поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
13.04.2016 Могҗиза

Мөгезле кешеләр



Җир шарының әле теге, әле бу урынында казынучы археологлар даими рәвештә гаҗәеп казылмаларга юлыгып торалар. Шундый табылдыклар арасында мөгезле кешеләрнең баш сөякләре дә очрый. Мондый “байлыклар” бигрәк тә Израильдә, Монголиядә, Кытайда, АКШта, Һиндстанда һәм Европа территориясендә күп табыла икән.

...Борынгы заман кешеләре арасында мөгез – муллык, байлык, көч-куәт символы саналган. Шуңа күрә күп халыклар диннәрендә тәкәләргә һәм үгезләргә табынганнар, аларны изге хайваннар дип санаганнар. Дини ритуаллар вакытында мөгез сыеклык эчү савыты буларак файдаланылган (Кавказда бу традиция һаман да бар). Сугышчылар шлемнарына мөгезләр беркеткәннәр. Әллә табыну шулкадәр көчле булган, әллә табигать шулай тәэсир иткән, әллә бу ниндидер мутация нәтиҗәсе – тора-бара кешеләр арасында мөгезле адәмнәр пәйда була башлаган. Галимнәр әйтүенчә, андыйлар 14-15нче гасырларда Европада бик күп булган. Мөгезле ир-атлар көчле сугышчылар саналган, шуңа күрә малайлар кечкенәдән мөгезләре белән горурланып үскәннәр. Ләкин мөгезләре сынса (хәтта сугышта югалтсалар да), алар мөртәткә саналганнар. Андыйлар белән исәнләшмәгәннәр дә. Ахыр чиктә мөгезләре сынган бу кешеләр, шулай ук мөгезсез туган “бәхетсезләр” читкә китеп, үз кабиләләрен булдырганнар, шунда игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнеп яшәгәннәр. Мөгезле ир-атлар озак вакытларга сугышка киткәч, аларның иргә сусаган хатыннары шушы мөгезсезләр янына барган. “Мөгезле ир” турындагы хәзерге популяр гыйбарә менә шуннан чыккан да инде. “Ничек анда безнең мөгезле?” – дигән сорауга үзенә сөяркә тапкан хатыннар: “Һаман сугыша”, – дип җавап биргәннәр.

Ләкин 16нчы гасыр башларына Европада инде бер генә мөгезле кеше дә калмаган. Шулай да андыйлар берән-сәрән пәйда булып торган.

17нче гасырда Франциядә бер малай биш яшендә маңгаен каты гына бәреп шештерә. Ләкин вакыт үтү белән шеш юкка чыкмый, ә чын мөгезгә әйләнә! Мөгез 30 сантиметрга кадәр үскәч, ул инде бернинди эшләпә-бүрек тә кия алмый башлый. Ахыр чиктә, егет булып җитлеккән бу кешене бер француз принцы сараена шамакай итеп алдырта.

17нче гасырда Англиядә Маргарет Гриффит исемле карчыкның шулай ук маңгаенда 20 см озынлыктагы мөгез йөрткәне билгеле. Әлеге мөгез аңа 60 яшендә үсә башлый. Англиянең Лестершир графлыгында шул ук чорда тәкә мөгезләренә охшаган ике мөгезле Мэри Дейвис исемле кеше яшәгән диләр.

Француз матбугаты 17нче гасыр башында Парижда яшәгән Ди Манш исемле хатын турында берничә тапкыр язып чыккан. Аның мөгезе маңгае уртасыннан үсә башлап, иягенә таба кәкерәеп торган. 84 яшенә җиткәч, тиздән үләсен белеп, ул, Ходай каршына мондый шайтан кыяфәтендә бармыйм дип, мөгезен кистергән.

Болар барысы да борынгы заманда булган, хәзер мөгезле кешеләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың дияргә ашыкмагыз.

