача күп түгел бит. Төрмәдә дин тоту­чыларның күбесе – яңа гына намазга баскан, ислам хакында мәгълүматлары бик аз кешеләр. Аларны укытырга да укытырга кирәк. Озакламый нәзарәттә УФСИН белән эшләү бүлеге оештырылачак. Касыйм бабай салган сукмакны хәзер киң юлга әйләндерү белән мәшгульбез.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»