поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.04.2016 Дин

Реставраторлар Әҗем мәчетенә ничек зыян салган

Казандагы иң матур гый­бадәтханәләрнең берсе булган Әҗем мәчетенә зыян салганнар. Кемнәр? “Рәхмәт” яугырлары реставраторлар үзләре булып чыкты. Татар бистәсен­дә урнашкан мәчет үзенең кабатланмас бизәк­лә­рен югалтты. Җинаять эше ачыл­ган, гаеплеләр табылыр, ә тарихны кире кайтарып булырмы?

Мәчетне төзекләндерү эше “Сәйяр” ширкәтенә йөкләнгән. Бу оешма мондый эшләр белән моңа кадәр дә шөгыльләнде. Мәсәлән, Париж Коммунасы урамындагы Галиев мәчетен алар кулланышка тапшырды. Татарстан Прокуратурасы хәбәренә караганда, оешма Әҗем мәчетен яңарту эшен рөх­сәтсез башлаган. Ә рөхсәтне үз чиратында Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм авторлык күзәтү оешмасы бирергә тиеш. Ашыгып эшләү нәтиҗәсендә бинага зыян килгән – фасадны шулкадәр тырышып тәртипкә китергәннәр ки, кирпеч диварлары кырып төше­релгән, дивардагы декоратив бизәкләр тулысынча юкка чыккан. Ә мондый уникаль бизәк бүтән бер җирдә дә юк иде! Хәзер бу эш буенча җинаять эше ачылган.

Узган елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр түрәләре белән Казанның Татар бистәсен карап йөрде. Шуннан соң Әҗем мәчетен төзекләндерү турында карар чыкты. Быелның февраль аенда тарихи мәчетне тө­зекләндерү өчен тендер игълан ителде. Федераль дәрәҗәгә ия булган архитектура һәйкәлен тәр­типкә китерү максатыннан бюджеттан 46,8 млн сум акча бүленеп биреләчәге әйтелде. Документларга караганда, кирпеч кладкасын төзекләндерү, штукатурка, тарихи ишекләрне, таш, агачтан каеп, тимердән чүкеп ясалган би­зәкләр, тәрәзәләрне яңарту, түбәгә ремонт ясау каралган. Менә шул таш бизәкләрне артык “яңартып” ташлаганнар да инде.
“Россия реставраторлары бер­ләш­мәсе вәкилләре белән мәчет бинасын карадык. Җитешсез­лек­ләрне, бинага килгән зыян турында Рөстәм Миңнехановка әйттек, тикшерү эшләре башланды. Татарстан Мәдәният министрлыгының төзекләндерү эшен башларга рөхсәт иткән кәгазь булмавы ачык­ланды. Авторлык күзәтү оешмасы белән дә килешү төзелмәгән. Төзекләндерү эшен алып баруның оештыру проекты да юк. Кайчан, нәрсә эшләнергә тиеш – андый план да юк. Кыш уртасында кирпеч кладкасы арасына дым керергә мөмкин, нәтиҗәдә дивар җиме­релә. Дымнан саклану чаралары күрелмәгән. Эштә диварны җиме­реп вата торган кораллар кулланылган. Алар белән эш итү катгый тыела. Төзүчеләр Әҗем мәчетенең тарихи бина икәнен аңламыйча эш иткән. Гомумән, эшне кем башлады? Кем рөхсәт бирде дигән сорау туа”, – дип аңлатты Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова. Татарстан Прокуратурасы зыян салучы ачыклангач, чыгымнарны шул ширкәт капларга тиешлеген хәбәр итә.

Җинаять эше нигезендә, гаеп­леләр табылыр, бәлки, алар җа­вапка да тартылыр. Тик, кызганыч, моның белән тарихи бинаның үзенчәлеген кире кайтарып булмаячак. Элекке хаталар да безгә сабак була алмый, күрәсең. Атаклы “Болгар” кунакханәсен дә күз дә йоммыйча, җәмәгатьчелектән сорамыйча җимерделәр. Аңа гаепле түрәләр дә, кешеләр дә җавапка тартылмады. Барысы да яңадан төзекләндереләчәк дип ышандырдылар. Әмма Татарстан урамындагы пыяла бинаны берничек тә тарихи кунакханә дип әйтеп булмый. Тукай яшәгән 40 нчы бүлмәне дә музей итеп эшлибез дип вәгъдә эчтеләр, әмма бүген беренче каттагы (40 нчы бүлмә чынында өченче катта булган, – Р.Б.) пыяла артындагы бер карават, өстәл белән урындыктан әвәләнгән бүл­мәне музей дип атарга тел әй­ләнми. Тарихи мирас­ка карата мө­нәсәбәт үзгәрмәс кебек безнең. Һаман да битарафлык, саксызлык белән эш итү дәвам итә.

Белешмә: Әҗем мәчете – Ка­зан­­ның иң матур гыйбадәт­ха­нә­лә­ре­нең берсе. Ул Иске татар бис­тә­се­нең күрке булып санала. 1890 елда төзелгән мәчетнең икенче исеме дә бар – Завод мәчете. Крестов­ни­ков­ларның сабын заводына якын булганга күрә, аны шулай дип атаганнар. 1804 елдан биредә манарасыз агач мәчет торган. Яңасы 1851 елда барлыкка килгән. Сәүдәгәр Мортаза Әҗемнең улы соңыннан шул ук урында тагын бер агач мәчет кү­тәргән. 1890 елда таш мәчет халыкка хезмәт итә башлый. Сәүдәгәр аңа кадәр вафат була. Әҗем мәче­тенең мәдрәсәсендә татар драматургы Галиәсгар Камал белем алган. Советлар Союзы вакытында Әҗем мәчетендә ашханә, аннары киномеханикларны әз­ерләүче мәк­тәп, кинотеатр урнашкан.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»