Күптән түгел Украинаның Волынск өлкәсендәге Ковельск районы больницасында хирург 76 яшьлек карчыкның маңгай өстендә – чәчле урында 16 см.лы мөгезен кискән. Мөгез аңа ун ел элек үсә башлаган, әгәр ире ике тапкыр кисмәгән булса, тагын да озынрак үсәсе булган. Баксаң, мөгез бу хатын караңгыда стенкага башы белән килеп бәрелгәч үсәргә тотынган икән. Кечкенә чакта аны яшереп йөри алган әле ул, ләкин яулык ябуның файдасы тими башлагач, мескен хатынның ире, корыч чыбыкны кыздырып, мөгезне төбеннән кисеп ташлаган. Бераздан ул кабат үсеп чыккан һәм алар, аптырагач, медикларга мөрәҗәгать иткәннәр.

Тагын бер мөгезле кеше бүген Улан-Удэда яши. “Мөгезләрем үземне белә башлаганнан бирле бар инде, – дигән Андрей күптән түгел биргән интервьюсында. – Аларны һәр елны хирургтан кистертәм, әмма алар яңадан үсеп чыгалар”. Андрейның башында 5 см чамасы озынлыктагы озынча шешләр бар икән, аларның очлары төерләнеп тора ди. “Чәчем коелып сирәкләнә башлаганчы аларны күрүче юк иде. Хәзер исә миннән көләләр: хатының мөгез куйган диләр, яки җенне искә төшерәләр. Табиблар бу шешләрнең сәламәтлек өчен зыяны юк диләр, шуңа күрә кеше көлмәсә, кистереп интекмәс тә идем”, – дигән Андрей. Җирле табиб-генетиклар әйтүенчә, егеттәге мондый генетик тайпылышның сәбәбе – тышкы мохитнең начар булуында. Баксаң, Бурятиядә алтышар бармаклы, тән тиреләре йон белән капланган, өчәр имиле балалар еш туа икән.

Тән тиресендә шундый каты катламлы шешләр барлыкка килүнең сәбәбе күпчелек очракта кеше организмының үзенчәлегендә, ди галимнәр. Ләкин андый кешеләрдә дә мөгез бары тик башында миң-фәлән булса, яки берәр җиргә ялгыш бәрелгән очракта гына килеп чыгарга мөмкин икән.

Миңе мөгезгә әйләнгән шундый кешеләрнең берсе – бүген Кытайның Линлоу авылында яшәүче 101 яшьлек Чжао әби. Кабак-карбызның кипкән “койрыгы”н хәтерләтүче бу мөгез бүген 6 сантиметрдан артып киткән инде һәм әле һаман үсүен дәвам итә икән. Әбинең сүзләренә караганда, әлеге серле мөгез нибары өч ел элек – гомере буе миңе булган җирдән үсеп чыккан. Ә күптән түгел исә маңгайның икенче ягында да мөгезгә охшаган төртке барлыкка килгән.

Шул ук Кытайның бер авылында Янг исемле пенсионер картның да маңгаенда 5 см.лы мөгезе бар икән. Үзе әйтүенчә, аның да бу мөгезе зур гына миңе урыныннан үсә башлаган. Аптыраган карт шәһәргә операция ясатып булмасмы дип барып караган, ләкин хирурглар бу мөмкин эш түгел дип, кире борганнар. Шулай да Янг аптырап калмаган: үзенә нык комачаулаучы бу мөгезне эшкә җигү ысулын уйлап тапкан. Хәзер ул шушы мөгезе белән авыр әйберләр күтәреп, халык алдында тамаша күрсәтеп, акча эшләп йөри икән. Ул инде Кытайның милли героена әйләнгән, ә күптән түгел, мөгезе белән берьюлы 14 кирпечне күтәргәч, аны Гиннессның рекордлар китабына керткәннәр.

Кытай пенсионерын аңларга була: ул үзенең җитешсезлегеннән файда күрү әмәлен тапкан. Ә менә АКШта һәм Европада бүген яшьләр арасындагы яңа моданы ничек аңларга? Баксаң, кендекләрен, телләрен, борыннарын тиштереп, төрле татуировкалар ясатып арган замана яшьләре хәзер яңа “мөгез” уйлап чыгарганнар – бүген баш сөягенә хайван мөгезләре беркетеп кую дигән нәрсә популярлашып бара икән.

Бар әле күрәселәр...


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.04.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»