|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2016 Криминал
Дәүләт гаепләүчесе табибны үтерүдә шикле Мисбах картны 7 елга катгый режимлы колониягә хөкем итүләрен сорыйЯр Чаллыда дәүләт гаепләүчесе табиб-травмотологны үтерүдә гаепләнүче 85 яшьлек Мисбах Сәхабетдиновны 7 елга катгый режимлы колониягә хөкем итүләрен сорады, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы. Өлкән яшьтәге ир-ат РФ Җинаять кодексының 223нче маддәсенең 1нче өлеше (“Законсыз рәвештә корал җитештерү”), 222нче маддәсенең 1нче өлеше (“Законсыз рәвештә корал саклау”), 30нчы маддәсенең 3нче өлеше (“Кеше үтерергә омтылу”), 105нче маддәсенең 1нче өлешендә (“Кеше үтерү”) каралган җинаятьләр кылуда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 2008 елның 8 июлендә Мисбах Сәхабетдинов кул бармагы җәрәхәтләнү, имгәнү сәбәпле, медицина ярдәме сорап, шәһәрнең 4нче поликлиникасына мөрәҗәгать итә. Табиб-травмотолог аннан түбәтәен салуын сорый. Әмма пенсионер баш киемен салудан баш тарта. Шуннан соң аны мәҗбүриләп кабинеттан алып чыгып китәләр.
--- |
Иң күп укылган
|