|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2016 Криминал
Түбән Каманың 21 яшьлек егетен гомерлеккә утырттылар (ВИДЕО)
Татарстанның Югары суды Түбән Каманың 21 яшьлек егете – Шәүкәт Миндияровны гаепле дип тапты. Чаллы шәһәрендә кылган җинаяте – өч кешене үтергәне өчен ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Үз җәза срогын егет кырыс режимлы колониядә уздырачак. Әлеге җинаять узган елның 22 июль төнендә кылынган иде. Миндияров бер фатирга балконның ачык калган тәрәзәсе аша керә. Кулына пычак алып, фатирда байлык эзли башлый. Тавышка уянган фатир хуҗалары – 66 яшьлек хатын-кыз, аның 50 яшьлек энесе һәм 40 яшьлек улына явыз бәндә пычак белән чәнчи. Ул фатирдан планшет, уен приставкасы, зәркән бизәнү әйберләре һәм 5 мең сум акча, шулай ук Бөек Ватан сугышы медальләрен урлап чыга.
--- |
Иң күп укылган
|